Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт-Прага" мәктәбе Татарстан мәнфәгатен кайгыртачак"


2010 елда узган "Сәләт-Прага" мәктәбендә академик Әхмәт Мазһаров лекция укый
2010 елда узган "Сәләт-Прага" мәктәбендә академик Әхмәт Мазһаров лекция укый

2007-2010 елларда уңышлы гына эшләп алган "Сәләт-Прага" мәктәбе үзенең эшен яңарта. Бу атнада Казанда быелгы мәктәпкә яшьләрне туплау эше тәмамлана.

Быелгы "Сәләт-Прага" мәктәбе 25 апрельдән алып 6 июньгә кадәр Казан һәм Прага шәһәрләрендә үтәчәк. Ул өч өлештән торачак: беренче һәм өченче өлешләре Казанда, икенче өлеше 4-16 май көннәрендә Чехия башкаласында узачак.

Бәйге нәтиҗәсендә сайлап алынган кырыклап кеше – мәктәпнең югары сыйныф укучылары, студентлар, яшь белгечләр – берничә төркемгә бүленеп махсус проектлар башкарырга һәм ахырда аларны якларга тиеш булачак.

Оештыручылар сүзләренчә, Татарстан балалары Прагага барып укыса да, республика мәнфәгатьләрен уйлап эш итәчәк. Мәктәптә катнашырга теләгән егет-кызларга татар, рус, инглиз телләрен камил белү таләбе куелган. Болар турында проект әйдаманнары Татмедиа агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

"Прага мәктәбен 2007, 2008, 2010 елларда эшләтеп карадык, уңышлы узды. Әмма даими финанслау булмау сәбәпле тукталган иде. Хәзер Татарстанның яңа мәгариф министры белән аңлашып, бу проектны кабаттан эшләтергә булдык. Без аны дәвамлы, даими итәргә телибез. Нәтиҗәсен бергәләп карарбыз. Прагадан тыш урыннарда да үткәреп була дип уйлыйм. Башка илгә чакырсалар, баш тартмаячакбыз", диде "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов.

Аның сүзләренчә, "Сәләт-Прага" мәктәбендә укыту республика күзлегеннән чыгып башкарылачак. Татарстанга кирәкле белгечләрне әзерләячәкләрен белдерде ул. Оештыручылар төп юнәлешләрдән IT технологияләр, һуманитар фәннәр, журналистика булачагын да әйтте. Азатлык хәбәрчесе "Сәләт" проектлары авторына берничә сорау бирде.

– Илдәге соңгы вазгыятьләр дә шуны күрсәтә, Европада кыйммәтләр, карашлар башка төрле, Татарстан яшьләре анда китеп аларны үзләштереп, монда кайткач җирле гомум карашлар белән каршылыкка очрамасмы?

– Бу бигрәк тә берәм-берәм барган балалар өчен урынлы сораудыр. Алар ярты елга, бер елга китәләр. Ул киң таралган күренеш түгел. Башында акылы булучылар монда кайтып, җирле мохиткә, безгә кушылып китәләр. Елмаеп әйткәндә, ике-өч атна эчендә алар "бозылып" өлгермәячәк. Алар бер йодрык, бер төркем булып укып, анда туган идеяләрен Татарстанга файдалы итеп тормышка ашырачак дип өметләнәм.

– Сәләт вәкилләре иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышта актив катнашалармы? Сез журналистлар әзерләүгә дә игътибар иттегез, Европа журналистлары бит бик актив эшли һәм вакыйларны ничек бар шулай күрсәтергә тырыша. Русия журналистлары исә киресенчә, бер яклы..

– Ничек бар, шулай, кем ничек күрә, шулай. Берәү әйтә – ничек бар, шулай күрәм, син – алай түгел, ди. Һәркемнең үз дөреслеге. Тәрбиядән дә килә ул. Бер үк алманы кемдер төче, кемдер әче, кемдер яшел, дияргә мөмкин. "Сәләт" яшьләренә килгән вакытта, бик күп журналистлар үсеп чыкты. Шактые телевидениедә, газет-журналларда мөхәррирләр булып эшли. Үзләре ничек уйлыйлар, шулай язарга, эшләргә тырышалар. "Сәләт"тә балаларга куркып тормаска, үз фикереңне әйтергә өйрәтәбез. Бездә уку-укыту мохите хөкем сөрә. Инде тормышта ничек эш йөрткәннәрен үзегез күрәсез", диде Җәүдәт Сөләйманов.
"Сәләт-Прага" мәктәбе эшен яңарта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:57 0:00

Оештыручылар фикеренчә, Прага мәктәбен "Сәләт"неке генә дип әйтү дөрес түгел. Ул республика күләмендәге зур әһәмияткә ия проект санала. 2007 елда башланган бу проектны яңарту кирәклеге турында узган ел Чехиядә эшлекле сәфәр вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та әйткән булган. "Сәләт"леләр илләр арасындагы каршылыкларга карамастан, президент сүзе тормышка ашыр дип ышана.
XS
SM
MD
LG