Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталинның ГТО програмын торгызу сугышка әзерлек түгелме?


Владимир Путин
Владимир Путин

Путин "Готов к труду и обороне" програмын кире кайтара. Совет чорында бу програм үсмер балаларны мәктәптә үк сугышка әзерләү, граната атарга, утлы корал белән эш итәргә өйрәтү өчен кулланылды.

Русиянең яңа пропаганда аппараты җитәкчесе Дмитрий Киселев Мәскәүнең АКШны нурланышлы көл өеменә әйләндерә алуы турында кисәтү ясаганнан соң күп тә үтмәде, Русиянең үз ракеталарын Аргентинада урнаштырачагы хәбәр ителде. Аеруча куркынычлы мондый коралларны Путинның дөньядагы башка күп кенә урыннарга да куярга җыенуы турында белдерелде.

Шулай итеп Кырымны аннексияләүдән соң, бу бары тик тарихи дөреслекне торгызу гына, кимсетелүче урысларны яклау гына дип тынычландырырга тырышучыларга, 1936 елгы Олимпия уеннарын уңышлы оештырган һәм анда иң күп медальләр яулаган Германиянең чит илдәге алманнар хокукларын якларга керешүе белән чагыштыруны урынсыз дип инкяр итүчеләргә инде хәзер Путинның ниятләре зуррак булуын кире кагу кыенлаша. Кырымтатарлар да, украиннар да, бар дөнья да аптырап карап торганда Русия хәрбиләре бер-бер артлы Украинаның Кырымдагы хәрби бүлекләрен, хәрби корабларын басып ала.

Русиянең үз халкы да, эш урыннарыннан мәҗбүри-ихтыяри рәвештә җибәрелеп, элекке (коммунизм җимерелгәннән соң да хакимияттә калган) обком җитәкчеләре чыгыш ясый торган митингларда "ура" кычкыра-кычкыра сугыш хәленә кереп бара кебек. Инде тиздән халыкны атом бомбасы шартлаганнан соң кая качарга, кайсы якка таба йөгерергә кирәклегенә дә өйрәтә башларлар. Әле менә дүшәмбе көнне генә Путин Сталин чорында, 1931 елда гамәлгә кертелгән ГТО ("Готов к труду и обороне") програмын кире кайтарырга кушты. Спортны идеологик һәм патриотик тәрбия белән берләштерүче бу програм халыкның үзе теләгәнчә яшәү омтылышының корбаны буларак 1991 елда җан тәслим кылган иде.

2014 елның сентябрь аеннан бар ил буйлап ГТО яңартыла. XXI гасыр ГТОсы нинди булачагын күрергә биш ай гына вакыт калып бара. Әгәр Путин чыннан да тарихны кире борырга теләгән икән, мондыйрак тормышка әзерләнергә кирәк дигән сүз.

Бу програмның 16-18 яшьлекләр өчен каралган "Сила и мужество" дип аталган өлеше сугыш әзерлеген дә үз эченә ала иде. Үсмер балалардан йөгерү, йөзү, чаңгы шуу гына түгел, граната ату һәм утлы коралдан төз ату да таләп ителә иде. Хәзерге балаларга да диварларда "СССРны сакларга әзер бул -- төз атарга өйрән!" дигән шигарләргә охшаш язуларны күрергә һәм бүген яки иртәгә сугыш башланырга мөмкин, атом бомбасы шартласа кая сыенырмын дип даими әзерлек хәлендә яшәргә туры киләчәктер инде.

40-60 яшьлек ирләр һәм 35-55 яшьлек хатын-кызлар ГТОның "Бодрость и здоровье" дип аталган җиңелрәк өлешендә катнашты. "Физическое совершенство" дип аталган, 19-39 яшьлек ирләр һәм 19-34 яшьлек хатын-кызлар өлешендә дә, өлкәнрәкләрнекендә дә, ирме-хатынмы булуына карамастан һәркем утлы коралдан ата белергә тиеш иде.

ГТО програмы ел саен илкүләм бәйгегә әверелеп җиңүчеләр медальләр ала һәм дәүләт телевидениесе йолдызларына әверелә, аларга дан җырлана иде. 1975 елда СССРда бу ярышларда 37 миллионлап кеше катнашты.

Путин әлеге програмны торгызу карарында аны ни өчен кире кайтаруын белдерми. Бары тик ГТОның 11 төрле яшь категориясенә бүленүе һәм президентның ел саен әлеге програмның ничек үтәлүе турында хисаплар кабул итәчәге белдерелә.
XS
SM
MD
LG