Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел буе дәвам итүче "Мин татарча сөйләшәм"гә йомгак ясала


Былтыргы "Мин татарча сөйләшәм" чарасы
Былтыргы "Мин татарча сөйләшәм" чарасы

"Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында чәршәмбе көнне Казанда беренче тапкыр велойөреш узачак. 26 апрель көнне Бауман урамында зур чара көтелә.

23 апрель көнне Казанда татар җанлы егет-кызлар "Мин татарча сөйләшәм" тамгалары сугылган футболкаларда, әләмнәр алып велойөрешкә чыгачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин сүзләренчә, яшьләр төрле җирләрдә туктап кешеләргә чара турында мәгълүмат җиткерә алачак.

"Бу чарада теләгән һәркем катнаша ала. Ул сәгать кичке алтыда Горький паркында башланачак. Аннары Карл Маркс, үзәк урамнарны, Казан милли-мәдәният үзәген, Казансу буеннан Кирмән янын, аннары яңа никахлашу бинасы янына барып урап кайтырга җыеналар. Велосипед темасы соңгы елда модага кереп бара. Казанда моның өчен шартлар булдыру турында да сүз бара. Әлбәттә, ниндидер куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен без нигездә җәяүлеләр йөри торган урыннарны сайладык. Бу йөреш сәламәт тормыш яшәешен пропагандалау да булып тора. Берничә ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында автойөреш узган иде, быел видеохәрәкәт оештырырга булдык", ди ул.

Казанда татар элмә такталары ник гадәти әйбер түгел?

26 апрель көнне Казанның Бауман урамы башында сәгать икедә барлык чараларга йомгак ясалачак. 21 февраль -- Халыкара ана теле көнендә республика мәктәпләрендә "Мин татарча сөйләшәм" дигән бәйге башланган булган. Шул чарага нәтиҗә ясалачак, "Татар дозор"да җиңүчеләрне бүләкләү булачак, "Тяжело с татарским" дигән антипремия тапшыру каралган. Үз эшендә татар телен даими кулланучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак. Аннары концерт көтелә.

"Быел яңалык буларак инсталяция, ягъни "Ә" хәрефе янында фотога төшәргә мөмкин булачак. Аннары "Ә" хәрефе белән "Мин татарча сөйләшәм" тамгасы төшкән савытларда каһвә (кофе) таратылачак.
Гөлназ Бәдретдин
Гөлназ Бәдретдин


"Тяжело с татарским" җиңүчеләре инде билгеле, әмма антипремиянең кемгә биреләчәге әлегә сер булып калсын. Аны кемгә бирүне билгеләү өчен ел дәвамында тикшерү алып барабыз. Бу чараны журналист Римма Бикмөхәммәтова җитәкли. Әгәр оешмаларга хат язып, алар татарча хезмәт күрсәтә башлый икән, без аларга рәхмәт хаты бирәбез, әгәр инде язып та, әйтеп тә, бернинди нәтиҗә булмаса, антипремия тапшырабыз. Ул рейтинг һәм антирейтинг берничә ел рәттән төзелеп бара", ди Бәдретдин.

Әлбәттә, Татарстанда дәүләт теле булган татар телендә элмә такталар гадәти күренеш булырга тиеш. Әмма күп кенә милли җанлы егет-кызлар ана телендә язуларны күреп сөенә, чөнки андый язуларны очрату алар өчен үзе бер бәхет.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасын елына бер генә уздыру да аз дип әйтүчеләр бар. Гөлназ Бәйдретдин моның шактый күп чыгымнар таләп итүче чара булуын искә ала.

"Ул бит киң җәмәгатьчелеккә генә шулай күренә, ә чынлыкта нәтиҗә генә елына бер ясала. Ә эше ел буена дәвам итә. Мисал өчен, "Татар дозор"да катнашкан балалар бер ай алдан элмә такталарны карап йөреп, татар телен кулланмаган оешма җитәкчеләренә хатлар язып йөрде. Без инде нәтиҗә күрсәткәннәрне генә "Татар дозор"га алып киләбез. Алар ай дәвамында эшлиләр. Аннары бик күп чыгымнар таләп ителә. Акча җиткерү бик авыр. Ярый инде хәзер Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән уздыргач, алар ярдәм итә. "Билайн" шактый бүләкләр бирә", ди ул.

26 апрель, Татар халкының бөен шагыйре Габдулла Тукай туган көндә булачак чара кысаларында Казан метросыны һәм Майский совхозына рәхмәт хатлары тапшырылачак.

"Казан метросы юл күрсәткечләре турындагы тәнкыйтьне искә алып, барысын да төзәтте. "Майский" совхозы исә бөтен җиләк-җимеш капларына да зур хәрефләр белән татарча яза", ди Бәдретдин.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе концерт белән тәмамланачак. Анды быел күп яңа җырчылар булуы көтелә.
XS
SM
MD
LG