Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар урыс белән мигрантлар арасында татулык урнаштыра аламы?


Мәскәү диварында ксенофобик язу
Мәскәү диварында ксенофобик язу

Мәскәүдә ксенофобиягә каршы комитет утырышында “Хайтарма” фильмын күрсәтү турында сүз булган. Урыс үтәмилләтчеләре инде полиция белән бергә мигрантларга каршы рейдларга йөри.

Ксенофобиягә каршы комитет утырышы чәршәмбе көнне Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында узган. "Мөселман халыклары үсеше фонды" рәисе Гаяр Искәндәров сүзләренчә, анда “Яблоко” фиркасеннән, “Мемориал” оешмасыннан, Мәскәү-Һелсинки төркеменнән, үзбәк, таҗик оешмалары хәрәкәте вәкилләре катнашкан.

Билгеле булганча, узган айда Төньяк Кавказ иҗтимагый оешмалары Мәскәүдә кавказофобиягә һәм исламофобиягә каршы митинг уздырырга ниятләгән иде, әмма хакимият аларга рөхсәт бирмәде. Искәндәров әйтүенчә, комитет утырышына бу митингны оештыручылар чакырылса да алар килмәгән.

“Мемориал” оешмасы вәкилләре исә бу кавказофобиягә каршы митингны уздырырга теләүчеләр белән күрешеп сөйләшергә тәкъдим ясады, чөнки алар үз чараларына миллион кешене чакырачакларын әйткән иде. Аларның таләпләрен белергә кирәк.

Икенче яктан мондый митинглар куркыныч. Без аларны “Марш ненависти” чарасына да чакырган идек. Без анда исламофобия, мигрантофобия, кавказофобиягә юл куймаска дигән шигарләр белән чыктык. Алар анда да килмәде. Килеп үз таләпләрен җиткерсеннәр иде”, ди Искәндәров.

Мәскәү татарлары мигрантларга каршымы?

Комитет утырышында ксенофобиягә каршы торуның бер юнәлеше буларак урыс булмаган халыкларның мәдәнияте белән таныштыру тәкъдим ителгән.

“Шул нисбәттән май аенда Дуслык маршы уздырырга уйлыйбыз. "Яблоко" фиркасе бинасында "Хайтарма" фильмын күрсәтергә план бар. Анда журналистларны да чакырып шуның эчтәлеге турында сөйләшүне күздә тотабыз. Аннары көзен ксенофобиягә каршы форум үткәрәсебез килә. Төрле халыкларның тарихы белән таныштыру планда тора. Әлбәттә бу эшләр өчен финанс чыгымнар кирәк, акча булмаса берни булмас”, ди Гаяр Искәндәров.

Гаяр Искәндәров
Гаяр Искәндәров
Аның сүзләренчә татарлар Русиядә туып үскән халык буларак ксенофобик карашларны бетерүгә үз өлешен кертә ала, чөнки мөселман буларак читтән килгән мигрантларның да яшәешен яхшы белә.

“Шул ук вакытта Мәскәү татарлары арасында да мигрантларга каршы булучылар күп. Мигрантлар арасында бит караклар да бар. Кайберләре килеп эш таба алмый. Таҗиклар Русиягә килгәч аракы эчүгә сабыша. Монда килгәч бозыла башлыйлар. Аларны кызганабыз, әмма алар белән күп начарлыклар да килә.

Әлбәттә мигрантларның җырлый да биисе дә, гореф-гадәтләрен дә саклыйсы килә. Шуңа аларга шартлар тудырырга кирәк. Ә алар монда кол кебек.

Мисал өчен җир себерүчеләр хезмәт хакларының яртысын гына ала, ә тагын яртысын түрәләр үз кесәләренә тыгып куя . Бу өлкәдә коррупция бик көчле. Полиция дә, түрәләр дә сатылган. Менә “Мемориал” оешмасы полициянең мигрантлар белән эшчәнлегенә бәйле тикшерү уздырган. Атнакич “Сова” оешмасы ксенофобия турында үз хисабын тәкъдим итәчәк”, диде ул.

Мигрантларга һөҗүмнәр төрле исемнәр йөртә

Чыннан да 13 февраль көнне “Сова” үзәге узган елда Русиядәге ксенофобия турындагы хисабын чыгарды. Анда әйтелгәнчә, узган елны Русиядә мигрантларга һөҗүмнәр арткан. Моннан тыш “ярымкануни” көч куллану, ягъни полиция белән мигрантларга каршы рейдка үтәмилләтчеләрнең да чыгуы күбәйгән. “Сова” җитәкчесе Александр Верховский сүзләренчә, рейдларга чыккан үтәмилләтчеләр үзләрен дәүләткә ярдәм итүче, ягъни мөһим эш эшләүчеләр кебек хис итә башлаган.

Александр Верховский
Александр Верховский
Соңгы елларда рөхсәтсез яшәүче мигрантларны аулау чараларында да үтәмилләтчеләр кулланыла башлаган. Кайдадыр ул “Русская зачистка”, кайдадыр “Светлая Русь” дип атала икән.

Әгәр берничә ел элек ксенофобик нигездәге һөҗүмнәр кимеп килсә, хәзер тагын арта башлаган. Узган елны 20 кеше үтерелгән. Аеруча да мондый көч кулланулар Мәскәү белән Петербурда күп.

Азатлык узган ел азагында Мәскәүдә милләтара нәфрәт нигезендә Казакъстан һәм Дагыстаннан килгән хатын-кыз үтерелгәнен язган иде. Аның берсенең башын ярып суга ташласалар, икенчесенең терсәктән кулларын һәм төздән аяклары чабып төшереп аны мәетнең өстенә куйганнар һәм корсагында тәре рәвешендәге билге калдырганнар. Әлеге хатын-кызларның берсенә 32, икенчесенә 27 яшь булган.

“Сова” хисабы: Үтәмилләтчеләр җилкәләрен киңәйтте

“Сова” үзәге хисабында билгеләнгәнчә, нәфрәт сәбәпле һөҗүмнәр өчен хөкем итүләр соңгы елны кимегән, шул вакытта ниндидер милләтчел белдерүләр өчен мәхкәмәгә тартулар арткан.

“Мисал өчен кемдер интернетта бер ролик куйган ди. Әлбәттә ул начар, ниндидер чаралар күрелергә тиеш, әмма бу урамда кешегә пычак белән һөҗүм итүгә караганда ул кадәр үк куркыныч түгел. Шулай итеп пычак белән һөҗүм итүчеләрне мәхкәмәгә тарту азайганнан-азая, ә роликлар өчен арта. Полиция нигездә мөһим эшкә караганда үзенә җиңел эш белән шөгыльләнүне кулайрак күрә”, ди Верховский.

Аның сүзләренчә, узган елны башланган мигрантларга каршы кампания инде үз нәтиҗәсен озак көттермәде һәм җәмгыятьтә ксенофобик карашлар тагын да артты һәм үтәмилләтчеләр үзләрен тагын да иркенрәк хис итә башлады. Шуңа “Сова”ның 2013 елга хисабы “Үтәмилләтче җилкәсен киңәйтте. Ксенофобяи белән радикаль милләтчелек һәм аңа каршы тору” дип атала.

Гаяр Искәндәров дәүләт мөселманнарга, мигрантларга каршы халыкны үзе котыртты дип саный.

“Бөтен фильмнарда мөселманнар начар итеп күрсәтелә, менә "Орда" фильмы чыкты. Мигрантлар коллар кебек яши, авырсалар да дәвалана алмыйлар, яшәү урыннары кайберләренең идән астында. Ә халык хаман аларны гаепли. Гаеп мигрантта түгел, ә хуҗаларда. Бездә системный кризис һәм аны ничек тә булса бетерергә кирәк.

Дәүләт инде хәзер үзе дә курка. Мәсьәлән Русия мәдәният министрлыгына урыс булмаган милләтләргә багышланган чаралар уздыру турында йөкләмә килгән. Безнең дәүләттә бит ике баш. Без җыелышып таләпләребезне җиткерсәк, безгә кирәк баш өстенлек итәчәк, ә сөйләшүләр бармаса проблемнарга игътибар итүче дә булмаячак”, ди ул.
XS
SM
MD
LG