Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тарих дәреслегендә "татар-монгол" дигән төшенчә булырга тиеш түгел!"


Тарих китабыннан сурәт
Тарих китабыннан сурәт

9 октябрьдә Русиядәге төрле дини оешмаларның вәкилләре яңа тарих дәреслеге турында фикер алышты. Бу түгәрәк өстәлдә катнашкан Русия ислам университетының теология факультеты деканы Әхмәт Гарифуллин яңа дәреслектә "татар-монгол" дигән төшенчә бөтенләй булмаска, Казан ханлыгы тарихы, мөселманнарның төрле сугышларда катнашуы киңрәк яктыртылырга тиеш дип белдерә.

Мәскәү патриархаты тәкъдиме белән оештырылган бу түгәрәк өстәлдә төрле дини оешмаларның вәкилләре катнашты дип белдерелсә дә, анда Русиядәге мөселман оешмаларыннан ике генә кеше булган. Чарага Үзәк диния идарәсенә караган Уфадагы Русия ислам университетының теология факультеты деканы Әхмәт Гарифуллин һәм Мәскәүдәге Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәгеннән Шәфиг Пшихачев кына чакырылган.

Әхмәт хәзрәт сүзләренчә, түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаучыларның күпчелеге Русиянең моңа кадәрге дәреслекләрендә тарихның коры язылуын белдергән. Тарихи вакыйгалар ватанпәрварлык һәм рухилык белән сугарылырга тиеш дип әйтүчеләр дә булган. "Екатерина II-нең мөселманнар җыенын оештыру фәрманы турында ачыграк әйтергә, Кавказдагы мөселман тарихын яктыртуга игътибар бирергә тәкъдим иттеләр", ди Гарифуллин.

Түгәрәк өстәлдә ясаган чыгышында ул иң беренче чиратта яңа тарих дәреслекләрендә "татар-монгол" төшенчәсе бөтенләй булмаска тиеш дигән тәкъдим белән чыккан. "Без Идел буе Болгарстаны, Казан ханлыгы һәм Идел буенда яшәгән халыкларның тарихы киңрәк яктыртылырга тиеш дидек. 400 елдан артык вакыт узды, Татарстан һәм Башкортстан җирләрендә яшәгән татар һәм башкортларның да Русиягә керткән өлешен чагылдыру кирәклеген әйттек. Русиянең полякларга, французларга, Германиягә каршы сугышларында мөселманнарның, татар-башкорт халкының да зур роль уйнавын күрсәтергә тәкъдим иттек", ди Әхмәт хәзрәт.

Аның сүзләренчә, әлеге тәкъдимнәр түгәрәк өстәлдә телдән генә әйтелгән. "Әлегеләр хакында без бүген генә түгел, ә өч-дүрт ел гел сөйләп киләбез. Бу безнең күңелдә йөрткән әйберләр", ди ул. Үзәк диния идарәсе исеменннән әлеге тәкъдимнәр киләсе атна башында рәсми хат итеп Мәскәүгә Русия тарих җәмгыятенә җибәреләчәк. Төрле дини оешмалардан килгән тәкъдимнәр берләштереп уртак бер документ язылачак. "Безнең тәкъдимнәрнең барсы да керерме, әллә кермәсме, әлегә әйтү кыен", ди Гарифуллин.

Аннан соң бу берләштерелгән тәкъдимнәр түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан оешмаларга аларның ризалыгын алу өчен кире җибәреләчәк. Яңа тарих дәреслеген әзерләүче төркем җитәкчесе Русия думасы рәисе, Русия тарих җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин, Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов, мәдәният министры Владимир Мединский 1 ноябрьгә кадәр дәреслекнең концепциясен раслаячак һәм Русия президенты Владимир Путинга тәкъдим итәчәк.

Яңа тарих дәреслеген тикшергән түгәрәк өстәл сөйләшүенә мөселманнарның башка дини оешмалары, шул исәптән Казандагы Русия ислам университеты, Русия мөфтиләр шурасы вәкилләре чакырылмаган. Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка әлеге чара турында бөтенләй ишетмәүләрен әйтте. Русия ислам университеты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин дә чакыру алмаганнарын белдерде.

Тарих дәреслеген тикшерүгә багышланган түгәрәк өстәлгә чакырылганнарның күпчелеге Рус православ чиркәве әһелләре (7 кеше) һәм башка дини оешмалардан берәр генә кеше булу да илдә православиядән кала башка диннәргә, аларның Русия тарихында уйнаган рольләренә һәм бүгенге көнкүрештә тоткан урыннарына мөнәсәбәтнең нинди икәнлеген күрсәтеп тора.
XS
SM
MD
LG