Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы булды


Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:35 0:00

26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында "Казан -- Төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" дип аталган еллыкны рәсми төстә ачу тантанасы булды.

Казан быелгы 26 апрельне ике бәйрәм итеп билгеләп үтте. Аның берсе гадәттәгечә Габдулла Тукайның туган көне -- шигърият бәйрәме булса, икенчесе исә Казанның 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуын рәсми төстә ачу иде.

Бу чараларга быел Төркия һәм Кырым татарлары зур вәкиллек белән катнашты. Шулай ук ТӨРКСОЙ оешмасыннан да шактый кунак килде.

Казанның төрки дөньяның мәдәният башкаласына әйләнү тантанасы залдан төрки республикаларның байракларын алып чыгу белән башланды. Аннан үз чираты белән Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касәинов, 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөрткән Төркиянең Искешәһәр каласы губернаторы Азым Гүнгөр Туна чыгыш ясады.

Үз чыгышын русча ясаган Илдар Халиков, "Татарстан, мең еллык Казан -- төрки дөньяның аерылгысыз бер өлеше", дип билеләп үтте.

Дүсән Касәинов исә чыгышын төрекчә башлады, татарча дәвам итте һәм русча тәмамлады.

"Татарстан башкаласы Казан мең еллык тарихка ия. Тукайлар заманында ук ул татарның мәркәзе булса, хәзер исә дөнья буйлап сибелгән татарның мәркәзе генә түгел, ә мәдәни башкаласы һәм кыйбласы да", дип белдерде ул.
Чыгышлардан соң экраннан Казандагы мәдәният үзәкләре танытылды. Слайт-шоуда төрле телләрдә "Ана, мәхәббәт, ватан, дуслык" сүзләре чагылып китте, татар милли җыр һәм биюләре белән бергә Камал артистлары, татар зыялыларының татар теле, ватан, милләткә кагылышлы узган гасырда язып калдырган сүзләрен яңгыратты.

ТӨРКСОЙга әгъза илләрнең сәнгатькәрләренә дә үз милли җыр һәм биюләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Шулай ук Кырым татарлары биюләрен дә күреп булды.

Ике сәгать ярым барган чара, барлык сәнгатькәрләрнең сәхнәгә чыгып бергәләп Туган тел җырын башкаруы белән тәмамланды. Залдагылар исә татарның рәсми булмаган гимнын аягүрә басып тыңлады.
XS
SM
MD
LG