Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" биш мең кешене Биләргә җыя


"Сәләт" биш мең кешене Биләргә җыя
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:24 0:00

"Сәләт" биш мең кешене Биләргә җыя

"Сәләт" форумын оештыручылар сишәмбедә журналистларга 12-17 август Биләрдә үтәчәк чараның үзенчәлекләре турында сөйләде. Татарстан президенты сүзен хуплап "Сәләт" быел биш меңләп укучы яшьләрне җыя, табигать кочагында чатырлардан торган, барлык шартлары булган интеллектуаль шәһәрчек торгызыла.

6 август "Татмедиа" агентлыгы бинасында үткән матбугат очрашуында "Сәләт" яшьләр хәрәкәтенең төп әйдаманнары Җәүдәт Сөләйманов һәм улы Тимур Сөләйманов II халыкара белем бирү яшьләр форумы турында кыска, ләкин кызыктырып, фактлар белән сөйләргә тырыштылар. Башка вакытта алар бу хакта сәгатьләр буе сөйләргә мөмкиннәр.

Былтыр "Сәләт" форумында өч мең ярым кеше катнашса, быел биш меңләп көтелә. Сан сыйфатка тәэсир итмәячәк, без 100%ка әзер дип ышандырды оештыручылар. Җәүдәт Сөләйманов сүзләренчә, "Сәләт"кә килүчеләрнең быел биш меңгә җитүе президент Рөстәм Миңнехановка да бәйле. Ул алардан "Ә биш мең кеше җыя аласызмы?" дип сораган булган. Президент сүзен хуплап "Сәләт" быел биш меңләп укучы яшьләрне җыя, табигать кочагында чатырлардан торган, барлык шартлары булган интеллектуаль шәһәрчек корыла.

Форум Татарстанның Алексеевски районындагы Биләр җирлегендә узса да, аның географиясе шактый киң. Русия төбәкләреннән, Гарәп Әмирлекләре, Чехия, Австралия, Кытай, барлыгы унлап чит илдән татар яшьләре катнашачак икән.

"Сәләт" интеллектуаль шәһәрчегенә килүчеләр юл бәяләрен үзләре каплый, ә форум көннәрендә Биләр җирлегендә яшәп уку, ашау-эчү мәсьәләләрен оештыручылар хәл итә. Тимур Сөләйманов белдергәнчә, "Сәләт" форумының медиа үзәге, радио-телевидениесе эшләп торачак. Соңгылары быелның яңалыгы, моңа кадәр алар булмаган. Төп әйдаманнар бу чараның бюджетын да әйтте, ул - 10 миллион сум. Төп чыгымнар шәһәрчекне барлыкка китерергә, катнашучыларны транспорт белән тәэмин итүгә, техник якларны җайларга киткән.

Әлеге форум тулысы белән Татарстан хөкүмәте ярдәмендә оештырыла. Бу уңайдан "Сәләт"нең кирәклеген аңлаганы өчен Җәүдәт Сөләйманов республика президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Ул форумга килеп, ике сәгатькә якын вакытын яшьләргә бирәчәк дип көтелә.

XS
SM
MD
LG