Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае Хәмитовтан "дуслыкны бозучы" гамәлләрне чикләвен үтенә


"Кызыл таң"ның Татарстанда әзерләнгән "шикле" кушымтасы
"Кызыл таң"ның Татарстанда әзерләнгән "шикле" кушымтасы

Бөтендөнья башкортлары корылтае Әлмәт театрының Уфадагы җәнҗалы уңаеннан мөрәҗәгать кабул итте. Анда "Нур" театры һәм "Кызыл таң" гәзитенең "Без - бергә" кушымтасы хакында да борчылулар белдерелгән.

Бөтендөнья башкортлары корылтае мөрәҗәгатендә Әлмәт театрына бәйле шулай диелгән: "Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектаклендә этик тәртипләрне бозган диалоглар яңгыраган. Шул уңайдан Бөтендөнья башкортлары корылтае республика халыкларын каршы куйган бу провокациягә протест белдерә һәм мәдәният министрлыгыннан моңа охшаш төркемнәрнең гастрольләрен тыярга чакыра".

Башкорт корылтае билгесе
Башкорт корылтае билгесе
Корылтай әлеге мөрәҗәгатьтә башка мәсьәләләрне дә күтәрә. Шулар арасында Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры һәм республика татарларының "Кызыл таң" гәзитенә бәйле юллар да бар. Уфа “Нур” татар театры хакында шулай диелгән: “Нур” театры соңгы чорда низамнамәсеннән читкә китеп төрле җәмәгатьчелек оешмалары катнашлыгында күңел күтәрү эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлады. Дәүләт театры репертуарында булган спектакльләре аша халыкта милли килешү һәм күршеләр арасында туганлык тәрбияләргә тиеш”.

Мөрәҗәгатьтә “Кызыл таң”га бәйле шундый юллар бар: “Безне дәүләт гәзите аша Башкортстан республикасы территориясенә республикадан читтә әзерләнгән шикле кушымта таратучы “Кызыл таң” эшчәнлеге дә бик борчый”.

Мөрәҗәгать Башкортстан автономиясенең 95 еллыгы билгеләнгән чорда мондый провокацияләрнең аеруча әхлаксыз булуын ассызыклый һәм республика халкының намус һәм абруен саклау гаранты буларак президент Рөстәм Хәмитовтан милләтара киеренкелек һәм дуслыкны бозучы гамәлләргә юл куймавын сорый.

Әлеге мөрәҗәгать уңаеннан тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков фикерләре белән бүлешеп, шуларны хәбәр итте:
Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков
“Нур” театрының репертуар сәясәте татар җәмәгатьчелеген дә канәгатьләндерми. Чөнки анда, башлыча, комедияләргә генә өстенлек бирелә. Милли үзаңны күтәрердәй җитди әсәрләр куелмый. Ләкин бу мөрәҗәгать шул уңайдан борчылудан кабул ителмәгән. Аларның төп дәгъвасы - татар театрының татарга хезмәт итүеннән курку. Чөнки соңгы чорда татар сылуларының “Нәүрүз сылуы” бәйгесе әлеге театрда узды. Ай саен “Кызыл таң” гәзите район көннәрен театр бинасында уздыра.

Корылтай татар театрының татар җәмәгатьчелегенә йөз белән борылуыннан, аңа хезмәт итүеннән курка. Безнең чаралар уздырырга башка биналарыбыз юк. Уфаның эластомер әйберләр һәм тимер конструкцияләр эшләп чыгару заводының (элекке РТИ) мәдәният сараен татарларга бирүне сорап күпме мөрәҗәгатьләр кабул иттек, тик файдасы булмады. ”Кызыл таң”ның “читтә әзерләнгән шикле кушымта”сына килгәндә, сүз аена бер кушымта булып чыгучы “Без - бергә” турында бара. Ул “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан чыгарыла. Баш мөхәррире - Мансур Мортазин. Әлеге кушымта элек “Атна вакыйгалары” исеме белән чыга иде. Ул “Шәһри Казан” гәзите тарафыннан әзерләнә. Аена бер чыгучы бу кушымта агымдагы елда “Кызыл таң” гәзите эчендә таратыла башлаган иде. Аның барлыгы өч саны килде. Монда бернинди криминал да юк.

“Без - бергә” Русиянең 15 субъектында таратыла. Бу кушымтаның кемнәргәдер куркыныч булуы - аның татар дөньясына кагылышлы хәбәрләр җиткерүендә“.
XS
SM
MD
LG