Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күк бүре" башкорт зыялыларын куркаклыкта гаепли


"Күк бүре" Башкортстан Конституциясе көне уңаеннан пикет уздырды, декабрь 2013
"Күк бүре" Башкортстан Конституциясе көне уңаеннан пикет уздырды, декабрь 2013

Уфадагы "Күк бүре" милли оешмасы башкорт зыялыларына мөрәҗәгать белән чыкты. Үзен республика хакимиятенә оппозициядә торучы бердәнбер үзәк дип атаучы бу оешма милләт зыялыларын куркаклыкта һәм милли мәнфәгатьләрне сатуда гаепли.

"Күк бүре" оешмасы вәкилләре кабул иткән күләмле мөрәҗәгать бүгенге көндә республиканың хокукларын яклап чыгыш ясаучы башкорт милли көчләренең булмавына зарлана. Аеруча милләт зыялыларының Башкортстанның киләчәк язмышы өчен битараф булуына нәфрәтләнә күкбүречеләр. Республиканың элекке елларда яулаган сәяси казанышларыннан артка чигенүендә, республика президенты атамасының “башлык” дип үзгәртелүендә, башкорт телен укытуның кысылуында һәм башка шундый югалтуларда нәкъ менә башкорт зыялылары һәм башкорт милли оешмалары җитәкчеләре гаепләнә.

"Безгә бүген үзебезнең башкорт интеллигенциясе өчен оят. Нәрсә булды сезгә? Кайда югалдыгыз сез? Кайда безнең башкорт язучылары, укытучылар, галимнәр, артистлар, рәссамнар һәм башка зыялыларыбыз? Сез бит үзегезнең битарафлык белән заман яшьләренә начар үрнәк күрсәтәсез", - дип әрнешә мөрәҗәгатьне язучылар.

Белдерүдә башкорт милли оешмаларына, аеруча Бөтендөнья Башкорт корылтае җитәкчеләренә таякның юан башы төшә. Бөтендөнья Башкорт корылтае җитәкчелегенә хакимиятләр сүзеннән чыкмаучы “бабайлар” һәм рәсми түрәләр кереп тулган, дип әйтелә мөрәҗәгатьтә. Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев милли мәнфәгатьләрне яклауда бармакка бармак та сукмауда гаепләнә. Узган елда Башкортстан парламентына депутат булып сайлангач, башкорт халкы ихтыяҗларын санга да сукмый, дип әйтелә аның хакында.

"Румил Азнабаевка Бөтендөнья Башкорт корылтае җитәкчесе вазифасыннан китү таләп ителә, әмма ул китми, чөнки аңа президент Рөстәм Хәмитов китмәскә куша. Ул китми, чөнки улының бизнесына зыян китерәсе килми, шулай ук кызы да хөкүмәттә хезмәттә", дип белдерелә мөрәҗәгатьтә.

Белдерү азагында берничә таләп тә куела. Менә алар:
  1. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе вазифасына яңа сайлаулар үткәреп, бу вазифага башкорт халкының элекке елларда яулаган казанышларын, шул исәптән, суверенлык турындагы билгеләмәне, президент атамасын һәм башка өстенлекләрне кире кайтарырдай бәйсез шәхесне сайларга;
  2. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзалыгыннан һәммә рәсми түрәләрне куып чыгарырга һәм андагы вәкилләрнең яртысын яшьләр арасыннан сайларга;
  3. Башкортларның чираттан тыш IV корылтаен үткәрергә.
"Күк бүре" вәкилләре үзләрен соңгы вакытта кеше хокукларын яклаучы җәмәгать оешмасы дип тә йөртә. Әмма анда актив катнашучылар саны бик аз. Урам җыеннарына чыкканда да аларның сафы сыек була. Һәм әлеге мөрәҗәгатьнең дә башкорт милли зыялыларын уята алуына өметләр зурдан түгел, билгеле. Моны алар үзләре дә таный.

Мөрәҗәгать 22 гыйнварда кабул ителгән һәм ул бу оешманың интернет сәхифәсендә урнаштырылган. Белдерүне шулай ук башка бәйсез электрон мәгълүмат чаралары да күчереп бастыра.
XS
SM
MD
LG