Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ильяс Гаффаров яңа альбом тәкъдим итә


Ильяс Гаффаровның яңа альбомы чыкты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

Ильяс Гаффаровның яңа альбомы чыкты

Октябрь азагында альтернатив автор-башкаручы Ильяс Гаффаровның (Иттифак) "Тоташтырып булмый" исемле яңа альбомы дөнья күрде. 7 ноябрьдә Казанның China-Town клубында ул җыентыкны тәкъдим итү концерты булачак. Шул уңайдан Ильястан Азатлык өчен аңлатма алдык.

Ильяс Гаффаров безгә татарча рэп укучы Иттифак төркеме башкаручы буларак таныш. Соңгы елларда ул Yummy Music студиясе хуҗасы буларак билгеле. Дуслары белән Казанда студия ачып, татар җырчыларын яздыралар, клиплар төшерәләр, концерт-тамашалар, аудио-видео материаллар эшлиләр.

Октярбрь азакларында Yummy Music студиясе белән берлектә Ильяс "Тоташтырып булмый" альбомын туплавын хәбәр итте. Әлеге җыентыкта ул җырларны үзе генә башкарган. Шулай да Иттифак юлын дәвам иттергән, җырлары попса җырчыларныкы кебек туган-тумача, гөлләр-чәчкәләр, кырлар-болыннар турында түгел.

"Бу минем шәхси сольный альбомым. Бөтен җырларны үзем иҗат иттем дип әйтергә була. Ул без элек күтәргән темалар, элек язган музыка белән бик охшаш. Бары тик еллар үтә бара, аның формасы да азрак шомара, үзгәрә бара.

Җырларның эчтәлегенә килгәндә, альбом күбрәк шәхси проблемаларны күтәрә. Шул ук вакытта иҗтимагый, милли темаларга кагылышлы җырлар да бар. Ягъни бер җыелма образ аша җәмгыятьнең зур катламы турында сүз алып барырга мөмкин.

Яңа альбомнан "Яшәсен" җыры:


Әлеге альбомны без беренче чиратта үзебезнең сайтыбыз һәм популяр социаль челтәрләр аша таратабыз", диде Ильяс Гаффаров.

7 ноябрьдә алар иҗатташ дуслары белән әлеге альбомны China-Town клубында тамашачыларга тәкъдим итмәкчеләр. Концертта Ильяс белән Yummy Music студиясе музыкантлары һәм башка альтернатив башкаручыларның чыгышлары көтелә.

XS
SM
MD
LG