Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым бәйсезлек игълан итте һәм Русиягә алуны сорады


Референдумнан соң Кырып парламенты янында
Референдумнан соң Кырып парламенты янында

Кырымда якшәмбе көнне үткән референдумда катнашучыларның 96,8 проценты Русиягә кушылуны яклавы белдерелгәннән соң, Кырым парламенты бәйсезлек игълан итте һәм Русиягә кушылу теләге турында Мәскәүгә рәсми мөрәҗәгать юллады.

Кырымда якшәмбе көнне үткән референдумда катнашучыларның 96,8 проценты Русиягә кушылуны яклавы белдерелгәннән соң, Кырым парламенты бәйсезлек игълан итте һәм Русиягә кушылу теләге турында Мәскәүгә рәсми мөрәҗәгать юллады.

Дүшәмбе көнне узган махсус утырышта Кырым парламенты зур күпчелек белән Украинадан бәйсезлек декларациясен яклап тавыш бирде. 100 урынлы Кырым парламентында 85 депутат бу декларацияне хуплады.

Кырым депутатлары шулай ук Берләшкән милләтләр оешмасына һәм барлык дәүләтләргә мөрәҗәгать итеп Кырымның бәйсез дәүләт булуын тануны сорады. Кырым вәкилләре алга таба ничек эш итү турында киңәшләшү өчен Мәскәүгә юнәлде.

Кырымда Русия хәрбиләре дип исәпләнгән, әмма бернинди тамгалары булмаган кораллы кешеләр арасында уздырылган референдумны Украина хөкүмәте дә, Көнтбатыш илләре дә танымый.

Дүшәмбе көнне Европа Берлеге һәм Кушма Штатлар алдан вәгъдә иткәнчә Русия һәм Украина рәсмиләренә каршы чикләүләр игълан итте. АКШның чикләүләргә дучар түрәләр исемлегендә 11 рәсми булса, Европа Берлеге исемлегендә 21 кеше.

АКШ исемлегендә җиде русияле һәм дүрт украиналы. Русиялеләр – Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко, президент ярдәмчесе Владислав Сурков, президент киңәшчесе Сергей Глазьев, премьер-министр урынбасары Дмитрий Рогозин, Дума депутатлары Елена Мизулина, Леонид Слуцкий, Федерация шурасы әгъзасы Андрей Клишас.

Инде АКШның бу чикләүләреннән мыскыллап көлү дә башланды. Рогозин Twitterда: “Менә миңа да дөньякүләм танылу килде. Иптәш Обама, ә чит илләрдә хисаплары да, милке дә булмаганнарга нишләргә? Сез бу турыда уйламадыгызмы, әллә?” ди Рогозин һәм “Минемчә, АКШ президентының фәрманын ниндидер шамакай язган”, дип көлә.

АКШ исемлегендәге Украина рәсмиләре – хакимияттән бәреп төшерелгән Виктор Янукович, “Украина сайлавы” исемле оешманы төзүче Виктор Медведчук, Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов һәм Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов.

Европа Берлеге исемлегендәге рәсмиләрнең исемнәре әлегә игълан ителмәде.

Июнь аенда Сочида планлаштырылган Европа Берлеге – Русия саммиты булмаячак. 21 мартта исә Брюссельдә Европа Берлеге һәм Украинаның яңа хакимияте арасында Ассоциация килешүенең сәяси шартлары килешүе имзаланачак.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон Европа чикләүләр кертүне карар иткәндә Русиягә “мөмкин кадәр көчле сигналлар” җибәрергә тиеш, диде.

Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорски
Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорски
Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорски: “Бу – Кырым “аншлюсы” һәм халыкара җәмәгатьчелек моны җавапсыз калдыра алмый. Референдум конституциягә дә, канунга да туры китереп үткәрелмәде һәм халыкара җәмәгатьчелек аны танымаячак. Һәм бу Европа берлегенең әйткәннәрен эшләячәген аңлата”, диде.

Русия исә референдум халыкара кануннар нигезендә узды дип тәкърарлый.

Русия президенты Владимир Путин Кырымны Русиягә кушу мөмкинлеге турында сишәмбе көнне Дәүләт думасы һәм Федерация шурасының уртак утырышында чыгыш ясарга җыена.

Кайбер депутатлар Кырымны Русиягә кушуның формаль яклары – бары тик вакыт мәсьәләсе генә булуын белдергән иде. Әмма Русиягә яңа төбәкләрне кушуны гадиләштерү турында канун өлгесен әзерләп тапшырган депутатлар 17 мартта аны кире алырга мәҗбүр булды. Венеция комиссиясе бу канун өлгесе халыкара нормаларга каршы килә дип белдерде. Әзерләнгән канун өлгесе берәр ят төбәкне Русиягә кушу өчен анда үткәрелгән референдум нәтиҗәләре җитәрлек дип саный. Ә гамәлдәге канун нигезендә исә берәр төбәкне Русиягә алу өчен ул төбәкне контрольдә тоткан илнең Русиягә мөрәҗәгать итүе кирәк. Ә Украина Кырымны Русиягә бирергә җыенмавын ачык итеп белдерде.

Кырым парламенты шулай ук Украинаның ярымутраудагы барлык милке Кырым республикасына күчерелүен игълан итте.

Парламентның тагын бер карары әйләнешкә Русия рубльләрен кертү турында. Әлеге карарга күрә, рубльләр әйләнештә Украина һривнясы белән бергә булачак, һривня 2016 елның 1 гыйнварыннан Кырымда әйләнештән чыгарылачак.

Парламент рәисе Владимир Константинов Кырымдагы Украина хәрби бүлекләренең таратылачагын да белдерде.

Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов Кырымның 30 марттан Мәскәү вакытына күчәчәген игълан итте.

Дүшәмбе көнне Украина Югары радасы президент вазифаларын башкаручы Александр Турчиновның 40 мең кешелек өлешчә мобилизация үткәрү карарын хуплады.

Украинаның Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы секретаре Андрей Парубий парламентта чыгыш ясап 20 мең резервистның армиягә, калганнарының яңа төзелгән Милли гвардиягә кушылачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG