Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез Шотландия нинди булыр?


Шотландия хакимиятләре халыкка бәйсез илдә яшәүнең файдасын аңлаткан хисап әзерләде.

Шотландия хакимиятләре Британия һәм Төньяк Ирландия патшалыгыннан чыгып бәйсезлек алганнан соң халыкны нәрсә көтәчәген игълан итте. "Бәйсез Шотландия буйлап сәяхәт" исемле әлеге 670 битлек хисапта Шотландиянең бәйсез була алу-алмавы, бәйсез булгач нинди адымнар ясаячагы турында язылган.

Бәйсезлек турындагы сорауга исә Шотландия 2014 елның 18 сентябрендә үтәчәк референдумда җавап бирәчәк. Аерылу яклы милли фирка Шотландиянең киләчәктә Британия халкыннан яхшырак яшәячәген, бәйсезлекнең икътисадны ныгытачагын әйтеп торса да, гади халык "бәйсезлек кирәк" дип җавап бирергә әлегә әзер түгел.

Хакимиятләр чыгарган хисапка караганда, Шотландия бәйсезлек алгач та акча буларак кулланышта британ фунтын калдырачак, Европа Берлеге әгъзасы булып калачак. Британия Шотландия аякка басу өчен салымнарны арттырырга тиеш булачак дип куркыта. Шотландия моны кире кага.

Бәйсезлек тарафдарлары бәйсез салым системын һәм үз гаскәрләрен булдырырга җыена. Халыктан җыелган салым Британиянең атом програмына китеп бару урынына Шотландия файдасына тотылачак. Британиянең атом ракеталары Шотландиядән чыгарылачак.

"Милли иминлеккә зыян"

Британия хөкүмәте Шотландиянең патшалыктан чыгуына каршы.

Бәйсезлекнең милли иминлеккә зыяны турында премьер-министр Дэвид Кэмерон җитәкчелегендәге консервативлар да, либерал-демократлар да, лейбористлар да белдерә. Британнар Шотландияне салымнар артачак, халыкара сәхнәдә танылу авыр булачак, дип куркыта. Шотландия хөкүмәте иcә үзендә калачак нефть акчаларын санап чыгарып, аерылуның икътисади файдасы зур булачак, дип җавап бирә.

Киләсе елның 18 сентябрендә Шотландия халкы бәйсезлек өчен тавыш бирсә 2016 елның 24 мартында мөстәкыйльлек чынбарлыкка әйләнергә мөмкин.

1603 елның 24 мартында Англия белән Шотландия берлек төзеп 100 ел ике бәйсез патшалык буларак гомер сөрә. 1707 елда ике патшалык берләшеп Британия патшалыгы төзи.

1998 елда кабул ителгән килешү нигезендә Шотландиянең вәкәләтләре киңәйтелә, аерым алганда аңа үз парламентын булдыру мөмкинлеге бирелә.
XS
SM
MD
LG