Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тарих җәмгыяте Татарстан бүлеген ачмакчы


Русия тарих җәмгыяте утырышларының берсендә президент администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов та катнаша. 23 февраль 2013
Русия тарих җәмгыяте утырышларының берсендә президент администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов та катнаша. 23 февраль 2013

Галимнәр арасында бу бүлек Мәскәү сәясәтен үткәрү өчен һәм тарихны язганда юнәлеш биреп торучы оешма буларак оештырылмый микән дип шик белдерүчеләр дә бар.

Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин (ул Русия тарих җәмгыяте башлыгы) җитәкчелегендә бер төркем галимнәр 16-17 июль көннәрендә Казанда булачак. Алар арасында Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков, Гомум тарих институты җитәкчесе Александр Чубарьян, Русия тарихы институты мөдире Юрий Петров, Археология институты директоры Николай Макаров та булачак.

Русия тарих җәмгыяте бүлеген оештыру җыелышында Татарстан ягыннан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, университетның Тарих институтыннан Рамил Хәйретдинов һәм КФУның башка институтларыннан вәкилләр катнашачагы әйтелә.

Азатлык бу бүлекнең кем теләге белән оештырылуын, аның эшчәнлеге нидән гыйбарәт булуны белү өчен Рамил Хәйретдинов белән элемтәгә керде. Ул пәнҗешәмбе: "Иртәгә шалтыратыгыз, бөтен документлар да алдымда булачак", дип белдерде. Инде җомга көнне билгеләнгән вакытта телефонын алмады.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов исемлеккә кертелмәгән һәм аңа бу киңәшмәнең үтәчәге турында хәбәр итмәгәннәр. Ул әлеге җәмгыятькә әллә ни зур өметләр багламый.

"Җәмгыятьләр күп бит алар, монысының мәгънәсе инде нәрсә икән? Русиядә зурлап оештырсалар да бу тарих җәмгыяте бүгенге көнгә кадәр үзен әллә ни күрсәтә алмады. Мин тарихчы буларак, аңа каршы була алмыйм, булып торсын ул, әмма андый җәмгыятьләрне күп күрдем, үземнең дә катнашканым бар, шуңа күрә өметләр багламыйм", ди Хәкимов.

Русия тарих җәмгыяте 1866 елда оеша һәм октябрь инкыйлабына кадәр эшли. Ул вакытта аның максаты рус тарихына караган документларны, мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм тарату була.

2011 елның июль ахырында ул вакыттагы президент Дмитрий Медведев тарихчы галимнәр белән очрашып, Русия тарихына караган күренекле даталар турында сөйләшкәндә, әлеге җәмгыятен яңадан торгызу турында да сүз күтәрелә. Владимир Путин президент булып алгач аны булдыру эшләре зур тизлек белән башланып китә. 2012 елның май аенда оештыру җыелышы үтә, җәмгыятьнең рәисе итеп Нарышкин сайлана.

Соңгы вакытта Русиянең төп җирле халыклары мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә, аерым алганда, аларның телләре үсешенә киртә салучы мәгариф кануны кабул иткән дума рәисе Нарышкин бу җәмгыятьне оештырган вакытта тарихның вакыйгалар чылбыры гына түгел, ә “хәзерге сәясәтнең әһәмияткә ия өлеше” дип белдергән иде.

Җәмгыять Русия фәннәр академиясенең тарих-филология бүлегенә карый. Бу бүлек сайтының җәмгыятькә багышланган битендә аның максатлары да күрсәтелә. “Ватан һәм дөнья тарихын объектив өйрәнү, яктырту һәм таныту нигезендә гомумрусия тарихи мәдәниятен булдыру өчен җәмгыятьнең, дәүләтнең, галимнәрнең, иҗат хезмәткәрләренең һәм тарихны яратучыларның тырышлыкларын берләштерү, тарихи хәтерне саклау”, дип әйтелә.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
Тарихчы галим Дамир Исхаков фикеренчә, әлеге җәмгыятьнең Татарстанда бүлеген оештыру Мәскәү алып барган сәясәткә генә туры килгән тарихны күтәрү өчен, тарих язганда юнәлеш биреп торучы оешма буларак та эшләнергә мөмкин.

“Хәзер менә бердәм тарих дәреслеге төзү процессы бара, бу оешма да фикерләрне контроль астына алу өчен кулланылачак. Мин Нарышкин артыннан шунда ук чапмас идем. Бу федераль структураның бер өлеше генә һәм ул татар тарихына бернинди файда да китермәячәк. Татарстан ягыннан оештыручылар төркемендә Рамил Хәйретдинов булгач, бу оешма Мәскәү структурасыныкы булып чыга. Миңтимер Шәймиевнең катнашуыннан гына хәл берничек тә үзгәрмәячәк. Әгәр Татарстан фәннәр академиясе галимнәре, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов катнашса башка төрлерәк булыр иде”, ди Исхаков.

Аның фикеренчә, Татарстанның үзенең Мәскәү белән бәйләнештә булмаган тарих җәмгыяте булырга тиеш.

“Әгәр Татарстан фәннәр академиясе сакланса, мондый оешманы без үзебез дә төзи алабыз. Аның өчен сәяси ихтыяр кирәк булачак. Минемчә, мондый оешма безнең үзебезнеке аерым булырга тиеш. Аны тарихыбызны һәм төбәк тарихларын өйрәнү җәмгыяте буларак эшләп булыр иде. Ул вакытта бу оешма тирәсендә читтә яшәгән татар тарихын өйрәнгән галимнәрне һәм төбәкләрнең тарихларын өйрәнүче шәхесләрне дә тупларга мөмкин”, ди Исхаков.
XS
SM
MD
LG