Accessibility links

Уфада Роберт Миңнуллин юбилее татар мәсьәләсен күтәрде


Роберт Миңнуллин
Роберт Миңнуллин

Уфада Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилее уңаеннан мәктәп укучылары белән очрашу, фәнни-гамәли конференция һәм китап туе узды.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 65 яшь тулуга багышланган чаралар 3 октябрь иртәсендә Уфаның 84-нче санлы татар гимназиясендә башланып китте. Анда шагыйрь белән очрашу узды, укучылар мәдәни әзерләгән иде. Алар Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде, шагыйрь сүзләренә җырлар яңгырады.

Аннан соң Башкортстан педагогия университетында “Тугандаш халыклар әдәбияты һәм гореф-гадәтләре күчемлеге” исемле бөтенрусия фәнни-гамәли конференция үтте. Ул ике секция эше белән башланды. Аларның берсендә студентлар, икенчесендә галимнар чыгышлары тыңланды. Секцияләр эшенә йомгак пленар утырышта ясалды. Конференция якташ шагыйрьнең юбилеена багышланса да, анда барлык чыгышлар да Роберт Миңнуллин иҗаты хакында гына бармады. Чыгышларның бер өлеше “Тугандаш әдәбиятлар күчемлелеге”, “Башкортстандагы татар әдәбияты”, “Татар-башкорт әдәбиятлары багланышы” кебек темаларга ясалды.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина
Иң кызыклы чыгышларның берсен Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина ясады. Ул республикада соңгы елларда күпләп татар мәктәпләре ябылуы, татарча китап нәшер ителү кыскартылуы, халыкның китап укымавы турында борчылып сөйләде һәм боларның барсының да милләтнең юкка чыгып бару күрсәткече булуын әйтте. Лилия Сәгыйдуллина сүзләренчә, татар балаларының яртыдан азы гына туган телен өйрәнә, татар мәктәпләре исә нибары 12 районда гына калган.

Чыгыш ясаучы татар мәктәпләре булмаган районнар арасында Роберт Миңнуллинның туган ягы – Илеш районын да атады. Сәгыйдуллина Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын Казанның күрмәве, гомумтатар әдәби процессына кертелмәве өчен борчылуын белдереп: “Казан безнең үги әтиебез кебек, карамый икән, һичьюгы, алимент түләсен иде”, – диде.

Ләйсән Кәшфиева чыгыш ясый
Ләйсән Кәшфиева чыгыш ясый
Роберт Миңнуллин иҗаты турында иң саллы чыгышларның берсен филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Ләйсән Кәшфиева ясады: “Башкортстандагы татарлар – язучы өчен дөньядагы иң газиз, иң кадерле кавемдер. Аларның язмышы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге, югалтулары, казанышлары – барысы да шагыйрь йөрәге аша уза. Татар мәркәзендә гомер кичерсә дә, әдип якташларының гаме белән яши, әрни, чәмләнә, кайгыра һәм шатлана. Роберт Миңнуллин – бер үк вакытта милләтпәрвәр һәм дипломат шагыйрь. Тормышындагы, яшәешендәге кебек үк, шигырьләрендә дә төрле ыгы-зыгыларга, низагларга юл куймый ул. Конфликтсызлык, каршылыкларны дустанә чишү юлларын эзләү аның халкына, гомумән, кешеләргә бул¬ган ихлас мәхәббәтенә, ярату хисенә нигезләнә. “Татарларым” поэмасында да шулай. 2002 елгы җанисәптән соң юкка чыккан 200 меңнән артык Башкортстан татарына мәрсия итеп язылган “Кая югалдыгыз, татарларым?!” шигырендә дә сәяси чынбарлыкка каты бәрелми шагыйрь, күңелләрдәге бозны тамчы-тамчы җылы сүз белән эретү юлын сайлый. Киная-ирония дә ярдәмгә килә шагыйрьгә:

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар
Кая югалдыгыз, татарларым? –
Кичә генә әле бар идегез,
Бар идегез, татар идегез бит,
Татарларыбызга пар идегез!
Әллә инде үз-үзегезне сез
Җиңел генә шулай саттыгызмы?
Әби-бабайларның әманәтен
Чүплекләргә тотып аттыгызмы?

Сәяси сизгерлек, шул ук вакытта кемнәргәдер төртеп күрсәтмәү, ә бары тик хакыйкатьне үз төсендә сурәтләү һәм адәм баласында горурлык, намус, вөҗдан тойгысы уяту – шагыйрьнең сыналган һәм ышанычлы коралы. Милләт өчен ояла белү дә шулай ук халык¬чанлыкның бер үзенчәлегедер.

Яңа гасырлардан эзләр әле
Улларыгыз сезне, оныгыгыз!..
Йә, хушыгыз! Йә, бер дога кылыйк!
Җәннәтләрдә булсын урыныгыз!

Монысы инде – сарказм, Тукайча каһкаһәләп көлү. Милләтең өчен көрәшмисең икән, үз тиреңне саклап, башыңны комга яшереп кенә ятасың икән – сине рухи үлем көтә. Һәркем, һәр милләт үз язмышын үзе сайлый. Америка шагыйре, философ Эмерсон Ральфның: “Милләт үлми, ул үз-үзен үтерергә генә мөмкин”, дигән сүзләрендә дә хаклык юк түгел”, дип чыгыш ясады Ләйсән Кәшфиева.

Фәнни-гамәли конференциядә Удмурт, Мари-Эл, Чувашстан республикаларыннан килгән чыгыш ясаучылар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен тәрҗемә итү турында сөйләде.

Роберт Миңнуллин китаплары
Роберт Миңнуллин китаплары
Чаралар шагыйрьнең яңа табадан төшкән “И газиз якташларым” исемле китабын тәкъдим итү белән тәмамланды. Ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының Ак залында узды. Анда Роберт Миңнуллин китабында телгә алган Гөлфия Юнысова, Факиһа Тугызбаева, Ирек Кинҗәбулатов, Хәзән Назар, Марсель Сәлимов кебек башкорт шагыйрьләре, шулай ук “Сәхибҗамал” исемле татар-хатын-кызлары оешмасы вәкилләре, журналистлар, җәмәгатьчелек вәкилләре китапка югары бәя бирде.

Шагыйрә һәм галимә Ләйсән Кәшфиева һуманлылык, аналарга шигъри һәйкәл куюы, әсәрләрендәге тугрылык идеяләре өчен Роберт Миңнуллин алдында барлык хатын-кызлар исеменнән баш июен җиткерде. Китап тәкъдим итү чарасын республика татарларының “Кызыл таң” газеты мөхәррире Фаил Фәтхетдинов алып барды. Чарада шагыйрь сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Аларны популяр җырчылар – Фәнүнә Сираҗетдинова, Идрис Кәлимуллин, Радик Динәхмәтов, Фирдус Шәрифуллин һәм студентлар башкарды.
XS
SM
MD
LG