Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Исламга китү – милләттән китүгә әйләнде"


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы. Уфа, 11 гыйнвар 2014
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы. Уфа, 11 гыйнвар 2014

11 гыйнвар Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда узган елга оешма эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2014 елга эш планы өлгесе каралды. Шулай ук дини һәм милли оешмалар белән эшчәнлек мәсьәләләре тикшерелде.

Татар иҗтимагый үзәге елдагы тәүге утырышын уздырып, узган елга йомгак ясады, агымдагы елга эш планы кабул итте. Беренче көн тәртибе буенча ТИҮ рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов чыгыш ясады:

“Узган елда безнең оешма нибары бер каршылык чарасы уздырды. Ул 30 май татар телен яклап узган пикет. Декабрьдә кеше хокукларын яклап үткән пикетта ТИҮ әгъзалары катнашып, үз байрагыбыз астында тордык. Шулай ук ел барышында кайбер башка каршылык чараларында катнаштык, ләкин үзебез уздырганы берәү генә. Бу бик аз, әлбәттә. Узган елда Татарстанның “Азатлык” яшьләр хәрәкәте белән уртак эшләр башкардык. Башкортстандагы күренекле татарлар яшәгән авылларга сәяхәт оештырдык. Башкорт һәм башка милләт вәкилләре булып йөргән шәхесләрне биргән татар авылларында булып, халык белән очраштык. Кайбер язмалар интернетка да куелды. Бу да гадел тарихны кайтаруда зур эш, моны агымдагы елда да дәвам итәргә кирәк булыр. Моңа кадәр рәсми Татарстан да, андагы татар оешмалары да безнең тавышка колак салганнары юк иде. Наил Нәбиуллин җитәкләгән оешма бу юнәлештә беренче карлыгач булды. Алар Башкортстандагы безнең проблемаларны эчтән өйрәнеп, безнең белән эшчәнлек урнаштырды. Югыйсә, Казаннар читтән торып өйрәтеп утырырга гына беләләр иде. Шул ук тел мәсьәләсендә булсын, алар башкорт белән дуслык бәрабәренә Башкортстан татарларының тел статусына ия булуын таныганнары булмады.

Узган елда ТИҮ оешмасына әгъзалык керттек, беренче кенәгәләр тапшырылды. Оешма, гадәттәгечә, һәр атна саен диярлек утырышларын уздырып торды. Аларда көнүзәк мәсьәләләр каралды. Дөрес, ул утырышларның нәтиҗәләре зур түгел, ләкин андый чаралар да кирәк. Ел барышында 50гә якын утырыш уздырдык.”

Икенче көн тәртибе буенча агымдагы елга чаралар уздыру өлгесе каралды. Утырышта катнашучылар фикерләрен туплаганнан соң аның белән ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдинов таныштырды:

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов
“ТИҮ республикада радикал карашлы оешма булып исәпләнә. Шуңа каршылык чараларын да бездән көтәләр. Агымдагы елда без ким дигәндә һәр өч айга бер тапкыр урам җыеннары, пикетлар уздырырга тиеш. Кеше хокукларын яклау, халыкара туган тел көннәрендә мотлак каршылык чаралары узарга тиеш. Ел барышында татар телен саклау буенча бер фәнни-гамәли конференция уздырырга тиешбез. Башкортстан парламенты депутатлары, атап әйткәндә, урыс патриотлары башы Заһир Хәкимов, мөхтәрият җитәкчесе Римма Үтәшева, сәхнә йолдызы Айдар Галимов һәм тагы кайбер милләттәшләребезне чакырып парламент дәрәҗәсендә тел, мәгариф проблемаларын чишү юллары турында сөйләшүләр уздыру планлаштырыла. Шулай ук агымдагы елда оешма аерым-аерым темаларга түгәрәк өстәлләр уздырачак. Мәсәлән, республикадагы татар мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырып, матбугатта, радио-телевидениедә татар проблемаларын яктырту дәрәҗәсе, ул мәгълүмат чараларының татарга ни дәрәҗәдә хезмәт итүен тикшерерү кирәк. Шулай ук татар зыялылары белән түгәрәк өстәл оештырып, интеллигенциянең милләтне үстерүгә өлеш кертү мөмкинчелеге турында сөйләшәчәкбез. Ел барышында дини оешма җитәкчеләре белән түгәрәк өстәлләр оештыру да планлаштырыла.”

Дини һәм милли оешмалар белән эшчәнлек мәсьәләсендә иң кайнар чыгышны Рамил Хөсәенов ясады:

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов
“Мәчетләрдә вәгазьләрнең күпчелеге урыс телендә укыла. Аларда ил җитәкчелегенә, сәясәткә ләббәйкә укыйлар. Телне бетергән, мәгарифкә балта чапкан, руханиларны эзәрлекләгән ил башларына имам-хатыйбларыбыз, муллаларыбыз рәхмәт яудыра. Милләтпәрвәр дин җитәкчеләребез бик аз. Бездә исламга китү – милләттән китү кебек. Алар милләт проблемаларын белми һәм белергә дә теләми, үз дөньяларында яши. Һәм ул дөньялары күбрәк дин белән кәсеп итүгә әйләнә. Кайда православ җитәкчеләре кебек халыкны үз артыннан ияртердәй безнең белемле, оратор руханиларыбыз? Без исламга баткан, маңгаен җимергән милләттәшләребезне коткарып калырга тиеш”.

Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Айрат Гыйниятуллин:

Айрат Гыйниятуллин
Айрат Гыйниятуллин
“Ислам дине заманында татар милләте сакланып калуга булышлык иткән. Соңгы чорда алар милләттән аерылды. Мөселман булу өчен татар булу мөһим түгел дип куерталар. Болар барсы да милләтне бетерүгә юнәлдерелгән. Без моны аңлап бергә эшләү юлларын эзләргә тиеш. Белүегезчә, узган ел Татарстандагы, 2012 ел Башкортстандагы диндәшләребезгә басымнар булды. Димәк, кемнәргәдер ислам бик куркыныч, басымнар шуңа бара. Без уртак тел табарга, аларга басым булганда якларга тиеш. Югыйсә, алар үзләрен-үзләре яклау дәрәҗәсенә җитә алганнары юк. Күрәсең, монда һаман да шул, диннең кәсепкә әйләнүе сәбәпчедер.”

Утырышның “төрлеләр” дигән өлешендә оешманың яшьләр бүлеге рәисе Алмаз Хәбибуллин чыгыш ясады:

Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин
“Узган елда мәктәп укучылары арасында Конституцияне никадәр белүләре уңаеннан фикер белешү уздырган идек. Нәтиҗәләр бик хөрт булып чыкты. Укучылар Конституция маддәләренең хәтта иң кирәклеләрен дә белми. Элек иҗтимагый фәннәр яхшырак укытыла иде. Монда, бәлки, төп канунның дәрәҗәсе төшүе дә сәбәпчедер. Агымдагы елда Конституцияләргә үзгәрешләр кертеләчәк диләр. Без кичекмәстән президентка, парламентка хатлар җибәреп, кеше хокукларын яклаучы мәддәләрне кертүне таләп итәргә тиеш. Конституциянең абруен шундый маддәләрсез күтәреп булмый.”

Утырышта шулай ук башка көнүзәк мәсьәләләр дә тикшерелде.

Шулай, ТИҮ татар оешмалары арасында елдагы беренче утырышны үткәреп, шундый эш планы өлгеләрен тикшерде. Ул алдагы утырышларда тагы да тулыландырылачак.
XS
SM
MD
LG