Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда мәктәпне тәмамлаучылар Русия урынына Украина гимнын башкара


Акмәчетнең 42нче мәктәбендә соңгы кыңгырау
Акмәчетнең 42нче мәктәбендә соңгы кыңгырау

Ялтада мәктәп тәмамлаучы укучылар соңгы кыңгырау чарасы вакытында Русия гимны музыкасына Украина гимнын башкарган. Мондый очраклар башка мәктәпләрдә дә күзәтелгән.

Ялтада Степан Руданский исемендәге 15нче мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары Русия гимны яңгырый башлагач, кулларын күкрәкләренә куеп Украина гимнын җырлый башлау турындагы видео социаль челтәрләрдә бик күп бәхәсләр уятты.

Бер укучы әлеге мәктәп җитәкчелегенең инде эштән азат ителүе, ә балаларга килеп туган хәлгә аңлатма язарга кушуы турында белдерә. Шул ук вакытта укучылар Украина гимнын башкарачаклары турында мөгәллимнәренең белмәвен әйтә.

The Kiev Times язуынча, имеш әлеге мәктәптә Кырым түгел, ә нигездә Көнбатыш Украинада ата-аналары акча эшләргә килүчеләрнең балалары укый икән. Биредә укыту украин телендә алып барылган булса, гимн белән килеп туган хәлдән соң анда предметларны урыс телендә укытуга күчерергә карар кылганнар.

Әйтергә кирәк, мондый очраклар Ялтадан тыш башка мәктәпләрдә дә күзәтелгән икән. Кырымнан Лилия Ибраһимова Facebookта язуынча, Акмәчеттәге украин гимназиясендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары вальстан соң “Украинага дан, каһарманнарга дан” дип кычкырган һәм азакта Украина гимнын башкарган.

Шул ук вакытта укучылар бәйрәм чарасына ресторанга килергә элгермәгән, укучылар артыннан ук автобус тулы полиция килеп җиткән. Алар төне буе укучыларны ресторанда саклап торган.

Акмәчеттә яшәүче Ләйлә Бекир мондый хәлнең ким дигәндә тагын бер мәктәптә күзәтелүен әйтә.
XS
SM
MD
LG