Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла: "Тукай премиясе комиссиясе үз компетентлыгын күрсәтте"


Ркаил Зәйдулла: "Тукай премиясе комиссиясе үз компетентлыгын күрсәтте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Казандагы шигърият бәйрәмендә катнашкан язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла Вахит Имамовка Тукай бүләген "Сәетбатыр" әсәре өчен егерме ел элек үк бирер идем, диде.

"Мин моннан алда сезнең радиостанциягә Тукай премиясе комиссиясе әз генә бихәбәр дип әйткән идем инде, кайберләре. Менә алар үзләренең компетентлыкларын күрсәттеләр. Әгәр дә миннән торса, мин моннан егерме ел элек үк Вахит Имамовка, мәсәлән, "Сәетбатыр" әсәре өчен бу премияне бирер идем.

Попов туксан яшьлек. Ул Нәҗип Нәккашның шәкерте, әлбәттә. Ул безнең халык булмаса да, каллиграфиядә, шамаилләр ясауда, тугралар эшләүдә безнең халыкның җанын белеп эшли.

Әлбәттә, мин Клара Булатова белән Флера Гыйззәтуллинаны да бу бүләккә лаек дип саный идем. Әмма нишлисең инде...", дип белдерде ул.

Ркаил Зәйдулла 27 мартта Азатлыкка быелгы Тукай премиясе кандидатларына карата үз фикерләрен җиткереп, Татарстан җәмәгатьчелегендә зур бәхәс уяткан иде.
XS
SM
MD
LG