Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайлар кеше әгъзаларының беренче үрнәген 3D принтерда ясаган


Кытайлар кеше әгъзаларының беренче үрнәген 3D принтерда ясаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Кытай галимнәре кеше әгъзаларының беренче үрнәкләрен 3D принтерда ясау технологиясен булдырган. Алар тагын 15-20 елдан кешенең авыру бөерен яки бавырын 3D принтерда ясалган яңа әгъзага алыштыру мөмкин булыр, дип өметләнә.

Яңа колак, борын яки хәттә бөерне тиздән 3D принтер аша гына ясый башларга мөмкиннәр. Биологик 3D принтер ясаган Кытай галимнәре инде хәзер үк кеше әгъзаларының беренче үрнәкләрен шул принтер аша әзерләп чыгара.

Принтер өчен материал буларак биологик гель кулланыла. Бу гель тере организмнарның күзәнәкләр арасындагы тирәлегендә була. Принтер компьютердан җибәрелгән модель нигезендә шул гельдәге тиешле күзәнәкләрне тиешле урынга урнаштыра, кирпечтән йорт салган кебек.

Кытайлар ясаган беренче үрнәкләрдә әлегә кан тамырлары һәм нерв җепселләре юк. Галимнәр әйтүенчә, кеше әгъзаларын алыштыра алырлык чын әгъзалар ясау якын арада әле мөмкин булмаячак.

Бу биологик принтерны ясаучыларның берсе Сюй Минэнь әле күп нәрсәнең җитешмәвен белдерде.

“Беренчедән, бу принтердарда кулланылган материаллар төгәлрәк булырга тиеш. Безгә катлаулырак структура төзи алырлык күптөрле күзәнәкләр белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Моннан тыш, безгә әгъзалар ясау өчен бик күп гель кирәк. Кәүсә күзәнәкләрен өйрәнү бу эшне нык тизләтер иде”, ди Минэнь.

Моннан тыш, аерым күзәнәкләрне тиешле урынга урнаштыру өчен аларны бер организм кебек бер-бере белән хезмәттәшлеккә мәҗбүр итәргә дә өйрәнү кирәк булачак. Галимнәр әйтүенчә, моның өчен иң аз дигәндә әле тагын 15-20 ел вакыт кирәк.

Медицина өлкәсендә 3D инкыйлабына әле өметләр генә багланса, сәнәгатьтә зур үзгәрешләрне инде башланып та китте.
XS
SM
MD
LG