Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умырзая" Омскиның татар авылларында булып кайтты


Тау авылы мәчете
Тау авылы мәчете

Омскиның "Умырзая" татар-башкорт фольклор халык ансамбле өлкәнең Тевриз районындагы татар авылларында булып кайтты. Шулай ук өлкә үзәгендә дә концертлар бирде.

"Умырзая" ансамбленең бер төркем үзешчәннәре өлкәнең төнъяк районына иҗади сәфәргә җомга иртәсендә чыгып киттеләр. Максатлары – районның берничә авылында концертлар куеп, җыр-бию белән генә күңел ачтыру түгел, ә һәрвакыттагыча, халыкны үз мәдәниятенә якынайту, Татарстанда һәм өлкәдә татар халкы арасында булган яңалыклар белән дә таныштыру иде.

"Умырзая"ның Тевриз районына сәфәре район хакимиятенең мәдәният комитеты һәм татар үзәге аша оештырылды. Тевриз районының мәдәният комитеты рәисе, милләттәшебез Руслан Бариев белән Район татар үзәге җитәкчесе Мәрвә Төхбәтуллина ансамбль белән күпкә алдан элемтәгә кереп маршрутны билгеләделәр. Концертлар районның Байбы, Тау, Кипо-Кулар, Отузы, Ташаткан, Таулы Ай авылларында куелды.

Омскидагы "Умырзая" башкаруында татар кызлары биюе
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Беренче концерт-очрашу Байбы авылында булды. Бу авылның клубы юк. Совет хакимлеге чорында зур гына бина төзелә башланган булган. Билгеле, 1990нчы елларда төзелеш тукталып калган һәм булачак клуб хәзер буш тәрәзәләре белән узган гасырның истәлеге, бер һәйкәле булып тора дип әйтергә мөмкин. Мәдәни чаралар исә авылның мәктәбендә уза.

"Умырзая"ның концерты да мәктәптә булды. Шунлыктан да күрәсең, тамашачы арасында балалар шактый иде. Умырзаялар концерт програмында күбрәк халык җырлары башкарды, концерт барышында Байбы мәктәбе үзешчәннәренә сәхнә костюмнары бүләк иттеләр. Умырзаялар үзләре кимәгән, әмма әле яхшы сыйфатлы сәхнә киемнәрен Тау авылы үзешчәннәренә тапшырдылар.

Сәфәрләренең икенче көнендә концертларын алар Кипо-Кулар, Тау һәм Утыз авылларында куйды. Бу авылларга юл район үзәге аркылы үтә. Иртә белән Руслан Бариев "Умырзая" артистларын Тевризның Крайны өйрәнү тарихи музеена алып барды. Әйтергә кирәк, район музеенда бай экспонатлар тупланган. Татарларның йорт-кура әйберләре, кул эшләре, борынгы фоторәсемнәр кебек экспонатлар аерым урынны биләп тора.

Омски үзешчәннәре Тевризның Крайны өйрәнү тарихи музее белән кызыксынып таныштылар. Музейда үзенең гаиләсе тарихына кагылган фоторәсемнәрне күрүчеләр дә булды. Баянчы Шамил Аллагулов карт әбисенең әтисе, әнисе һәм энесе белән төшкән фоторәсеменә тап булды. Аллагуловлар кайчандыр хәлле генә сәүдәгәрләр булганнар.

Инде яңадан сәфәргә әйләнеп кайтсак, Тевриз районында "Умырзая" ансамбленең концертлары оешкан төстә үтте. Һәр авылда диярлек артистлар өчен кайнар аш әзерләнгән иде. Тау авылында "Умырзая" үзешчәннәре өчен төшке аш мәчеттә әзерләнгән иде.

Омскиның "Умырзая" ансамбле өлкәнең Тау авылында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00

Концерттан соң авыл идәрәләре башлыклары яисә клуб хезмәткәрләре рәхмәтләрен җиткерделәр, "Умырзая"ның чыгышлары безнең район үзешчәннәре өчен остаханә булып тора, дигән фикерләр әйттеләр, Тевриз районының башлыгы Вячеслав Тарасовның рәхмәт хаты тапшырылды.

Әйтергә кирәк, Тевриз районына барып, меңнән артык чакрымнарны урап кайткан "Умырзая" ансамблен транспорт белән тәэмин итүче Омскиның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, эшмәкәр Тамир Алимбаев булды.

Соңгы вакытта "Умырзая" ансамбле шәһәр күләмендә дә кайбер чараларда актив булды. Ансамбль Кызыл Гвардия мәдәният йортында куелган гомуми концертта җыр һәм бию белән катнашып көчле алкышлар яулады. "Умырзая"ның бер төркем үзешчәннәре күптән түгел шәһәр читендә урнашкан "Нежински" геронтология үзәгенә барып, анда яшәүче өлкәннәр алдында чыгыш ясап кайттылар.

Күптән түгел генә "Умырзаяның" төп өлеше Омскиның Осташково бистәсендә урнашкан хезмәт белән төзәтү колониясендә концерт куйды. Мондый концертларда коллектив сәхнәгә милли костюмнарда чыга, татар җырларын, биюләрен тәкъдим итә, шулай ук урыс телендә дә җырлар башкара.

Декабрь аенда "Умырзая" ансамбле яңа концерт програмы белән үз тамашачысы, ягъни татар халкы өчен дә чыгыш ясады. Концерт шәһәр үзәгендә урнашкан "Сибиряк" сәнгать һәм мәдәният йортында үтте.

XS
SM
MD
LG