Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качкын Эдвард Сноуден Мәскәүгә килде


Эдвард Сноуден
Эдвард Сноуден

АКШ Үзәк күзләү идарәсенең Һоңкоңга качкан хезмәткәре Эдвард Сноуден Мәскәүгә килде. Адвокатлар аңа исеме аталмаган бер илдә сәяси сыену алырга ярдәм итә.

АКШ Үзәк күзләү идарәсенең Һоңкоңга качкан хезмәткәре Эдвард Сноуден Аэрофлот очкычы белән Мәскәүнең Шереметьево һава аланына килде. Сноуденның очкыч янында ук дипломат номерлары булган машинага утырып билгесез якка китүе хәбәр ителә.

Russia Today телевидениесе хәбәр итүенчә, Сноуденны шунда ук Эквадор илчелегенең табибы тикшергән. Сноуден Мәскәүдән Һаванага, ә аннан Венесуэла башкаласы Каракаска очар дип көтелә. Июнь ае башында АКШның яшерен күзләү програмнарын матбугатка чыгарганнан соң Сноуден Һоңкоңга качкан иде. Вашингтон аны АКШка тапшыруны таләп иткәннән соң ул аннан китәргә мәҗбүр булды.

Сноуденны хәзер Wikileaks ширкәте адвокатлары озата йөри һәм алар аңа әлегә исеме аталмаган бер "демократик илдә" сәяси сыену алырга ярдәм итәләр.

"Коммерсант" газеты, әгәр дә Сноуден Русиядә сәяси сыену сораса, Мәскәүнең бу мөрәҗәгатьне караячагы турында язды. Русия Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте комитеты әгъзасы Роберт Шлегель бу басмага Русия хакимиятенең Сноуден мөрәҗәгатен карарга тиешлеген белдерде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, әгәр дә Сноуденнан андый мөрәҗәгать булса, аның каралачагын әйтте. Песков әйтүенчә, Сноуденның планнары турында Русия берни дә белмәгән.

"Россия в глобальной политике" журналының баш мөхәррире Федор Лукьянов, Русия Сноуден планнарын белү генә түгел, Сноуден Мәскәүгә Русия чакыруы белән килгән, диде. Моны ул Русиянең "Салкын сугыш чоры рухындагы гамәле" дип атады.

Элегрәк Сноуденның Эквадор яки Исландиядә сыенырга мөмкинлеге әйтелгән иде.

Сноуден АКШта һәрбер американны күзәтүче, бер кем алдында да җавап тотмаучы яшерен күзләү машинасы төзелә дигән фикергә килүе һәм моның белән килешмәве сәбәпле бу турыда яшерен мәгълуматларны журналистларга бирергә булганлыгын белдерде.

Сноуденнан алынган мәгълүмат нигезендә газетлар АКШ иминлек хезмәтләренең Verison телефон челтәрендәге сөйләшүләрне һәм Google яки Facebook кебек ширкәтләр аша интернеттагы эшчәнлекне күзәтеп баруы турында тәфсилләп язып чыкты.
XS
SM
MD
LG