Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары конгрессы үз эшенә хисап тотты


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы
Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы

24 августта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Оешма җитәкчесе бер үк вакытта “Русия патриотлары” фиркасе бүлекчәсе рәисе дә булу сәбәпле, сайлауга кагылышлы мәсьәләне тикшергәндә каршылыклар булуы ихтимал дип көтелсә дә, чара шактый тыныч үтте.

Утырышның көн тәртибе буенча оешманың узган чордагы эшчәнлеге, бүлекчәләре хисабы һәм сайлау мәсьәләләре каралды. Беренче көн тәртибе буенча чыгышта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, “Русия патриотлары” фиркасенең республика бүлекчәсе җитәкчесе Заһир Хәкимов соңгы чордагы эшчәнлек турында сөйләде.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов
“Башкортстан татарларының соңгы конференциясе узган елның 27 октябрендә Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасының кече залында үткән иде. Анда 66 районнан килгән 145 вәкил катнашты. Форумда башкарма комитет тулысынча яңартылды. Без соңгы чорда оешманың бүлекчәләрен булдыру юнәлешендә эшләдек. Инде Миякә һәм Благовещен районнарында, Стәрлетамак шәһәрендә бүлекчәләрне булдырдык. Миякә районы татарлары корылтаен уздырдык. Анда районның барлык татар авыллары вәкилләре катнашлыгында һәр авыл күргәзмә оештырып, проблемнарны тикшереп, зур чара уздырдык. Алты ел өзелеп торганнан соң “Нәүруз гүзәле” конкурсын үткәрдек. Уфада узган кайбер зур чараларда катнаштык. Аларның кайберләрен атаганда, “Тукай моңнары”, “Котлы булсын күлмәгең” исемле чаралар, Әхмәт Ерикәйнең юбилее һәм җыр турында конференция, Зариф Бәшири юбилее һәм Башкортстан татар әдәбияты турында фәнни-гамәли конференцияләр эшендә катнаштык”, дип хисап тотты Хәкимов.

Артабан башкарма комитетның берничә комиссиясе җитәкчеләре яшьләр, хатын-кызлар өчен узган чаралар турында сәйләде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов соңгы чорда республика татар оешмалары тарафыннан башкарылган эшләр, Казанда узган форумнар эшендә катнашу турында бәян итте. Зур чараларны татар оешмаларының бергәләп оештыруы, шуңа күрә башка оешма эшчәнлегендәге хисапларда да аларның кабатлануын ирештерде.

Аннары районнан килгән вәкилләр чыгышы тыңланды. Миякә районыннан килгән Салават Хафизов районда беренче тапкыр тальян гармун бәйрәме узуын, шәҗәрә бәйрәмнәре, “Саумысыз, авылдашлар” исемле чаралар үтүен әйтте. Аларның татар авыллары тарихын барлауга, милләтне берләштерүгә ярдәм итүен билгеләде. Ул балалар бик аз булган берничә авылда гына мәктәпләр ябылуын, калганнарын саклап калуларын җиткерде.

Благовещен татарлары конгрессы җитәкчесе, балалар йорты мөдире Фәрит Насипов милли гореф-гадәтләрне тергезү, Карга боткасы бәйрәмнәре уздырылуы турында сөйләде. Ул балалар йортында татар милләтеннән булганнарның бик аз булуын әйтеп, моны татар гаиләләренең ныклыгы белән аңлатты.

Кыйгы районы вәкиле Владик Заһиров мәхәлләләр оештыруга зур игътибар бирергә чакырды. “Мин Русия төбәкләрендәге Әләзән, Шыгырдан, Тукай һәм башка зур татар авылларында булып, андагы тормышны өйрәнеп кайттым. Аларда аек тормыш хөкем сөрә, халык эшли, мәчетләре күп. Алар мәхәлләләр булып оешкан. Мин дә республикада татарларны мәхәлләләр итеп оештыру кирәк дип исәплим. Мәхәллләләр оештыру өчен Татарстан Фәннәр академиясенең өлгесе дә бар. Мәхәллә булып оешу телне, динне, милләтне сакларга булышлык итә”, диде Заһиров.

Хисаметдин Исмәгыйлев
Хисаметдин Исмәгыйлев
Стәрлебаш татарлары вәкиле Хисаметдин Исмәгыйлев районнарда чаралар узуын билгеләп, Уфада аларның аз оештырылуын тәнкыйтьләде. Уфадагы дистәгә якын татар оешмасының яшьләр белән эшләмәү, югары уку йортларында укучы татар студентларын туплый алмауларына борчылу белдерде.

Чыгышларда Уфада татар чаралары өчен зур биналар алу авырлыгы, “Нур” театрының татарларга арты белән борылуы билгеләнде. Чакмагыш районыннан килгән Таһир Ахунов Уфада узган чараларның зур залларда үтми, 300 кеше сыешлы “Ихлас” мәчетендә узуын ассызыклап, үзенең башкала чиркәүләре җитәкчеләре белән таныш булуын әйтеп, бәлки татар чараларын зур чиркәүләрдә уздыру дөресрәктер, дип шаяртты.

Башкарма комитет утырышы көн тәртибе буенча 8 сентябрьдә узачак республика парламенты сайлавы мәсьәләсен дә каралды. Бу мәсьәлә шактый җәнҗаллы булыр дип көтелгән иде. Хикмәт шунда ки, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов бер үк вакытта “Русия патриотлары” фиркасе бүлекчәсен дә җитәкли. Бу чараның татарларны шул фиркане сайларга чакырырга үгетләү өчен оештырылуын да фараз итүчеләр бар иде. Заһир Хәкимов үзенең фирка аша сайланган очракта да татар мәнфәгатенә эшләргә җыенуын әйтте, “Бердәм Русия”дән Милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Римма Үтәшева, Халык идарәсе фиркасендә татар оешмалары вәкилләреннән депутатлыкка намзәтләр булуын искә төшерде, аларның татар файдасына берләшү, татар проблемаларын канунлы юллар белән чишү мөмкинчелеге булачагын аңлатты.

Зәки Зәйнуллин
Зәки Зәйнуллин
Чарада билгеле татар язучысы, бу җәйдә туган авылы Стәрлебашка күченеп кайткан Зәки Зәйнуллин да катнашты. Ул “Звезда Поволжья” газетында басылган мәкаләсе өчен эзәрлекләнүен сөйләде. Мәкалә чыккач Айдар Хәлимнең аны тәнкыйтьләп чыгуын, Фәүзия Бәйрәмованың гәзит аша моның өчен аңа җинаять эше ачылу ихтималлыгы турында язуын бик ачынып телгә алды. Ул үзенең эзәрлекләнә башлавына татарлар да булышлык итүен ирештерде. Гәзетта шәхси фикер белдерү мөмкинлеге булуын, кайбер татарлар аны күпертеп, ассызыклап, тиешле оешмаларның игътибарын җәлеп иттерергә булышлык итүләренә борчылу белдерде.

Сайлау мәсьәләсендә Башкортстан татар иҗтмагый оешмасының бойкот игълан итүен искә төшереп, Зәйнуллин шуңа кушылырга чакырды. “Бернинди түрәләр да, депутатлар да татар мәнфәгатенә эшләми һәм эшли алмый. Мисалга Фәндәс Сафиуллинны китерәм. Ул биш ел Русия Дәүләт думасында утырып бер тапкыр да сүз ала алмады. Шуңа күрә мин сайлауда катнашу мәгънәсез дип саныйм”, диде Зәйнуллин.

Утырышта катнашучыларның күпчелеге сайлауда аерым фиркаләргә өстенлек бирми, алардан сайланачак миләттәшләребез, яки татар проблемнарына битараф булмаган намзәтләргә тавыш бирү кирәклеген билгеләделәр. Әлеге мәсьәләдә тәгаен карар кабул ителмәде.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән идарә утырышында Казаннан килгән кунаклар: “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм “Шәһри Казан” газеты хәбәрчесе Фәнил Гыйләҗевлар да катнашты. Алар берничә көн Башкортстан районнары һәм авыллары буйлап сәфәр кыла. Сәфәр Мәҗит Гафури, Батырша, Шәйморатов генереал, Фәридә Кудашева, Наҗар Нәҗми һәм башка билгеле шәхесләр туган авылларга оештырыла. Наил Нәбиуллин сүзләренчә, бу авыллар – татар авыллары. Халык үзләренең милләтләрен татар дип саный, ләкин ул шәхесләр башкорт дип атала. Сәфәр шуларны ачыклау өчен оештырыла.

Фәнил Гыйләҗев авылларда йөргәндә кызыклы ачыш ясавын билгеләде: “Татарның диалектлары, сөйләмнәре булуын беләбез. Мишәрләр, типтәрләр бар. Аларны без татарның бер өлеше дип атыйбыз. Ә монда башкорт мишәрләр, башкорт типтәрләр дигән төшенчәләргә юлыктым. Бу, әлбәттә, мишәрләрне, типтәрләрне дә башкортлаштыру сәясәте. Халык шул сәясәт коткысына бирешә башлаган”, диде Гыйләҗев.
XS
SM
MD
LG