Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов татарларны башкортлаштыру идеологы белән очрашты


Миңнеханов (у) Илишев белән очраша. Казан, 25 июнь 2013
Миңнеханов (у) Илишев белән очраша. Казан, 25 июнь 2013

Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 25 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге вакытта Русиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы даими вәкиле урынбасары булып эшләүче Илдус Илишев белән очрашкан. Яклар үзара файдалы мөнәсәбәтләрне тагын да үстерү мәсьәләләрен тикшерде, диелә шушы рәсми хәбәрдә.

Әлбәттә, кем белән очрашу кирәклеген президент үзе һәм аның киңәшчеләре хәл итә. Очрашкан затның элек кем булганын, аның казанышларын да алар алдан тикшерәдер, белешәдер. Илишевка килгәндә, аның турында кызыклы мәгълүмат шактый, президентка ул мәгълүмат җиткерелде микән - анысы билгесез, шуңа да һичьюгы биредә шушы шәхеснең кем булуына бераз ачыклык кертик.

Тумышы белән Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов якташы булган Илдус Илишевны Башкортстандагы татар милли оешмалары вәкилләре бик яхшы беләләр. 2005-2010 елларда Башкортстанның мәдәният һәм милли сәясәт министры кәнәфиендә утырганда Илдус әфәнде бар көчен республикадагы татарларны башкортлаштыруга юнәлтте. Нәкъ ул республикадагы милли сәясәтне билгеләгән вакытта, Башкортстанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр юкка чыгып бетә язды, ана телләре ныгып җитмәгән татар балаларына мәҗбүри рәвештә икенче, якын, әмма татар баласының сөйләм телен боза торган башкорт телен укыту массакүләм төс алды.

Нәкъ Илишев министрлыгы чорында татар балаларына, төбәк компоненты кысаларында укытыла торган дәреслекләр аша, башкортлар татар ханлыклары кулы астында изелеп яшәгән, фәкать урысларга кушылып кына иреккә чыкканнар, дип аңлатылды. Республика халкының 16 проценты гына ана теле дип башкорт телен билгеләгән мәлдә, ә 30 проценттан артыгы татар телен ана теле дип исәпләгән хәлдә, Башкортстанда башкортлар өчен йөзләгән гимназияләр һәм лицейлар ачылса, татарлар өчен чын мәгънәсендә гимназия исемен йөртә алырлык бер генә уку йорты да ачылмады.

Алай гына да түгел, нәкъ Илишев үзенчәлекле милли сәясәтне алып барган вакытта, татар бизнесменнары үз хисапларына Уфада төзи башлаган Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясе хакимият тарафыннан җимереп ташланды.

Гомумән, ни сәбәпледер, күпмилләтле республиканың милли сәясәтен билгеләүче министр Илишев татарны күрә алмавын яшереп маташмады да. Шулай, 2009 елның декабрендә Уфада үткән Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, трибунадан: “Татарны тибеп чыгарасың, ул форточкага керә”, дип зарланды. Аның бу “ачышын”, мисал өчен, YouTube-та урнаштырылган видеоязмадан күреп-ишетеп була.

Илдус Илишев, республиканың милли сәясәтен җитәкләүче зур түрә булганга хәтле үк, татарларны башкортлаштыру сәясәтенә нигез салучыларның берсе булды. Аның бу юнәлештәге инциативалары, бигрәк тә, 2002 елда үткән җанисәпкә әзерләнү чорында котырып чәчкә атты. Бу вакытта инде, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенә караган Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры булган Илдус Илишев Башкортстан татарын гына түгел, гомумән татар милләтен күрә алмавын күрсәтте.

Шулай, җанисәпкә әзерләнү кысаларында үзе җитәкләгән институт катнашлыгында “Башкортстанның тарихын бозуга каршы” дигән исем астында 2002 елның 18 сентябрендә үткәрелгән махсус конференциядә кабул ителгән һәм Русия президенты Владимир Путин адресына юнәлтелгән мөрәҗәгать ачыктан ачык татар милләтенә дошманлыгы белән таң калдыра.

Мөрәҗәгатьнең кереш өлеше Татарстан галимнәре башкорт тарихын бозып күрсәтәләр, башкортларның урыслар белән күпгасырлык дуслыгын карага буйыйлар, моның ише сәясәт Русия дәүләтенең бердәмлеге һәм иминлеге өчен тискәре нәтҗәләргә китерүе ихтимал, дигән кисәтүдән башлана. Шуннан соң инде татарларның урыс дәүләтенә тарихи дошманлыгы һәм “татар хәвефенә” каршы көрәштә Мәскәүнең башкортларга таяна алуы бәян ителә (тәрҗемәдә төгәлсезлек киткән дип гаепләмәсеннәр өчен, башкорт галимнәренең Путинга мөрәҗәгатенең бу өлешен оригиналда китерү дөресрәк булыр):

“Мы, участники научно-практической конференции, отмечаем, что укрепление демографического потенциала башкирского народа объективно соответствует политическим интересам как Российского государства, так и русского народа, поскольку башкиры являются необходимым противовесом для развернувшейся татарской экспансии в Волго-Уральском регионе. Создание Татарского пояса, протянувшегося через весь Урало-Поволжский ареал до Казахстанских степей, о чем мечтают татарские экстремисты, не может отвечать долгосрочным геополитическим интересам Москвы.

Недаром как царское, так и советское правительства опасались роста влияния татарского фактора в этнополитической мозаике тюркских народов и прилагали значительные усилия к тому, чтобы сдерживать гегемонистические амбиции Казани. Например, это ярко проявилось в отрицательном отношении большевиков к идее создания республики Идель-Урал или Татаро-Башкирской республики, где ведущую роль призваны были сыграть именно татары. Еще в 1906 г. особое совещание по веротерпимости под руководством графа А.П.Игнатьева указало на опасность, исходящую от стремления волжских татар "отатарить" весь русско-мусульманский мир”.

Әлеге мөрәҗәгатьнең астында иң беренче булып 25 июньдә дустанә шартларда Татарстан президенты кабул иткән Илдус Илишевның имзасы тора. Аның, бу имзасыннан да, имза өстендәге Мәскәүне, урысларны татар милләтенә каршы котыртуга юнәлтелгән тезислардан да баш тартканы юк. Татарстан президенты белән кул кысышкан Илишев, бүген дә шушы әләк-мөрәҗәгатьне язуда катнашкан, аңа кул куйган Илишев булып кала.

Әлбәттә, Татарстан президентының Башкортстан дигән җирлектәге миллионнан артык татарны рухи изү сәясәте идеологларының һәм практикларының берсе булган, җанисәпләрдә йөзләрчә мең татарны башкортка әйләндерүдә катнашкан адәми зат белән дустанә очрашуын, күпмедер дәрәҗәдә гарәп илләренә Татарстанда әзерләнгән хәләл ризыкны сату мәнфәгате белән аңлатып буладыр. Бәлки. Әмма Татарстан, татар өстеннән Мәскәүгә хатлар язучы кешегә таянырга маташуны аңлавы авыр. Аннан соң, сәясәт тә әхлактан тулысынча аерылмаган бит. Ни дисәң дә, мәдәни дөньяда хөсетлек белән мавыккан кайберәүләргә кул бирмиләр.
XS
SM
MD
LG