җомга, 19 сентябрь 2014, Казан вакыты 19:47

шәлкемнәр / гадәт вә замана

"Ашарга пешерү – үткән гасыр модасы"

Бер төркем американ яшьләре дөнья җәмәгатьчелеген витаминнар һәм башка төрле файдалы матдәләрдән ясалган коктейль эчеп ашамыйча да яшәп була дип ышандырырга тырыша. Бу эшкә алынган яшьләр ашарга пешерү, тәннең ризыкны эшкәртүе кебек процессларны элекке заман калдыклары дип саный.

мультимедиа

Ашарга пешерү вакыт ала, пешергән ризыкны эшкәртергә организмның көче китә, ризык бик туры килмәсә сәламәтлеккә зыян салына. Кешегә иң кирәк матдәләрдән генә торган бер эчемлекне эчеп куйган кеше вакытын һәм көчен башка файдалырак эшләргә сарыф итә ала. 

Суда эри торган маддәнең исеме (Сойлент) 1973 елда АКШта чыккан киләчәк заман турында утопия жанрындагы "Green Soylent" фильмыннан алынган. Фильм 2022 елда Нью-Йоркта халык ашаган ясалма ризык һәм аның нәрсәдән ясалуы турында. 

"Сойлент" исемле заманча эчемлекне уйлап тапкан ширкәт башлыгы Роб Райнһарт үзе инде биш ай шуны гына эчеп тора. Үзен ул элеккедән күпкә яхшырак хис итүе турында белдерде. 

“Вакытымны әрәм итмичә, акча исраф итмичә сәламәт яшәргә теләгәнгә эшләдем мин моны. Гомеремдә дә хәзерге кебек хәлем яхшы булганы булмады”, ди ул бу видеода.



Кампаниянең шигаре "тәнегезне ризыктан азат итегез" булса да эксперимент ясаучы бу төркем ашаудан бөтенләй баш тартырга чакырмый. Ашауны алар социаль чара – очрашу, аралашу өчен калдырырга тәкъдим итә.

"Тәнгә ягулык өчен генә кулланылган ризык файдалы, тиз эшкәртелүчән, гади һәм арзан булырга тиеш. Үзем мин ашарга яратам, якын кешеләр белән аралаша-аралаша ашау рәхәт, ләкин миңа атнасына 21 төрле ризык кирәкми", диде ширкәтнең вице-президенты Давид Рентельн.

Бу эчемлекне тәкъдим итүче сәхифәдә аның нәрсәдән, кайда һәм ничек ясалуы турында бер сүз дә юк. Аның белгечләр һәм сәламәтлек саклау рәсмиләре тарафыннан сыналу-сыналмавы турында да әйтелми.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
24.06.2013 13:16
Борынгыда ничек булган – кеше ипие булса ипи ашаган, кырда куян тотса – куян ите, тавыгы күкәй салса – күкәй эчеп куйган, ә төрле азыкларны берьюлы сирәк катнаштырган... Шуннан, вакытлар узгач, бөтен булган нәрсәләрне бер казанга салып аш пешерү, камырга берәр нәрсә төреп бәлеш пешерү килеп чыккан, тик ул азык та әле бер ашаганда берәү генә булган: аш икән аш кына, бәлеш икән бәлеш кенә, ипи икән – кырына бер кәсә су гына... (Без үскәндә авылда почти шулай иде.) Тагы да бераздан (күптән түгел) табынга күптөрле сыйлар кую гадәткә кергән... Хәзерге чорда исә тагын, ләкин инде яңа баскычта "бер ашауда бер азык" кире кайта: бигмак, гамбургер, ланч ишеләр... Аннан соң чиратта – аерым аксымнарны, майларны, углеводларны кирәк нисбәттә кушып, ни ит, ни камыр, ни яшелчә булмаган азык массасы куллана башлау тора, әлбәттә!.. Тик нинди "сойлент" – аның шактый төрләре күптәннән билгеле бит инде!.. Тик халыкка нык ошый торган тәмен һәм формаларын уйлап таба белмәделәр, шунлыктан гына алар киң модага кереп китәлмәде...