Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих институты мөстәкыйль булып калырга тели


Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Тарих институты Татарстан фәннәр академиясендәге үзгәрешләрне кабул итмичә мөстәкыйль булып калырга тели.

Татарстан фәннәр академиясендәге үзгәрешләрнең кайчан төгәлләнәсе әлегә билгеле түгел. Алдан академиягә караган институтларны филиаллар итү 2013 елның өченче чирегендә төгәлләнергә тиеш дип белдерелгән иде.

Бүген Казан галимнәре арасында Тарих институты киләчәктә академиягә буйсынмаячак, үзе аерым берәмлек булып калачак дигән сүзләр дә таралган. Институт директоры Рафаэль Хәкимов андый теләкләре булуны кире какмады.

"Безнең бөтен теләгебез – бүгенге хәлдә каласыбыз килә, фәкать шул гына. Хәзер бөтен институтларны кушалар, нинди генә үзгәрешләр булмасын, әмма безгә тимәсеннәр генә", ди Хәкимов.

Аның сүзләренчә, Тарих институты үзе өстеннән академиядә күпчелек булган химик, физик, биологларның идарә итүен теләми. "Без үзебез аңлаганча, үзебез күргәнчә тарихны язасыбыз килә", ди Хәкимов. Академия җитәкчелегендәгеләрнең тарихчылар булмавы фәнни эзләнүләр алып барганда аңлашылмаучылык китереп чыгарырга мөмкин дип шикләнә ул һәм моңа кадәр дә каршылыклар килеп чыкканлыгын да яшерми.

"Алар үзләренчә уйлый, күп әйберләргә төшенеп тә бетмәскә мөмкиннәр. Академия президиумында фәннәр академиясенә караган һуманитар институтлар галимнәре арасыннан мин үзем генә, калганнары физик, химик һәм башка фән эшлеклеләре. Финанс ягына килгәндә дә, күп проектларның финаслану-финансланмавы академия җитәкчелегеннән торачак. Безне күпләр сез яхшы эшлисез дип әйтә. Алай булгач, нигә сезнең эшчәнлегегезне үзгәртү кирәк соң дип белдерүчеләр дә бар", ди Хәкимов.

Ул Русия күләмендә алып барылган сәясәтнең академиядәге үзгәрешләргә дә йогынтысы булуын белдерә. "Хәзер бит Русиядә хакимият вертикале, өстә утыручы бөтенесе белән идарә итәргә тели", ди Хәкимов.

Тарих институты бәйсезлеген саклап кала алса, Хәкимов сүзләренчә, фәнни хисаплар барыбер академия аша эшләнәчәк, ә филиал булып кергән очракта югалтулар да булачак.

"Безнең фәнни эшләр яклау шурасы бар. Анда докторлык диссертацияләр дә яклана. Ул – Русиядә бердән-бер шура. Безнең татар тарихына караган эшләрне бүтән шуралар кабул итми. Әгәр без үзебез мөстәкыйль булсак, ул сакланып калачак, әгәр филиал булып керсәк, безнең бу яклау шурасын ябачаклар һәм аспирантура да бетәчәк", ди Хәкимов.

Аның сүзләренчә, Русиягә караган һәм шулай ук Татарстандагы бәйсез (хозрасчетлы) институлар бу үзгәрешләргә дучар булмаган.

Тарих институты тирәсендәге үзгәрешләргә мөнәсәбәттә кайберәүләр ул Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астына керәчәк икән дип әйтүчеләр дә булды. Хәкимов бу хәбәрне кире кага.

"Мәгариф министрлыгы белән элек-электән бергә эшлибез, 16 ел инде дәреслекләр язабыз. Безнең төп максатыбыз – мәктәпләр, татар халкы өчен эшләү", ди Хәкимов.

Тарих институты Татарстан хөкүмәте карары белән оештырылган. Хәкимов сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте елына 34 миллион сум акча биреп тора һәм шуның кадәр үк акчаны институт төрле проектлар эшләп читтән дә таба. Институтта археологлар белән бергә 134 кеше эшли, аңа хуҗалык эшләрендәгеләр һәм техник хезмәткәрләр дә керә.

Археология институты Тарих институтыннан аерылды дип белдерелсә дә, Хәкимов сүзләренчә, ул тулысынча мөстәкыйльлек алмаган. "Алар үз көннәрен үзләре күрсә дә бу институтка кагылышлы документларны әлегә мин имзалыйм", ди ул. Археологларның фәннәр академиясенә филиал булып керергә җыенуларын һәм тулысынча Тарих институтыннан аерылачакларын да әйтә.

21 майда Татарстан хөкүмәте карары белән академия каршындагы институтларны Русия кануннарына туры китереп кушу эше башланып киткән иде. Үзгәрешләргә оптимальләштерү дә сәбәп булды, чөнки Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республикадагы сәнәгать һәм фәнни оешмаларда Чехиядән оптимальләштерү белгече Томаш Навратил җитәкчелегендәге белгечләр эшләде. Бу тикшерү киләчәктә биреләчәк акчаларны бәрәкәтле итеп тоту өчен үзгәрешләр үткәрү нияте белән үткәрелде. Ул вакытта академия президенты Әхмәт Мазһаров, фәнни эшчәнлекләренә килгәндә, бу институтлар үзгәрешләргә кадәр ничек эшләгән булсалар шулай дәвам итәчәкләр дип белдергән иде.

Тарих институты Навратил төркеме тикшерүе вакытында ук ризасызлыклар белдерә башлады. Күпләп кыскартулар булачак дип урам чаралары да үткәрелде. Академия җитәкчелеге ул вакытта Тарих институтындагы галимнәрнең түгел, ә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүчеләр, лаборантлар һәм төп эш урыннары башка җирдә булган барсы бергә 10 кешенең генә кыскарырга мөмкинлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG