Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иман" яшьләре ятим нарасыйларга булыша


Ятимнәргә җыелган әйберләрнең бер өлеше
Ятимнәргә җыелган әйберләрнең бер өлеше

Ижауда "Язгы шәфкатьлелек атнасы" игълан ителде. Чарада балалар һәм яшьләр оешмалары катнаша. "Иман" татар яшьләре берлеге әниләре бала тудыру йортында ташлап киткән нарасыйларга ярдәм итәргә әзерлек эшләрен башлады.

Яшьләр оешмалары шәфкатьлелек акцияләрендә катнашуны үзләренең бурычы итеп саный. “Иман” татар яшьләре ел саен “Җылы куллар” акциясенә кушылып, ятимнәргә җылы киемнәр җыя, бәйли. “Язгы шәфкатьлек атнасына” да алдан ук әзерләнә башлаганнар.

Берлек рәисе Ринат Фәйзуллин Ижау техник университеты студентлары белән очрашып, кабул иткән планнарының гамәлгә ашырылуы белән кызыксына. “Шәфкатьлелек атнасында быел да әниләре ташлап киткән сабыйларга ярдәм итәргә булдык. Нарасыйлар шәһәрнең 4нче балалар шифаханәсендә тәрбияләнә. Табиблар белән элемтәгә кердек. Балаларга кирәкле әйберләрне алырбыз”, диде “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин.

Кызлар-егетләр Ижау шәһәренең 4нче санлы шифаханәсенә беренче генә тапкыр килмиләр. Берничә ел рәттән алар әниләре ташлап киткән сабыйларга кирәкле әйберләр җыеп илтәләр. Дәүләт әлеге нәниләргә ярдәм итсә дә, аларга башкаларның җылы мөнәсәбәте, мәрхәмәте бик кирәк дигән фикердә яшьләр.

“Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Дилия Гатауллина берлеккә әле күптән түгел йөри. Дилия быел “Татар кызы” титулын яулаучы. Аның ятимнәрне күргәне юк. Әмма башкаларның шифаханәдә булып, ул сабыйларны җәлләп кайтуларын ишеткән. Хәзер нәниләргә ярдәм итүне үзе оештыра. Дилия бу акциядә күбрәк кеше катнашуын тели. Шуңа социаль челтәрләрдә һәм үзе укыган техник университет студентлары арасында да шушы эшкә җәлеп итү белән дә мәшгуль.

Ел дәвамында табиблар һәм шәфкать туташлары кулы аша иллегә якын шушындый ташланган бала үтә икән. Дөрес, балаларны соңгы елларда гаиләләргә асрамага алучылар да очрый икән. Әмма монда икенче бер куркыныч нәрсә бар - сабыйларның күбесенең сәләмәтлеге шик тудыра. Алар исерек һәм наркотиклар кулланган аналардан туган. Татар яшьләре арасында андый мәрхәмәтсез аналар булмас дигән фикердә берлек әгъзалары. Руслан Сабиров сүзләренчә, аның тирәсендә шундый юлга басучы юк, булмас та.

“Баласын җитәкләгән яшь әнине күрү нинди зур шатлык. Ташланган балаларны табиблар, шәфкать туташлары дәвалый гына, әмма аларга башкаларның да бераз гына булса да җылысы тисен иде”, диде Руслан Сабиров.

Ташланган сабыйларга төрле кирәк-ярак алып илтү белән генә чикләнмәскә ниятләре егет-кызларның. Шифаханә тирәсен чистарту яисә башка эшләрдә катнашырга да әзер алар.

Татар гаиләләрендә тәрбияләнгән егетләр-кызлар шундый шәфкатьлелек гамәлләрендә катнашып, башкалар өчен үрнәк гаилә корып, дөньяга аваз салган сабыйларын җылы кочагында үстерер дип ышанып әйтергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG