Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның яңа конституциясе кырымтатар файдасына булмаска ошый


Кырымның Русия аннексияләгәнгә кадәр төп законы
Кырымның Русия аннексияләгәнгә кадәр төп законы

Кырымның үзешчән хөкүмәтенең беренче вице-спикеры Григорий Иоффе сүзләренчә, яңа конституциядә барлык милләтләр дә тигез булачак, хөкүмәттә дә кырымтатарларга аерым квоталар каралмаячак. Кырымтатар мәҗлесе вәкиле Али Хәмзин кырымтатарларның таләпләре һәм мәнфәгатьләре канәгатьләндерелмәсә көрәшләрен дәвам итәчәкләрен белдерә.

Кырымны аннексияләгән вакытта Русия җитәкчелеге кырымтатарларга вәгъдәләрен кызганмады. Ә чынлыкта бу вәгъдәләр сүздә генә калырга мөмкин.

Кырымның яңа конституциясе әзерләнә һәм ул 10 апрельдә үк кабул ителергә тиеш. Бу документны халык тикшерүенә чыгармаячаклар, ә парламентта гына тавыш биреләчәк. Бу хакта “Коммерсант”ка Кырым хөкүмәтенең беренче вице-спикеры Григорий Иоффе белдерде. Ул ярымутрауның яңа конституциясен әзерләүче комиссиягә җитәкчелек итә.

“Референдум үткәрү турында гомумән сүз алып барылмый. Конституцияне халык белән тикшерү, минемчә, демократия уены, ул шул ук советча. Документны экспертлар тикшерсә җиткән, 99% халыкның хокукый телне аңлавы мәҗбүри түгел”, ди Иоффе.

Григорий Иоффе
Григорий Иоффе
Аның фикеренә күрә, Кырымның төп документында теге йә бу халыкка өстенлек бирелергә тиеш түгел. “Русия конституциясендә бөтен милләтләр һәм халыклар да тигез диелгән. Русиядә сайлаулар тигезлек нигезендә үтә, нинди дә булса квотлалар һәм өстенлек бирүләр бөтенләй каралмый. Сталин вакытларында Кырымнан җинаятьчел рәвештә сөрелгән, вакыты-вакыты белән хакимияттә квоталар турында сүз күтәрүче халыклар моны аңларга тиеш”, ди Иоффе.

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин әгәр кырымтатарларның таләпләре һәм мәнфәгатьләре канәгатьләндерелмәсә көрәшләрен дәвам итәчәкләрен белдерә.

"Кырымтатарларның депортациядән соң беренче тапкыр гына үз хокукларын яклавы түгел. Без үз халкыбызның теләкләрен тормышка ашыру, милли хокукларыбызны булдыру өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Безнең бөтен таләпләр дә ачык һәм Кремль дә безнең карашларны да ишетер дип уйлыйбыз", диде Хәмзин.

Ул яңа конституциянең ничегрәк булачагы турында сөйләгән Григорий Иоффе фикерләрен аның шәхси карашлары буларак бәяләде.

"Без төрле дәүләт оешмаларында 33% кырымтатарлар булырга тиеш дип белдерәбез. Икенчедән, без әлегә Путин җитәкчелегендәге Русия хакимиятеннән, илнең югары җитәкчелегеннән конкрет бернәрсә дә ишетмәдек.

18 мартта Матвиенко (Русиянең федерация шурасы җитәкчесе), Русия думасы рәисе Нарышкин кырымтатарларның милли автономияләрен кире кайтару мәсьәләсен дә карарга әзер икәнлекләрен белдерде. 11 мартта Кырым хөкүмәте кырымтатарларның хокуклары турында карар кабул итте. Без бик озак еллар Украинадан Кырымтатар мәҗлесен халкыбызның югары органы буларак тануны, топонимиканы һәм телне үстерүне, хакимияттә вәкилләребез булуны таләп иткән идек. Кырым шурасының яңа карарында безгә 20% квота бирү турында төгәл әйтелгән иде. Мин ул вакытта Иоффе әфәнденең дә боларны хуплап үз тавышын биргәнлегенә инанам. Аның бу белдерүен мин шәхси фикере буларак кына кабул итәм.

Али Хәмзин
Али Хәмзин
Корылтайдагы тәкъдимнәребезгә килсәк, без аларны БМОга, Европа берлегенә, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына, башка халыкара оешмаларга, дәүләт җитәкчеләренә, шул исәптән Украинаныкына һәм Русиянекенә юлладык, һәм без анда үзебезнең милли автономиябезне торгызырга теләвебез турында белдердек. Киләчәктә Русиянең кырымтатар факторын ничек кабул иткәнлеге һәм аның белән элемтәләрне ничек булдырырга теләве билгеле булачак. Без аз гына түзәргә тиеш һәм Русиянең кырымтатар халкына мөнәсәбәтенең ихлас булу-булмавын күрәчәкбез.

Кырымтатарлар Русиядәге башка халыклар белән илләреннән куылды һәм Русия ул халыкларны ватаннарына кайтарганда аларның автономияләрен яңадан булдырды. Без дә нәкъ шундый ук хокукка ия. Без андый документны эшләдек һәм ул уңай хәл ителер дип уйлыйбыз", дип белдерде Хәмзин.

Кырым хакимиятендә кырымтатарларның үз вәкилләрен булдыру мәсьәләсе 29 мартта үткән корылтайда да күтәрелде һәм делегатлар аны хәл итүне мәҗлес карамагына калдырды. Бу чарадан соң Кырым вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев Кырым хөкүмәтенең вице-премьер вазифасына Ленур Ислямов, милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе вазифасына Заур Смирнов, дәүләт шурасы рәисе урынбасары вазифасына Ремзи Ильясов, милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар булган гражданнар эшләре даими комиссия рәисе вазифасына Сафуре Каджаметова тәкъдим ителә дип белдерде.

Хәмзин сүзләренчә, мәҗлес үз исемлеген әзерли һәм бу хакта сишәмбе көнне игълан ителәчәк.

"Башкарма хакимияткә кемнәрне билгеләү мәҗлескә йөкләнгән иде. Бу сорауны без хәл итеп бетердек дияргә була. Сишәмбе вице-премьер, вице-спикер, милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе һәм башка урыннарга кемнәрне тәкъдим итүебезне игълан итәчәкбез. Бүгенге вазгыятьтә, хөкүмәт легитим йә легитим түгел дип сөйләүләренә карамастан, безнең хакимияткә керүебез дөрес карар дип исәплим. Бүген бик күп мәсьәләләрне хәл итү кирәк. Тимергалиев аз гына ашыгыбрак игълан итте, әмма куркыныч юк. Безнең ул игълан иткән дүрт кешедән кала да башка намзәтләребез бар", ди Хәмзин.
XS
SM
MD
LG