Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Путиннан тел статусы сорамакчы


Башкортстан татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы
Башкортстан татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы

5 апрель Башкортстан татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда узган өч айдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алда торган эшләр тикшерелде.

Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышында милли-мәдәни мохтарият, Татар иҗтимагый үзәге, “Ак калфак”, Морзалар мәҗлесе кебек оешма вәкилләре катнашты. Беренче көн тәртибе – агымдагы елда башкарылган эшләргә йомгак чыгышын Башкарма комитет рәисе Заһир Хәкимов ясады. Ул конгрессның республикада узган бик күп чараларда катнашуын, үзләренең оештыруында исә бер генә – татар чибәрләренең “Нәүрүз 2014” бәйгесе уздыруларын әйтте.

Аннан соң конгрессның районнардагы бүлекчәләре вәкилләре сүз алды. Чакмагыш районыннан килгән Алсу Гәрәева райондагы хатын-кызлар шурасы эшчәнлеге турында сөйләде. Чакмагышта мәктәпләрдә татар теле укытылу дәрәҗәсе турындагы сорауга ул җавап бирәлмәде. Чакмагыш ТИҮе вәкиле аңа ярдәм итеп, районда рәсми халык санын алу мәгълүматы буенча татарларның 64%, башкортларның 34% тәшкил итүен әйтте. Аның сүзләренчә, чынбарлыкта ике урыс, ике чуаш авылыннан башка бар да татар авыллары. Бер генә татар мәктәбе дә юк. Саф татар районында туган тел фән буларак атнага берничә сәгать кенә укытыла.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов
Нефтекамадан килгән Нәфисә Нәбиева районда 49 милләт вәкиле яшәвен, 6 милли үзәк эшләвен әйтеп, алар арасында иң әйбәт эшләгәненең мари үзәге булуын сөйләде. Аның сүзләренчә, бу әйбәт эшләү – мариларның милли киемнәрдә йөрүләрендә. Нефтекамадагы татар теле укытылу турында да кайбер мәгълүмат әйтеп, 3-4 ел элек шәһәрдә татар телен 44 укытучы укытса, бүген аларның саны 27 калуын әйтте. Татар теленең атнага бер генә сәгать укытылуын хәбәр итте.

Мәләвездән килгән Рөстәм Зәкиев концерт куюлар, аларга халыкның йөрү-йөрмәве турында тәфсилләп сөйләде. Борайлар эчкечелеккә каршы көрәш турында чыгыш ясады. Башка чыгышларның да күпчелеге саф татар проблемаларыннан ерак булды.

Берникадәр проблема күтәргән чыгышларның берсен Кушнаренко районының Байталлы авылыннан килгән укытучы Илфир Котдусов ясады. Ул федераль мәгариф стандартлары буенча укыту программасының 20% мәктәп вәкаләтендә булуын әйтеп, татар телен күбрәк тә укытып булуын сөйләде. Аның сүзләренчә, Байталлы тугызъеллык мәктәбендә 21 бала калган, аларга 5 укытучы белем бирә. Мәктәп башка мәктәп бүлекчәсе булып калган. “Мәктәпне яптырмау, туган телне укыту шул укытучыларның булдыклылыгына бәйле”,- диде ул.

Шул ук районнан килгән Таһир Ахунов кырымтатарларының тел статусы уңай хәл ителүенә сокланып: “300 мең татарга тел статусы бирделәр, ә без миллион ярым татарның өч кешесе йөрибез плакат күтәреп”,- диде.

“Авылның хәзерге социаль хәле һәм киләчәге” дигән көн тәртибендә Иглин районы вәкиле, билгеле фермер Хәсән Идиятуллин чыгыш ясады: “Минем хуҗалыкта нәсел атлары гына да 700 башка җитте. Хуҗалыгымда тәвис кошлары да, хәтта бер аю да бар. Син шәхси эшкуармы, фермер хуҗалыгымы, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьме дип сорыйлар. Мин - татармын дип җавап бирәм. Булдыклылыгымны күреп җитәкчеләр минем башкорт булып йөрүемне тели, ләкин аларга бирешмим.

Авылларның язмышына килгәндә, аларның киләчәге юк, алар бетәргә хөкем ителгән. Чөнки авыл да, авыл хуҗалыгы да хакимияткә кирәкми. Шуны гына ачык итеп әйтә алам – соңгы авыллар татар авылы булачак. Чөнки татар эшчән халык. Мал-туар бүген татар авылларында гына калып бара.”

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
Авыл хуҗалыгы торышы турында иң саллы чыгышны икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин ясады. Ул бүген авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең 21,2% башкортлар, 14,5% татарлар, 5% урыслар булуын әйтте. Авыл халкының шәһәргә караганда ярлырак яшәвен ирештереп, башкорт халкының яшәү дәрәҗәсе начаррак булуын билгеләде. Шул ук вакытта шәһәрләшү нәтиҗәсендә татар теле югалып баруын, башкортларның исә мәктәп-гимназияләре күп, милли үзаңнарының югары булуы сәбәпле бирешмәүләрен сөйләде. Ул авыл хуҗалыгы бетеп баруга бәйле кайбер саннар китереп, 90нчы елларда чәчүлек җирләр мәйданы 5 мең гектарга якын булса, бүген 3,5 мең гектарга калуын әйтте. Малчылыкның да кимүенә борчылу белдерде. Аның сүзләренчә, бары тик ат һәм куян үрчетү генә арткан. 1990нчы елларда республикада 11,3 мең ат булса, бүген аларның саны 64,9 меңгә җиткән. Йорт куяннарының саны 1990 елда 3,6 мең булса, бүген алар 45,6 меңгә җиткән.

Утырышта оешма эшчәнлегендә катнашмаган дүрт кеше башкарма комитеттан чыгарылды, алар урынына яңалары сайланды.

Татар иҗимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов Кырымдагы хәлләр уңаеннан Русия хакимияте сәясәтенә каршы мөрәҗәгать кабул итәргә чакырды, ләкин ул хуплау тапмады. Социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов кырымтатарларының Русиягә керүе сәбәпле, татар саны артуына шатлануын әйтте. Якташ шагыйре Мостай Кәрим сүзләре белән: “Урыс түгел, ләкин русияле мин”,- дип горурлануын белдерде.

Чара ахырында нәтиҗәле эшләгән оешма әгъзаларына мактау кәгазьләре тапшырылды. Резолюция кабул ителде.

Резолюциягә Русиядәге татарларның 300 меңгә арту сәбәпле, илдә урыс теленнән кала татар теленә дәүләт теле сорау һәм Башкортстан татарларының тел статусын хәл итү өчен Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә дигән юллар да кертелде.
XS
SM
MD
LG