Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон, Дубай, Оклендка тиң булу өчен Казан ниләр корбан итте?


Мэр Илсур Метшинга (уртада) бүләкне Халыкара Олимпия комитеты вице-президенты Крейг Риди тапшырды (уңда).
Мэр Илсур Метшинга (уртада) бүләкне Халыкара Олимпия комитеты вице-президенты Крейг Риди тапшырды (уңда).

Татарстан башкаласы халыкара спорт чаралары уздыру өчен дөньядагы иң уңай дүрт шәһәр исемлегенә керде. Ләкин данлыклы бүләк артында зур корбаннар тора.

6 ноябрьдә Лондонда җиденче тапкыр "International Sports Event Management Awards-2013" (ISEM) бүләге тапшырылды. ISEM – спорт менеджменты өлкәсендәге уңышлар өчен бирелгән иң данлыклы халыкара бүләкләрнең берсе.

Быел июльдә Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын уздырган өчен Казан Лондон, Дубай, Окленд кебек шәһәрләр белән беррәттән Highly recommended sport city исемле махсус бүләккә ия булды. Мэр Илсур Метшинга бүләкне Халыкара Олимпия комитеты вице-президенты Крейг Риди тапшырды.

Шулай ук Казанда узган Универсиада “Иң инновацион вакыйга” һәм “Чараның рәвеше” номинациялдәрендә җиңүче дип табылган.

Бәйгенең җиңүчеләрен жюри комиссиясе билгели. Анда спорт федерацияләре һәм ярышлар оештыру комитетлары вәкилләре керә.

Быел бәйгегә АКШ, Британия, Франция, Швеция, Швейцария, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән 100дән артык гариза тапшырылган булган. 2013 елның номинантлары арасында – FIFA, UEFA, Катар һәм Дубайдагы теннис ярышларын һәм башка зур спорт чараларын оештыручылар.

Казанның җиңүенә карата FISU да үз фикерен белдерде. Оешманың генераль секретаре Эрик Сайнтронд сүзләренчә, студент уеннары үткәргән шәһәргә беренче тапкыр шундый зур бүләкләр биргәннәр.

Данлыклы бүләк артында ниләр тора?

Универсиаданы уздыру һәм Казанны шундый бүләкләргә ия итү өчен хакимият һәм халык зур бәя түләде. Берничә ел алдан башланган әзерлек эшләре, уеннарны уздыру өчен хисапсыз бюджет акчасы, административ ресурс кулланылды, гади халык мәҗбүри эшкә җигелде.

Кунакларга уңайлы булсын дип, гади халыкны кайбер чаралардан читләштерү очраклары теркәлде. Универсиадага әзерлек вакытында социаль инфраструктурадага өлешчә зыян тиде, кайберләре гомумән онытылды. Полиция тикшерүләре ешаю аркасында халык уңайсызлык кичерде. Ләкин иң мөһиме, уеннарны уздыру өчен тотылган акчаның төгәл күләме, нәрсәгә һәм күпме тотылганы ачыкланмый калды. Казан Универсиада аркасында Мәскәүгә зур сәяси позицияләрне дә бирергә мәҗбүр булачак, дип тә язды кайбер күзәтүчеләр.

Әлбәттә, Универсиаданың Казанга китергән зур файдасын да инкарь итәргә ярамый. Дистәләгән заманча спорт корылмасы төзелде. Универсиада авылы студентлар өчен тулай торакка әверелде. Шәһәрдә яңа юллар, күперләр төзелде, бакчалар ачылды, агачлар утыртылды. Ләкин боларның барысы өчен дә Универсиада кебек сәбәп кирәк идеме?
XS
SM
MD
LG