Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап әзерләнә


Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре рәсеме
Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре рәсеме

2015 ел ахырына Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап дөнья күрергә тиеш. Аның нигезенә милли үзаңны саклау салыначак, дип белдерде галим Дамир Исхаков. Омски галимнәренең кайберләре бу проектта катнашырга ризалыгын бирмәгән әле.

Әлеге тарихи җыентык өчен Татарстан хөкүмәте 600 мең сум акча бүлеп бирә. Хезмәт 2014 елда язылырга, ә 2015 ел ахырына басылырга тиеш. Бу хезмәтне язуда егермеләп галим катнашыр дип көтелә, диде Азатлыкка Тарих институты галиме Дамир Исхаков.

Аның сүзләренчә, Тарих институтында әзерләнәчәк тарихка һәм этнографиягә багышланган әлеге китапта Татарстан һәм Себер галимнәренең хезмәтләре урын алырга тиеш. Китап тарихта Казан һәм Себер галимнәре бергәләп эшләгән беренче уртак проект булачак. Китап исеме әлегә тәгаенләнмәгән, баш исем астына "Тарихи һәм этнографик атлас" дип язылачак һәм зур өлеше тарихка багышланачак. Омски галимнәренең кайберләренең бу китапны язуга кушылырга әлегә ризалык бирмәвен әйтә ул.

"Себердән дә галимнәрне җәлеп итеп, бергә эшләү турында алдан ук сөйләшүләр барган иде. Кемнәр икәнлеге дә тәгаенләнде, әмма Себердәге кайбер галимнәр Казан белән эшләргә кирәк түгел дигән фикердә торганга, исемлеккә кергән галимнәр дә шушы фикергә колак сала башлады. Чөнки Казан белән Себер галимнәре арасында концептуаль каршылыклар бар. Беркадәр Себер галимнәре Себер татарларын аерым халык дип бара. Шундый фикерлеләр безнең белән эшләмәү ягында, ләкин алар арасында яхшы белгечләр бар һәм хәзер аларны безнең якка авыштыру мәсьәләсе дә килеп туа", ди Исхаков.
Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
Галим әйтүенчә, Омски галимнәре, аерым алганда, Омски университетының этнография кафедрасы җитәкчесе Николай Томилов һәм аның укучыларының бер өлеше Казан ягы белән эшләүдән баш тарткан. Төмәндәгеләр белән мондый проблем тумаган.

"Төмәндә тотып алырлык һәм безнең белән эшләрлек галимнәр бик аз. Булган барысын да файдаланабыз", ди Исхаков.

17-18 апрельдә Курганда үткән конференциядә дә бу яңа китапны әзерләүгә багышланган сөйләшүләр булган. Казан галимнәре омскилар белән фикерләшкән.

"Китап язып кына халыкны аерып алып, йә кушып та булмый. Без очрашуда әнә шул турыда сөйләштек. Хезмәтләрне чыгарыйк, аның нигезендә фикер йөртергә мөмкин булсын дип әйттек. Материаллар чыкмыйча, алдан фикер әйтү дөрес әйбер түгел ул. Бу өлкәдә фәнни нигездә позицияләрне бераз якынайтырга тырышырга кирәк", ди Исхаков.

Курган дәүләт университетында үткән конференция Урта гасырлардагы Көнбатыш Себер төрки-татар дәүләтләренең тарихына, икътисадына һәм мәдәниятенә багышланды.

Конференциядә катнашучыларның күпчелеге Себер тарихын өйрәнүче галимнәр булган. Исхаков, Казакъстан галимнәренең катнашуын уңай яктан бәяләп, чараның халыкара төсмер алуын белдерде. Конференциядә Урта гасырлар чоры гына түгел, ә төрки халыкларның Русиягә кушылганнан соңгы язмышы турында да сүзләр булган.

Исхаков чыгышларның фәнни яктан яхшы әзерләнүен, Мәскәү тарафлы гына шовинистик рухлар булмауны һәм галимнәрнең фәнни кысадан читкә тайпылмауларын әйтә.

"Себердә Мәскәү тирәсендәге кебек шовинистик рух көчле түгел. Галимнәр күбрәк фәнни кысаларга таянып эшли һәм Мәскәү карашларына скептик мөнәсәбәт тә бар. Шулай да Мәскәү артыннан баручылар да юк түгел, әмма алар күпчелеккә тәэсир итә алмый. Себер галимнәре объектив фикер йөртергә тырыша", ди Исхаков.
Себер татарлары белән Казан татарлары арасында тарихи уртаклык ята


Аның сүзләренчә, бу чарада Себер тарихына карата яңа фикерләр дә яңгыраган, чыгышлар төрле темаларга багышланган.

"Әйтергә кирәк, конференциядә Шыбаниларның Алтын Урда эчендәге роле турында да сүз булды. Шушы Шыбан улусыннан Себер ханлыгы, ягъни Себердәге татар дәүләтләре килеп чыга. Без аның тарихын гел өйрәнергә тиешбез. Анда кайбер яңа әйберләр дә бар. Соңгы вакытта Шыбан улусының җирләре элекке Болгар җирләренең бер өлешен дә алган дигән караш та бар. Мин дә бу хакта чыгыш ясадым, һәм шуңа охшаш фикерләр башка чыгышларда да булды. Моның әһәмияте шунда – Себер татарлары белән Казан татарлары арасында тарихи уртаклык килеп чыга.

Борынгырак чорны яктырткан чыгышларга килсәк, беренче чиратта, Себердәге кыпчакларның, аннан соң ногайларның тоткан урыны, Бохара ханлыгының әһәмияте турында ясалган чыгышларны әйтеп узар идем. Себер татарларының һәм Күчүм варисларының урысларга күрсәткән каршылыклары, Себердәге ислам һәм йомышлы татарларның язмышлары турында да сүз барды.

Конференциядә эчкен татарларының тарихларына багышланган чыгыш та булды. Аны Фәүзия Бәйрәмова әзерләгән, әмма ул килә алмаганга (тикшерүче 19 марттан Бәйрәмовага Чаллыдан чыкмау таләбе куйган иде) аның хезмәтен башка кеше укыды", дип сөйләде Исхаков.

Себер тарихына багышланган бу конференция Курганда икенче тапкыр үтте. Чара ахырында мондый фәнни очрашуларны дәвам итү кирәклеге әйтелгән. Акча ягы кысан һәм оештыру авыр булганга киләчәктә өч елга бер тапкыр гына үткәрергә карар кылганнар.
XS
SM
MD
LG