Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев БМОда Кырым референдумын уйдырма дип атады


Җәмилев Нью-Йоркта "Америка авазы"на әңгәмә бирде
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:56 0:00

Җәмилев Нью-Йоркта "Америка авазы"на әңгәмә бирде

БМО Иминлек шурасының ябык утырышында Мостафа Җәмилев кырымтатарларның Русиягә кермәү сәбәпләрен һәм Кырымдагы вазгыятьне аңлатты.

Кырымтатар халкының милли юлбашчысы, Украина Югары радасы депутаты Мостафа Җәмилев дүшәмбе кич Нью-Йоркта БМО Иминлек Шурасының ябык утырышында Кырымдагы соңгы вазгыять турында чыгыш ясады. Иминлек урасы әгъзалары белән бу хакта фикер алышу ябык ишекләр артында барды.

Русия һәм шураның тагын берничә әгъзасы утырышта катнашмады, диде Литваның БМОдагы вәкиле Рита Казрагиене һәм тагын кайсы илләрнең катнашмаганын әйтүдән баш тартты. Утырыш Литваның БМОдагы вәкилчелеге тәкъдиме белән оештырылган.

Русия бу очрашуга кискен тәнкыйть белдерде. Тышкы эшләр министрлыгы утырышны "әшәке (одиозный) кеше чакырып үткәрелгән пропаганда тамашасы" дип атады.

Мостафа Җәмилев исә Кырымдагы вазгыять турында сөйләп, Русиягә кушылу турындагы референдумны "уйдырма" дип атады. Утырыштан соң "Америка авазы" радиосына биргән әңгәмәдә ул кырымтатарларның Русиягә ышанычы калмавына сәбәпләр бар, дип белдерде.

Шулай ук Русия хакимиятенең Кырымда руслар эзәрлекләнә дигән хәбәрләрен ул "оятсыз" (циник) дип бәяләде. Җирле хакимият органнарында Кырымда гомер-гомергә руслар булды, диде Җәмилев.
XS
SM
MD
LG