Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада чыгымнарын кем түли?


Универсиада авылы
Универсиада авылы

Универсиада бюджеты йөзләгән миллиард белән исәпләнә. Спортчылар җибәрүче илләр дә чыгымнарның бер өлешен түли. Әмма нинди акчаның кая китүе ачык түгел.

Универсиада идарәсе белдерүенчә, яшьләрнең халыкара спорт уеннарын тантаналы ябу чарасында 162 илдән 4100 вәкил катнашачак. Моның эченә спортчылар да, волонтерлар да, хөкемдарлар да, чакырылган кунаклар да керә. Ярышлары алданрак үткән һәм шулай ук уеннарда җиңелеп төшеп калган спортчыларның бер өлеше үз илләренә кайтып китте инде.


Спортчы медаль алса да, аның тантаналы ябылышта калу-калмавын үз иленең делегациясе хәл итә. Мисал өчен, билбау көрәшендә бронза медаль алган кырымтатар егете Гомәр Билалов туган шәһәре Алуштага кайтып җитте инде. Ул Азатлыкка үзен зурлап каршы алуларын, ә җиңүгә килгәндә “кырымтатар рухы” уңыш китергәнне белдерде.

Универсиадага килгән һәр спортчы өчен дә Казанга кадәр булган юл чыгымнарын аларны җибәрүче ил түләгән. Универсиадада катнашучыларны һәм аккредитация узган башкаларны да һава аланыннан каршы алып яши торган урыннарына китерү, төрле спорт һәм мәдәни чараларга алып бару, кайтып китүчеләрне озатып кую Универсиада җитәкчелеге өстендә.

Универсиада билбау көрәше
Универсиада билбау көрәше
Яшәүгә килгәндә, һәр ил үз спортчысына Универсиада авылында тору өчен алдан аерым акча керткән. “Уеннарда катнашу, бүлмәдә тору һәм туклану өчен кертелгән акча бер тәүлеккә 45 евродан артмаска тиеш”, дип белдерде идарәнең матбугат хезмәте башлыгы Алсу Сәетова.

Спортчылар белән андый-мондый хәл була калганда, авырып китсә, беренче ярдәм Универсиаданы оештыру комитеты тарафыннан түләнә. Өстәмә чыгымнар һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булса, ул вакытта аларны спортчылар үзләре, ягъни иминият ширкәтләре түли.

Универсиада башланганчы ук фаҗига булды. 2 июль көнне Киров өлкәсеннән килгән 27 яшьлек волонтер Вера Скулкинаны машина бәрдерде. Ул республика клиник хастаханәсендә 3 июль көнне үлде. Гаиләсенә ярдәм булу-булмау турында хәбәр ителмәде.

Казан Универсиадасында 20 меңнән артык волонтер хезмәт күрсәтә. Чит ил волонтерлары Казанга кадәр юл чыгымнарын үзләре түләгән, ә Русиянең төрле төбәкләреннән килгәннәрнекен Универсиаданың оештыру комитеты күтәргән.

Чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән волонтерлар уеннар вакытында социаль ипотека өчен төзелгән йортларда яшәде. Чыгымнарны халыкара уеннарны оештыру комитеты түләде. Волонтерлар арасында Казандагы югары уку йортларында укучылар да шактый. Алар үзләренең тулай торакларында яшәде. Ашаулары бушка иде. Волонтерларны ашату махсус кызыксындыру програмы кысаларында оештырыла.

Волонтерның күзлеге һәм сәгате
Волонтерның күзлеге һәм сәгате
Универсиада мәшәкатьләре волонтерларның күңелләренә тигәнме, әллә әзрәк акча эшлиселәре килгәнме – билгесез, кайберәүләр үзләренең киемнәрен сата башлады инде. Интернетта үз киемнәрен 14 меңгә тәкъдим итүчеләр дә бар. Волонтер җыелмасыннан аерым бер әйберне генә, мисал өчен, кояш күзлеген берәүләр мең ярым сумга сатарга тели.

Универсиадада машина йөртүчеләр, аш-су осталары, медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларын бу эшкә җәлеп ителгән оешмалар түли, дип белдерде Сәетова.

Казан универсиадасын оештыру идарәсе җитәкчесе Владимир Леонов февраль азагында, бу халыкара уеннарның бюджеты 130 миллиард сум тирәсе булачак, шуның эченнән 10,5 миллиард сумы уеннар үткәрү өчен кирәк, дип белдергән иде. Нинди акчаларның кайларга китәчәге: ашату, яшәтү һәм башка чыгымнар өчен күпме тотыласы халыкка чыгарылмады.
XS
SM
MD
LG