Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәзалау – Көнчыгыш Украинада яңа корал


Украин күмерчесе тоткында ничек җәзаланганын сурәтли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Украин күмерчесе тоткында ничек җәзаланганын сурәтли

Украин хәрбиләре илнең көнчыгышын кайтарырга тырышканда, Русия тарафлы сепаратистлар андагы халыкны украинлыктан биздерү өчен җәзалау ысуллары куллана.

Олександр Һуров, 36 яшьлек күмерче, үзе яшәгән Новоһрадовка шәһәренең хакимият бинасыннан сепаратистлар әләмен йолкып алган вакытта моның өчен нәрсә буласын чамалаган. Ләкин үчнең болай тиз киләсен һәм аяусыз буласын көтмәгән.

Ике атнадан Киев хастаханәсенә китерелгәндә аның теш казнасы сынган, борыны җимерелгән, кулы изелгән, кабыргалары чатнаган булган.

"Алар бертуктаусыз кыйнады. Җиргә яткырып типкәләделәр, башка пистолет белән суктылар. Берсе кулны каера, икенчесе шуның өстенә менеп сикерә. Аңны югалткач кына туктыйлар иде, менә шул вакытта гына тын алып булды", дип сөйләде Һуров Азатлык радиосының украин бүлегенә.

Олександр сүзләренчә, кыйнаган кешеләр аны "сатлыкҗан" дип тамгалаган һәм иңсәсендәге "Слава Украине! Героям слава!" дип язылган татуировканы лампа ватыгы белән кырып алырга тырышкан.

"Мондый вәхши хәлләр Көнчыгыш Украинада хәзер даими күренеш, – ди Human Rights Watch вәкиле Анна Нейстат. – Андагы Русия тарафлы сепаратистлар кешеләрне урлау, җәзалау белән шөгыльләнә. Оешма мәгълүматына күрә, сепаратистлар берничә дистә кешене тотык иткән."

Һуров сүзләренчә, аны һәм тагын берничә активистны якты көн уртасында кораллы, битлек кигән кешеләр алып киткән. Донецки өлкә шурасы бинасына китергәннәр. Чәнечкеле тимер чыбык белән уратылган, яманаты таралган унбер катлы бу бина хәзер сепаратистларның үзәге санала.

"Тәрбияләү" урыны

Элекке сепаратист, 25 яшьлек Антон сүзләренчә, сорау алу, җәзалаулар бу бинаның бишенче, алтынчы катларында бара. Анда эшләүче кешеләр чыгышы белән Көнчыгыш Украинадан, үз эшләрен яхшы беләләр, күрәсең тәҗрибәләре зур, ди ул.

Анда кешеләрне кыйнап "тәрбиялиләр", Украина сүзен, украинча сөйләшүне оныттырырга тырышалар, бу инде Русия дип аңлаталар. Җәзалаганнан соң шәһәр читенә илтеп ташлыйлар, ди Антон. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул сугышчыларның Русиядән килүен раслаган. Шушы хәлләрне үз күзе белән күргәннән соң сепаратистлыктан китәргә булган. Хәзер элекке "иптәшләренең" үч алуыннан курка, исемен үзгәртергә сораган.

Бинаның икенче катында хәрби хастаханә ачканнар, анда 50ләп кеше эшли, яраланган сепаратистларга һәм кайбер очракларда тотыкларга медицина ярдәме күрсәтәләр.

Әйтерсең, Гестапо

Һуровны бишенче катка китергәннәр. Күрше бүлмәләрдән иптәшләрнең кычкырган тавышлары ишетелеп тора иде, әйтерсең, Гестапо бүлмәсе, ди ул. Һуров сүзләренчә, аны башта кыйнаганнар, мыскыллаганнар, үтерү белән янаганнар, соңыннан ниндидер матдә керткәннәр, шуннан соң ул кинәт хәлсезләнгән һәм үзен белештерми башлаган.

Икенче көнгә аны һәм биш иптәшен җибәргәннәр, янәсе сепаратистларга алыштырганнар. Барысының да тәннәрендә авыр җәрәхәтләр булган. Ярый, исән калганнар.

Бу җәзалауларны күтәрә алмаучылар да бар. Узган ай Славянски янында елгада ике мәет табылган. Шуларның берсе урланган депутат Владимир Рыбак булып чыккан. Аны да көн уртасында урлап киткән булганнар, шулай ук сепаратистлар әләмен йолкып алганнан соң.

Хәзер Һуров та үзе, хатыны һәм балалары өчен борчылып яши, Көнчыгыш Украинага кайтырга теләми, үзе әйтүенчә, Донецки халык республикасы аны үлемгә хөкем иткән.

Киләчәккә нинди планнар, дигәнгә Һуров югалып калган. Алай да, хастаханәдән чыккач ике әйбер эшләргә җыена: бозылган татуировкасын яңартырга һәм бердәм Украина өчен көрәшне дәвам итәргә.
XS
SM
MD
LG