Accessibility links

Ижау гимназиясендә телләр конференциясе узды


Укытучы Бибинур Загуляева үз укучылары белән
Укытучы Бибинур Загуляева үз укучылары белән

Ижауның татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балалар укучы алтынчы гимназиясендә республика күләмендәге линвгистик конференция узды. Быелгы җыенга бер йөзләп бала килгән иде.

Ижауның алтынчы гимназиясендә татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балаларны милли җанлы, зыялы шәхесләр итеп тәрбияләүдән тыш, аларны фәннәр белән кызыксындыруны да үз бурычлары итеп саныйлар. Аеруча телләргә игътибар зур. Шуңа да ун ел элек Удмурт дәүләт университетының телләр институты белән элемтә булдырып, лингвистик конференцияләр оештырыла башланды. Гимназия укучыларының фәнни-тикшеренү эшләре хәтта университетның фәнни журналларында да дөнья күрде.

Соңгы елларда гимназиядә линвгистик конференция республика күләмендә уздырыла башланды. Быелгы фәнни җыенга йөзгә якын бала килгән иде. Кунакларны башта татар милли җырлары, биюләре белән "сыйладылар".

Сәхнәдән халкыбыз җырлары яңгырады, татар телендә Наҗар Нәҗминең унберенче сыйныф укучысы Алина Камалетдинова башкаруында "Татар теле" исемле шигырь конференциянең девизы булды дисәм дә, арттыру булмас.

Конференциядә катнашырга килгән укучылардан тыш, кунаклар да күп иде: Удмурт дәүләт университеты мөгаллимәләре, чит телләр институты җитәкчеләре Ольга Голубкова, Тамара Зеленина, Людмила Малых, Лилия Хәсәнова фән һәм мәгариф министры урынбасары Игорь Белозеров.

Әлеге җыенның ни кадәр кирәклеге хакында Удмурт дәүләт университетының чит телләр институты мөдиренең фәнни-тикшеренү эшләре урынбасары Лилия Хәсәнова аңлатты. "Балаларны кечкенәдән фән белән кызыксындыру аларның белем һәм аң дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итә, шул ук вакытта аларны вузларга керергә әзерләү дә", диде Хәсәнова. Мәктәп елларында ук фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгән балаларның югары уку йортларында уку процессына тизрәк кереп китүләрен, фәнни эзләнүләрен дәвам итүләрен билгеләп үтте педагог.

Сигез секциядә фәнни чыгышлар рус, татар, удмурт, алман, инглиз, француз телләрендә булды. Алтынчы гимназиядән һәм мәктәпләрнең татар сыйныфларында укучы балалар төрле темаларга багышланган фәнни-тикшеренү эшләре белән таныштырды. Ижау шәһәренең 12нче мәктәп укучысы Лилия Глухова татар һәм рус әкиятләренең фольклор нигезләрен тикшергән. Айгөл Вәлитова, шулай ук 12нче мәктәп укучысы, татар, рус һәм удмурт операларында милли геройларның образларын чагыштырган. Гимназия укучысы Гүзәл Зарифуллина драматург, язучы Туфан Миңнуллинның биш пьесасына анализ ясаган.
Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова үз укучысы Гүзәл Зарифуллина белән
Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова үз укучысы Гүзәл Зарифуллина белән
​Гүзәлнең укытучысы гимназиянең татар теле укытучысы. Гүзәлнең Казанда Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклен карап кайткач, драматургның иҗаты белән кызыксынып, шушы темага теләп алынуын әйтте. Гүзәлнең әлеге теманы киләчәктә дәвам итеп, Туфан Миңнуллинның иҗатын тагын дә тирәнрәк өйрәнергә теләге бар.

Конференцияне оештыручыларның берсе Людмила Малых быелгы чыгышларны тыңлап, укучыларның эшләре елдан-ел төпле, темаларның кызыклы булуы турында әйтте. "Лингвистик конференциядә чыгыш ясаган укучыларның тирән эчтәлекле, яңалык керткән эшләрен университетның фәнни журналында да бастырырга ниятлибез", диде Малых.
XS
SM
MD
LG