Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүртөйледә "Туган тел" җыр бәйгесе үтте


“Туган тел” җыр бәйгесендә катнашучылар
“Туган тел” җыр бәйгесендә катнашучылар

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә 17-18 октябрь көннәрендә татар яшь башкаручыларының "Туган тел" җыр бәйгесе үтте. Быел унынчы тапкыр оештырылган ярышма башка елларга караганда да колачлырак узды.

Республика күләмендәге конкурс дип аталса да, быел анда Башкортстаннан тыш Татарстан җырчылары да, Русиянең башка төбәкләреннән, шулай ук Казакъстан республикасыннан да яшь җырчылар, җәмгысе илледән артык кеше килгән.

“Туган тел” конкурсын Дүртөйле шәһәре үзендә рәттән икенче тапкыр кабул итә. Конкурста 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге башкаручылар көч сынаша. 53 төбәктән килгән алар. Конкурсантлар татар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә башкарырга тиеш.

“Туган тел” конкурсына нигез 1995 елда Уфадагы “Азатлык” татар яшьләре берлеге тарафыннан салына. Яшьләргә талантлы композитор Алик Локманов теләктәшлек белдерә һәм барлык оештыру эшләрен үз өстенә ала. “Җыр бәйгесенең асыл максаты – милләт яшьләре күңелендә татар җыр-моңнарына хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү”, ди Алик әфәнде.

Бәйгедә җиңүчеләр һәм жюри әгъзалары
Бәйгедә җиңүчеләр һәм жюри әгъзалары
Татарлар күпчелек халыкны тәшкил иткән Дүртөйле төбәге милләтебезгә әллә күпме талантларны биргән. Һәм бүгенге көндә дә шулай бу. Шуңа күрә соңгы ике бәйгенең нәкъ менә биредә үтүе бик тә табигый. Быелгы “Туган тел” җыр бәйрәме географиясе аеруча киң. Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында егетләр дә, кызлар да сан буенча бер чамада. Менә дулкынландыргыч мизгелләр җитә. Ике көн дәвамында, ике турда үтүче конкурсның башлануы игълан ителә. Бәйгедә катнашучылар бер татар халык җырын һәм бер композитор әсәрен башкара. Егетләр белән кызлар төрле уен коралларына – баянга, фортепьянога, скрипкага кушылып җырлый. Халык җырларын акапелло башкарырга базнат итүчеләр дә байтак.

Жюри һәм тамашачылар
Жюри һәм тамашачылар
Бәйгенең беренче турында жюри әгъзалары 106 җыр тыңлап бәя бирә. Конкурсның икенче өлешенә үтүчеләр исемлеге ачыклана. 33 башкаручы икенче көнне дә үз осталыгын күрсәтү мөмкинлеген ала. Яшьләрнең бәйгегә әзерлек дәрәҗәсе турында беренче фикерләрне дә әйтергә мөмкин. Җырчы, жюри әгъзасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов яш башкаручылар арасында бик өметле талантлар булуын әйтә. Шулай да кайбер җитешсезлекләргә игътибар итеп, киләчәктә үз осталыкларын арттырсыннар иде, ди ул. “Кайбер егетләр белән кызлар җырның сүзләренә үтеп керми, шигырь сүзләре аерым, ә музыка аерым киткән очраклар бар”, - ди Фән әфәнде. Ул шулай ук үзенә алмаш булмавына да уфтана. “Минем кебек тальянда уйнап җырлаучы яшьләр булмавы күңелне кыра”, ди олуг талант иясе.

Конкурсның икенче көнендә дә яшь талантлар бер татар халык җырын һәм композитор әсәрен башкара. Онытылып баручы халык җырларын ишетү дә яшьләрнең бу бәйгегә җаваплы каравын раслый. Җыр бәйрәме барышында төрле чаралар оештырыла. Аеруча кул эшләре үрнәкләреннән һәм милли ризыклардан әзерләнгән күргәзмә дикъкатьне җәлеп итә. Ул арада гала-концертка да вакыт җиткән икән. Җылы тәбрикләүләрдән соң сәхнә түрен янә дә милли моңнарыбыз яулап ала.

Гран-прия иясе Рәдиф Зарипов һәм дипломант Лилиана Ирназарова
Гран-прия иясе Рәдиф Зарипов һәм дипломант Лилиана Ирназарова
Яшь җырчыларга фестивальнең махсус бүләкләре, дипломнары тапшырыла. Үзешчән башкаручылар белән һөнәри белем алучылар аерым бәяләнә. Инде һәммә кеше түземсезлек белән көткән мәл җитә. Бәйрәмне алып баручылар тантаналы төстә Гран-при иясе исемен яңгырата: Уфа Сәнгать академиясенең 4нче курсында белем алучы Рәдиф Зарипов - иң югары баскычта. Искитмәле матур бәйрәмне карап тамашачылар да озак онытылмаслык якты тәэссоратлар алган.

Татар җыр сәнгатенең киләчәге бар һәм ул якты. Зур сәхнәләргә яңадан-яңа моңлы һәм көчле тавышлы җырчылар менә. “Туган тел” халыкара җыр бәйгесе шундый ныклы ышаныч уята. Милли җыр бәйгесенең чираттагысы тагын ике елдан үтә. Анысын да кунакчыл Дүртөйле төбәге үзендә кабул итәчәк.
XS
SM
MD
LG