Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе метеориды кешелекне яңа куркынычлар турында кисәтә


Чиләбе метеориды, Марат Әхмәтвәлиев фотосы.
Чиләбе метеориды, Марат Әхмәтвәлиев фотосы.

Чыбаркүлгә төшкән Чиләбе метеридын тикшерүче галимнәр әйтүенчә, киләчәктә җиргә шундый зур метеоритлар яки астероидларның бәрелүе ешаерга мөмкин.

Галимнәр бу ел башында Чиләбе өлкәсендәге Чыбаркүлгә төшкән метеоритны тикшерү эшен дәвам итә. Бу соңгы йөз елдан артык вакыт эчендә җиргә төшкән иң зур метеорит санала. Шушы атнада галимнәр аны тикшерү турында өч хисап чыгарды, һәм бу хисаплар киләчәктә җиргә андый зур метеоритлар төшүнең ешаю мөмкинлеген күрсәтә.

Чиләбе метеориды нигә шундый зур тарихи вакыйга санала?

Чиләбе өлкәсенә төшкән бу метеорит 1908 елда Себердәге Подкаменная Тунгуска елгасына төшкән Тунгус метеоритыннан соңгы иң зур метеорит буларак тарихка керде. Чиләбе метеориды шулай ук иң күп – 1200дән артык кешене яралаган метеорит буларак та билгеле. Күп кеше метеорит кыйпылчыкларыннан һәм һава дулкыны тәэсирендә чәчрәп очкан пыяла кисәкләреннән яраланган. Метеорит үз юлында 180 чакрым киңлектәге җиргә тәэсир иткән.

АКШның галәм тикшерүләре идарәсе NASA хезмәткәре Петр Дженнискенсның Русия Геосфералар динамикасы институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Попова һәм башка галимнәр белән берлектә үткәргән тикшеренүләре нәтиҗәсе "Science" журналында басылып чыкты. Дженнискенс Чиләбе метеоридын "алтын стандарт", киләчәктә җиргә бәрелергә мөмкин метеорит һәм астероидларны "үлчәү берәмлегенә" әверелде, ди.

Ул фән өчен нәрсәсе белән әһәмиятле?

Моңарчы беркайчан да метеоритның Җиргә бәрелүе шул кадәр заманча технологияләр белән документаль рәвештә теркәлмәгән иде. Ул документлар арасында сейсмология мәгълүматлары да, иярчен фотокамералары, җирдәге кешеләр төшергән күпсанлы фото һәм видеодокументлар да, шаһитләрнең хатирәләре бар.

Европадагы һава торышын күзәтүче иярчен метеоритны Җир атмосферасына керү белән үк фотога төшереп алган. Метеорит төшкәннән соң бер көн узгач иярченнән төшерелгән фотолар да тикшеренүчеләргә аның кыйпылчыкларының ничек таралуын өйрәнергә ярдәм итте.

Иң мөһиме, шаһитләр интернетка 400-дән артык видеоязма чыгарды. Ул видеоларның күбесен машиналарга куелган камералар төшергән һәм аларда метеоритның шартлавы да, аның кыйпылчыкларының җир атмосферасындагы очышы да күренә.

Шулай ук, галимнәр күп кенә шаһитләрдән сораштырып та мәгълүмат туплый. Шаһитләр метеорит шартлаудан бик зур җылылык һәм дары исенә охшаш ис сизүләрен белдерә.

Моннан тыш, галимнәр яраланган кайбер кешеләрне дә тикшерә. Җир өслегеннән 30 чакрымлап биеклектә булган шартлаудан чыккан үтә шәмәхә нурлар ул кешеләрнең тәннәрен көчле кояш нурлары кебек пешергән.

Чиләбе метеоридының Чыбаркүл төбеннән чыгарылган бер кисәге
Чиләбе метеоридының Чыбаркүл төбеннән чыгарылган бер кисәге
Тирә якка таралган кыйпылчыкларны, шул исәптән, аның октябрь аенда Чыбаркүл төбеннән алып чыгылган 654 килограмлы бер кисәген өйрәнү эше дә дәвам итә.

Галимнәр бу метеорит турында мәгълүматларны өйрәнеп нинди нәтиҗәләргә килде?

Бу мәгълүматлар нигезендә галимнәр шартлауның 500 килотонна тротил, ягъни якынча бер атом бомбасы көчендә булганлыгын исәпләп чыгарган. Җиргә төшкән яктылык исә Җирдәге кояш яктылыгыннан 30 мәртәбә яктырак булган.

Шул ук вакытта шартлауның зыяны галимнәр үз исәпләүләре белән фаразларга мөмкин булган зыян кадәр үк зур булмаган. Нәтиҗәләре "Nature" журналында басылган бер тикшеренүдә катнашкан галим Петр Браун моны метеоритның тизлеге бик зур булмау һәм атмосферага кыйгачлап керүе белән аңлатырга мөмкиндер, ди.

Хәзер галимнәр киләчәктә җиргә бәрелергә мөмкин яңа метеоритларның нинди зыян китерә алуы турында яңадан бер кат уйлана. Алар әйтүенчә, Чиләбе метеориты кайсы астероидларның кешелек дөньясына ни кадәр куркыныч булуын төгәлрәк исәпләп чыгарырга ярдәм итәчәк.

Чехия фәннәр академиясе әгъзасы Йиржи Боровичка җитәкчелегендә үткәрелгән яңа бер тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Чиләбе метеориды траекториясенә низезләнгән исәпләүләр аның кайчандыр бер астероидтан аерылып киткән булу мөмкинлеген күрсәтә. Ике чакрымлап зурлыктагы ул астероид нәкъ шул февраль аенда җиргә бик якын арадан гына очып узган иде.

19 метр зурлыктагы Чиләбе метеориды турында да, аның җиргә якынлашуы турында да ул Җир атмосферасына килеп кергәнчегә кадәр беркем белми иде. Хәзер исә галәмдәге бик зур булмаган кисәкләрнең дә кешелек дөньясы өчен ни кадәр куркыныч була алуы турында күбрәк кеше уйлана башлады. Шулай ук галимнәр Җиргә зур метеоритларның бәрелүе киләчәктә ешаерга мөмкин, дип фаразлый.

Дэвистагы Калифорния университеты профессоры, Җирне һәм планеталарны өйрәнүче Кыйң-Жу Йин Ольга Попова җитәкчелегендәге халыкара тикшеренүләр төркемендә эшләгән. Аның фикеренчә, кешеләр динозаврлар кебек җир йөзеннән юкка чыкмасын өчен Чиләбе метеоритының кисәтүләрен ныклабрак өйрәнергә кирәк.
XS
SM
MD
LG