Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милләтләргә каршы "Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре" әзерләнә


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Кремль бу документ нигезендә барлык милләтләрне дә бер милли рус коды астына кертү эшләре башларга мөмкин ди белгечләр.

Русиядә милли республикаларны, милләтләрне юк итүне максат иткән "Милли сәясәт стратегиясе" кабул ителгәннән соң ел ярым да узмады, бу юнәлештә чираттагы адым ясала. Илнең "Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре" програмы әзерләнә. Русия мәдәният министрлыгы президент администрациясенә үз тәкъдимнәрен җиткергән инде. Програм өлгесе әзер булгач киң җәмәгатьчелек тикшерүенә дә чыгарылыр дип белдерелә.

Бу документны кинорежиссерлар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәни оешма җитәкчеләренең әзерләве әйтелә һәм, алар белдергән фикерләргә күрә, дөньяви мәдәни кыйммәтләр, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре нигезендә үсеше читкә кагылачагы көн кебек ачык.

"Русия Көнбатышка һәм Көнчыгышка авышмаган уникаль, үзенчәлекле цивилизация буларак каралырга тиеш" диелә анда. Бу документ Русия президенты Владимир Путинның 2013 елда ясаган берьяклы чыгышлары белән үрелеп бара. Ул узган елның сентябрендә халыкара "Валдай" бәхәс клубында төньякатлантик илләр үз тамырларыннан баш тарта, бәйрәмнәр үткәрелми һәм алар ничектер башкача атала, бу модельне башкаларга да тагарга тырышалар дип көнбатышка ябырылган иде.

Илдәге милли мәдәниятләргә, төрле мәдәни юнәлешләргә килгәндә, бу "җаваплы дәүләт мәдәни сәясәтен үткәргәндә дәүләтнең кыйммәтләр системасына туры килгән мәдәни юнәлешләргә һәм "локаль мәдәни мохит"ларга гына ярдәм итәргә һәм үстерергә" диелә. Бу фикер Русия мәдәният министры Владимир Мединский сүзләре белән мөһерләп тә куела. "Йөз төрле чәчәк атсын, әмма без үзебезгә файдалысына гына су сибәчәкбез", ди ул.

Бу документны әзерләүнең максаты – илдә "бердәм мәдәни-сивил код" булдыру диелә.

Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов бу програмны илдә бары тик бер генә халык ясау өчен чираттагы адым буларак бәяли.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов
"Федераль үзәктән чыккан теләсә кайсы документның нигезенә, иң беренче чиратта, бердәм халык, бер ил идеясе салына. Моның нигезендә милли мәдәниятләрне инкяр итү ята. Рус мәдәниятенә генә өстенлек биреләчәге турында әйтелгән анда. Шуңа бу документка карашым уңай түгел", ди ул.

Колшәрипов фикеренчә, Украина вакыйгалары бу документны эшләүне тизләткән.

Украинада хакмият алышынгач, президент Виктор Янукович иленнән качкач Кремль көннән-көн ныграк Көнбатыштан йөз чөерә, аны каралтырга тырыша. Шулай да, Русия моңа кадәр булган багланышларны юкка чыгарып, үз дөньясына бикләнеп, урыс мәдәни коды гына булдырып яши алырмы дигән сорау да туа.

"Бу документта Көнбатышка киртә куябыз дигән мәгънә ята. Дөресен әйтсәк, Көнбатышның рус мәдәниятенә йогынтысы шулкадәр көчле хәзер. Җырларын гына алып карасак та, күбесе инглизчә җырларга тырыша. Сәнгатьнең кайсы гына өлкәсен алып карама, Көнбатышның йогынтысы нык күренә. Ул йогынты алга таба да дәвам итәчәк. Әллә нәрсәләр дип язсалар да ул йогынты бар һәм киләчәктә дә булачак. Хәзер Көнбатыштан аерылып, Көнчыгышка гына йөз тоту турында фикерләр дә ишетелгәли, әмма алар (Русия җитәкчелеге) барыбер Көнбатыштан аерым яши алмый ", ди Колшәрипов.

Галим бу документ та кабул ителгәнче, Русиянең милли сәясәт стратегиясе кебек, киң җәмәгатьчелеккә тикшерүгә чыгарылыр дип өметләнә, әмма фикер ияләренең әллә ни зур үзгәрешләр кертүенә шикләнеп карый. Милли сәясәт стратегиясе дә кискен тәнкыйтьләргә дучар булган иде, асылда Мәскәү барыбер үзенә генә ярашлы итеп язды, ди ул.
Урыс белән 500 еллык көрәштә татар барыбер татар булып калды
Казанда яшәүче сәясәт галимәсе Зөлфия Кадыйр да бу програмның эшләп китеп татарның гасырлар буе ныгыган мәдәни кодына тискәре йогынты ясавына шикләнә.

"Мәскәүнең төрле проектларына исем китми минем. Өстән җибәрелгән кәгазь белән генә кешенең мәдәниятен дә, мәдәни кодын да үзгәртеп булмый. Ул мөмкин түгел. Чөнки культура, мәдәният – гасырлар буе җыелып барган этник мәдәни мирас, ата-бабалардан калган зур байлык ул. Урыслар аны үзгәртә алмады. 500 елга сузылган урыс белән көрәштә татар барыбер татар булып калды. Бу иң яхшы дәлил булып тора", ди Кадыйр.

Шулай да ул чын татар мәдәни кодлы зыялыларның аз булуын белдерә. Мәскәү кубызына биюче түрәләрнең гамәлләренә аптырый һәм аларның гомумкешелек кыйммәтләреннән, татар кодыннан читләшә барганын әйтә.

“Соңгы вакытларда татар халкының үз-үзен тотышы мине бик борчый. Әллә, чынлап та урыска әйләнә башлады микән татар, дип шикләнә башладым, чөнки Кырым вакыйгаларын бик кайгырып күзәттем. Татар зыялыларының, хәтта дин әһелләренең кылануларын бер дә хупламыйм.

Зөлфия Кадыйр
Зөлфия Кадыйр
Татар урыска әйләнеп бара ахыры. Берничек тә туктатып булмый, чөнки татар, тукта әле, бу минем милли мәнфәгатьләремә, минем татар акылыма туры киләме дип уйлап тормый. Урыс ни кушса шулай эшли. Урыс кебек хәрәкәт итә, урыс кебек эшли, хәтта урыстан да алданрак йөгереп эшләп куя. Авылда туып үскән Миңнехановның гамәлләре, аның коды миңа туры килми. Милләтнең ике баласы без. Мин шәһәр кызы. Ә ул татар мохитендә туып үскән кеше. Урыс кебек хәрәкәт итә. Ә мин шәһәрдә, урыс мохитендә туып үскән, чит илләрдә яшәп алган кеше, татар кебек хәрәкәт итәм.

Дөнья Русиянең гамәлләрен кабул итми, димәк, Русиянең үз мәдәни коды дөнья цивилизациянә туры килми. Нигә без (татарлар) аны кабатларга тиеш әле? Безгә туры киләме ул? Миңа шәхсән үземә туры килми. Ике ел элек президент сайлауда 80% татар Путинга тавыш биргәч, мин, Путинга тавыш биргән милләт минем милләтем була алмый, дип әйттем. Мондый адымнар миңа туры килми. Ул начарлык сөрә, ул явыз кеше. Ничек инде, минем милләтем минем дошманыма 80% тавыш бирсен?

Мәскәү интеллигенциясе Кырым вакыйгаларына каршы чыкты. Анда татары, урысы да, яһүдие дә бар иде, дистә меңнәрчә кеше урамнарга чыкты. Бу Путинга каршы чыгучылар белән минем кодым күбрәк туры килә.

Татарча сөйләшеп, намаз укып аннан соң Кырымны урыска кушарга булышкан татарларга караганда, урыс зыялыларының коды миңа күбрәк туры килә. Мин явызлыкка һәм гаделсезлеккә һәрвакыт каршы чыгам. Ә татар кызганычка каршы чыкмый, аңа хезмәт итә, димәк без ике аерым лагерьда.
Татар зыялылары урыска Кырымны сатты

Хәтта татар зыялылары да мине нык шаккатырды. Ул Разил Вәлиевләр, Роберт Миңнуллиннар, депутат мандатын саклау өчен, Кырымга барып, урыска Кырымны саттылар, бу хыянәтнең теге ягы инде. Мөфтиләргә килсәк, әйтеп бетерерлек түгел. Алар биш вакыт намаз укый, ничек Аллаһ каршында җавап бирерләр микән”, ди Кадыйр.

Мәскәү бердәм русияле ясап, барлык милләтләрне дә бер код астына кертеп, рус мәдәниятен һәм яшәешен көчләп тагуга каршы торырдай көч бармы? Татар халкы бу “рус коды”на каршы тора аламы?

"Элек аны зыялылар кайгырта торган иде. Социаль пирамида дигән нәрсә бар. Аста төп халык, ә өстә зыялылар. Алар матрица арихтекторлары, ягъни кеше фикеренә, кеше күңеленә үтеп керә торган, сирәк очрый торган, Аллаһы тәгалә тарафыннан җибәрелә торган кешеләр элек тә булган, хәзер дә бар алар. Ә андыйларга бездә эфир да юк, телевидение дә юк, китапларын да бастырмыйлар. Алар Русиядә тулысынча изоляциядә. Хәзер халык адашкан көтү кебек, кем сызгырса шуңа иярә. 80% тавышын явыз кешеләргә бирә”, ди Кадыйр.

Путин узган атнада “Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре”нең төп тәкъдимнәрен әзерләүче төркем җитәкчесе Владимир Толстой (язучының оныгы) белән очрашты. Бу очрашуда Путин, бердәм русияле милләтен күз алдында тотып, мәдәниятне төп берләштерүче субстанция икәнен атады һәм милләтләр графасына ни язылган булу зур әһәмияткә ия түгел, ә кечкенәдән нинди мәдәни принциплар иңдерелүе әһәмияткә ия диде. “Ышанам, бу документның төп максаты әнә шул”, ди Путин.
XS
SM
MD
LG