Accessibility links

Казанда олуг галим Миркасыйм Госмановка багышланган конференция була


Миркасыйм Госманов
Миркасыйм Госманов

Миркасыйм Госмановның тууына 80 ел тулуга һәм Казан университетында археографик экспедицияләрнең 50 еллыгына багышланган халыкара конференциядә төрле илләрдән йөзгә якын галим катнашачак.

Казанда 27-29 майда үтәчәк конференциягә АКШ, Германия, Һолландия, Маҗарстан, Кытай, Казакъстан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән күренекле галимнәр киләчәк. Шулай ук бу чарада Татарстанның фәнни эзләнү үзәкләреннән, фәннәр академиясеннән, университеттан шактый күп галимнәр катанашыр дип көтелә.

"Алар – Миркасыйм Госмановның фикердәшләре, ул башлаган эшне дәвам итүчеләр", дип белдерде Азатлыкка галим Искәндәр Гыйләҗев. Галим үзе бу конференцияне оештыручыларның берсе, Миркасыйм Госмановның шәкерте, Казан университетында күренекле шәхес тырышлыгы белән ачылган Татарны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе. Элек бу кафедра Татар тарихы кафедрасы дип атала иде.

"Бу конференциянең әһәмияте бик зур, беренчедән, ул олуг шәхескә багышлана. Миркасыйм Госманов XX йөздә тарихыбызны яңа ачышлар белән баетты, моңа кадәр өйрәнелмәгән өлкәләргә юл салды.

Миркасыйм ага заманында тарихи чыганакларга бик зур игътибар биргән иде. Аның кандидатлык диссертациясе XVII-XVIII йөзләрдәге татар тарихи чыганакларына багышланган. Докторлык диссертациясен ул Алтын Урда (Җүчи Олысының) ярлыкларын өйрәнүгә багышлады. Бу чын мәгънәсендә чыганакчылык буенча теоретик яктан да элекке Советлар берлегендә генә түгел, ә Европа илләрендә һәм дөньяда да киң яңгыраш тапкан хезмәт булды. Бу хезмәт Алтын Урда тарихи чыганакларына яңача, тирәннән киң караш иде. Ул тарих фәненә "яңа сүз" алып килде.

Миркасыйм ага Борынгы һәм Урта гасыр тарихыбызның бик күп вакыйгаларына хезмәтләр язды. Аерым шәхесләр иҗаты һәм эшчәнлегенә зур игътибар бирде. Әдәбият тарихына да зур өлеш керткән галим ул, ул аларны безгә яңача ачты”, ди Гыйләҗев.

Казан университетының археографик экспедицияләр оештыра башлавына 50 ел. Гыйләҗев сүзләренчә, бу экспедицияләрнең башында Миркасыйм ага тора. Шуңа күрә конференция экспедицияләр тарихын, сәяхәтләр вакытында тупланган бәһасез байлыкларның әһәмиятен дә үз эченә ала.

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев
"Казан университетында узган гасырның 60 еллар башыннан даими рәвештә борынгы кулъязмалар һәм китаплар җыю максаты куелган археографик экспедицияләр оештырылып килә. Татар шулкадәр мәдәниятле халык, ул кайда гына яшәмәсен, аның һәрберсендә китаплар, кулъязмалар булган. Без үзебез дә экспедицияләргә йөргән вакытта заманында татарларның бик тә укымышлы халык булганына инандык.

Миркасыйм Госманов эз салган бу экспедицияләр гаҗәеп зур дөньяны ачты. Бүтән бер генә халыкта та даими рәвештә мондый экспедицияләр оештыру юк. Нинди генә авырлыклар булмасын, ел саен мондый сәфәрләр оештырылып килде. Көчле вакытта ул аларга үзе җитәкчелек итте, аннары шәкертләре бу эшне бүгенгә кадәр дәвам итәләр. Бу – бөтен дөнья практикасында уникаль күренеш.

Миркасыйм ага, гарәп язуы бетерелеп инде вакыт узган, дингә каршы көрәш барган чорда, менә шушы мирасыбызны болгавыр елларда үзебез саклап кала алмасак, бик зур фаҗигаләрдән соң да сакланган кулъязмаларны без дә җыймасак, аларның юкка чыгачагын аңлый иде”, ди Гыйләҗев.

Галим сүзләренчә, Миркасыйм ага тарихта булган вакыйгаларга, тарих агышына татарның күренекле шәхесләре аша бәя бирүнең, шәхесләрнең тоткан урынын барлауның башында торган кеше.

"Ул безнең шәхесләребез сериясен башлап җибәрде. Яхшы басмада 30-дан артык бөек шәхесләребезгә багышланган китап дөнья күрде инде. Бездә андый шәхесләр дистәләгән һәм йөзләгән. Миркасыйм ага иң әһәмиятле шәхесләрнең исемнәрен безнең өчен билгеләп тә куйган иде. Алар арасында, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдиннәр белән бергә, онытылып килә торган һәм бөтенләй онытылып калган шәхесләребез дә бар. Бу эш тә безнең тарихыбызга яңача карарга мөмкинлек бирә.

Без заманында тарихта халык массасын гына күрдек. Хәзер инде шәхесләрне күрәбез һәм аларны тарих белән бәйләргә өйрәнеп киләбез. Бу бик әһәмиятле күрсәткеч. Миркасыйм ага, шәхесләр ул тарихны алып баручылар дип, гел шәхесләргә игътибарыбызны юнәлтә килде. Минем уйлавымча, үзаңыбызны, үз-үзебезне бәяләүне күтәрү өчен бик зур әһәмияткә ия серия бу. Китаплар тупланмасы җәмәгатьчелектә дә көчле яңгыраш тапты һәм һәр яңа китапны көтеп алалар", ди галим.
"Татар тарихы һәм цивилизациясе" - Миркасыйм агага һәйкәлдәй басма

Гыйләҗев фикеренчә, Миркасыйм Госманов XX йөз татар тарихчылары арасында иң күренеклесе, бөек тарихчылар – Мәрҗәни, Фәхретдиннәрнең традицияләрен дәвам иткән кеше. Җиде томлы "Татар тарихы" китабы да Госманов инициативасы белән әзерләнә башлый. Вафатына күп вакыт калмый Төркиядә инглиз телендә "Татар тарихы һәм цивилизациясе" дигән китап дөнья күрә. Олуг галим хәзерге заман таләпләренә туры килгән бу басманың фәнни редакторы була. Гыйләҗев Миркасыйм аганың, гомеренең соңгы көннәрендә бу китапның чыгуына куанып, аны күкрәгенә кысып, нарасый бала кебек куанганын әйтә.

“Бу китапны мин Миркасыйм агага һәйкәлдәй басма дип әйтер идем. Миркасыйм Госманов – бик күп кырлы шәхес иде. Әгәр ул шөгыльләнгән темаларның берсен генә төшереп калдырсак та килешмәс, шуңа күрә бу халыкара конференция вакытында ул эшләгән һәр өлкәгә дә игътибар булачак”, ди Гыйләҗев.

Конференциядә Алтын Урда һәм аның мирасы, төрки-татар цивилизациясе, Шәрык чыганаклары мәсьәләләре, китап традициясе һәм татар әдәбияты, татар дини фикере һәм Русиядә мөселман дини институтлары, татар халкының мәдәни мирасы һәм милли-мәдәни үзәкләренә һәм башка темаларга багышланган секцияләр эшләячәк. Түгәрәк өстәл өстәл сөйләшүләре дә булачак.

"Без Миркасыйм Госмановның фикердәшләрен бергә җыеп татар тарихының актуаль мәсьәләләре һәм киләчәге турында сөйләшергә җыенабыз. Мин үзем бу конференциядән яңа мәгълүматлар, ачышлар һәм яңа темалар да көтәм", ди Гыйләҗев.

Конференцияне оештыручылар чарадан соң бөтен чыгышларны бергә туплап китап та чыгарырга ниятлиләр.

Галим фикеренчә, исән вакытта олуг шәхескә рәсми яктан, бәлки, кирәгенчә игътибар да булмагандыр, бәлки, ул аны кирәксенмәгәндер дә.
Миркасыйм ага дәрәҗәләр һәм төрле бүләкләр артыннан кумады

"Тарихи шәхесләргә тарих үзе бәя бирә. Миркасыйм Госмановка рәсми яктан игътибар җитеп бетмәгәндер дип әйтимме... Бәлки бу бик үк хак сүзләр дә түгелдер. Ул дөньяда танылган академик, Казан шәһәренең шәрәфле кешесе. Казанның 1000 еллыгын дәлилләгән вакытта, бу эштә актив катнашкан шәхесләрнең берсе.

Ул исемнәр, дәрәҗәләр һәм төрле бүләкләр артыннан да кумады. Мин үзем, аңа премияләр һәм зуррак исемнәр бирелгән булса, ул аларга лаек кеше иде, дип уйлыйм. Аның саллы хезмәтләре киләчәктә дә әһәмиятен югалтмаячак. Ул чын мәгънәсендә профессиональ белгеч иде. Беркайчан да дөрес булмаган, расланмаган сүзне язмады. Минемчә, Миркасыйм Госмановка киләчәктә игътибар тагын да артачак. Без хәзер әһәмиятле сорауларны чишкәндә аның саллы сүзе җитмәгәнне тоябыз", ди Гыйләҗев.

Миркасый Госманов, 75 яшьлеге уңаеннан Азатлыкка биргән әңгәмәдә, Русиядәге һәр милләт тә үз ихтыярынча, ирекле яшәргә тиеш дип белдергән иде.

"Минемчә, менә шулай билгеләнгән план белән барса, Русияне әйбәт нәрсә көтми. Торгынлык барлыкка киләчәк һәм ахыр чиктә бу мәсьәлә конфликтлар белән хәл ителәчәк. Аның өчен халыкның ризасызлыгы бераз өлгереп җитәргә тиеш. Хәзер дә аның кайбер сыйфатлары күренә башлады. Мәскәү һәм Петербурдагы урам йөрешләре очраклы түгел. Хикмәт шунда, без дә демократик җәмгыять төзибез дип, беркадәр анархистик җәмгыять булдыруга таба киттек", дигән иде галим ул вакытта.

Миркасыйм Госманов 1934 елның 31 маенда Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендәге Колҗа шәһәрендә туа. Аның бабалары чыгышлары белән Казан арты татарлары булганнар. Олуг галим 76 яшендә Казанда бакый дөньяга күчте.
XS
SM
MD
LG