Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиянең соңгы горурлыгы"


Путин: "Фашизмны җиңүчеләр онытылмас"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:16 0:00

Путин: "Фашизмны җиңүчеләр онытылмас"

9 май Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин Җиңү парадында чыгыш ясап "Совет халкының "тимер ихтыяры" һәм түземлеге Европаны коллыктан коткарды" дигән сүзләр әйтте. Икенче дөнья сугышында фашизмны җиңүчеләр онытылмас, диде ул.

Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Кызыл мәйданда узган парадта 11 меңнән артык гаскәри, 150дән артык хәрби техника һәм 69 хәрби очкыч һәм боралак катнашты. Тамашаны яктыртуга 600дән артык журналист җәлеп ителде.

Мәскәүдәге парадтан соң Путин бәйрәмне Кырымга барып дәвам итте. Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда беренче мәртәбә килгән президент Икенче дөнья сугышы ветераннарына Кырымны "туган илгә" кайтаруга "зур әхлакый өлеш керткән өчен" рәхмәт белдерде.

Көнбатыш күзәтүчеләре билгеләвенчә, Русия башка бер генә бәйрәмне дә хәзер бу кадәр купшы итеп үткәрми. 69 ел узуга карамастан, Мәскәү әле дә бу вакыйганы үзенең шөһрәтен үстерү чарасы итеп куллана, ди алар һәм аңа табынудан туктарга киңәш итә.

"Ветераннар кимегән саен аларның абруе һәм пенсияләре арта бара. Исән калганнарга яңадан-яңа орденнар бирелә. Вакыт узган саен бу вакыйганың Русия өчен әһәмияте арта. Бу җиңү Русиянең соңгы горурлыгы" дип яза Германиянең Die Welt басмасы.

"Гаскәрдән тыш башка тармакларда да Русиянең әллә ни мактанырлык уңышлары юк, – дип дәвам итә Die Welt. – Инфраструктур һәм эре икътисади проектлар олигархларның кесәләрен тутыру өчен кулланыла, мәгърифәт һәм медицина өлкәсе дә әлегә Европа стандартларыннан ерак. Чикләр ачылганнан соң русиялеләр бу аерманы үзләре дә күрә, ләкин әлегә берни эшли алмый. Җиңү көне бу калышу хисен бераз җиңеләйтергә ярдәм итә."

"Бу көнгә Русиянең бар көдрәте туплана дигән хис кала, – дип яза Die Welt. – Ветераннарның оныкларына әлеге көннең бөеклеген сеңдерергә тырышалар. Ләкин аларның үз көне кайчан җитәр? Бабалар җиңүе белән генә күпме яшәргә була?"

Die Welt басмасы русиялеләргә Җиңү көненә табынудан туктарга киңәш итә. "70 ел элек күрсәтелгән каһараманлык ул купшы парадларсыз да онытылмаячак. Бүген исә үзеңне таныту өчен яңа юллар эзләргә кирәк. Заманча дөньяда андый мөмкинлекләр җитәрлек" дип яза Германиянең Die Welt басмасы.
XS
SM
MD
LG