Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатар мәҗлесе белән татар конгрессы арасында килешү имзаланмаячак"


Али Хәмзин
Али Хәмзин

Кырымтатарлары милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Татарстанга бармый. Татар конгрессы белән килешү дә имзаланмаячак.

Җомга көнне, ягъни 25 апрельдә Кырымтатар милли мәҗлесе вәкиллегенең Татарстанга сәфәре башлана. Кырымтатар милли мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзинның Азатлыкка әйтүенчә, Казанга Кырымнан 30лап кешелек төркем килә. Аларның өчтән бер өлеше мөхәррирләр, журналистлар, операторлар.

"АТР, ГТРК каналлары журналистлары барачак. Кырымтатар милли мәҗлесеннән тугызлап кеше булачак. Вәкиллекне мәҗлеснең урынбасарлары җитәкчелек итәчәк. Аерым алганда, Нариман Җәләл булачак. Кырым министрлар шурасы рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Ленур Ислямов та җитәкчеләр исемлегендә. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров үзе бармаячак, чөнки Кырымда вазгыять киеренке. Бу сәфәргә кадәр барысы да тынычланырга тиеш иде кебек, әмма алай булмады", диде ул.

Хәмзин Кырымтатар милли мәҗлесе белән Бөтендөнья татар конгрессы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүнең имзаланмаячагын да әйтте.

"Тәкъдим ителгән килешү үзе бик яхшы иде, әмма хәзер безнең башка бик күп мәсьәләләр туды. Кырымда вазгыять катлаулы. Безнең юлбашчыбыз Мостафа Җәмилевны persona non gratа дип игълан итү, Чубаровка янаулар бара. Ул сүзләр ниндидер аерым кешеләрдән түгел, ә сенаторлар тарафыннан яңгырый. Бүген бездә кырымтатарлар язмышы өчен борчу тудыра торган сораулар арта. Без бүгенге вазгыятьтә халкыбызга куркыныч яный дип саныйбыз. Шулай да, бу мәдәни сәфәрдән без баш тартмадык. Чакырганнар икән – барабыз", диде ул.

Элегрәк Татарстан басмалары кырымтатарларның Казанга сәфәре кысаларында, Мәҗлес белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачагын язган иде.

Програмда шулай ук мәҗлес вәкилләренең Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы каралганы әйтелде. Моннан тыш, алар "Корстон"да Татарстан язучылар берлегенең 80 еллыгы чарасында катнашачак. Шулай ук вәкиллекнең Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы көтелә. Кунаклар шулай ук Туган тел көне уңаеннан узачак шигърият бәйрәмендә булачак. Моннан тыш кырымтатарларның Дәүләт шурасы депутатлары белән очрашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG