Accessibility links

Кайнар хәбәр

Али Хәмзин: "Иң мөһиме – кырымтатар халкының иминлеген тәэмин итү"


Али Хәмзин
Али Хәмзин

Алушта вице-мэры итеп Мәҗлеснең вәкиле Энвер Арпатлы билгеләнде. Ремзи Ильясов Дәүләт шурасы вице-спикеры булды. Процесс бара, аның татарлар өчен файдасы бармы?

Кырым аннексиясеннән соң татар сәясәтчеләренең яңа хакимият белән хезмәттәшлек итү-итмәү мәсьәләсендә фикерләре аерылды. Кырым хөкүмәтенең вице-премьер вазифасын башкаручы урынына Ленур Ислямов (вазифадан китте), милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе вазифасына Заур Смирнов, дәүләт шурасы рәисе урынбасары вазифасына Ремзи Ильясовның билгеләнүе каршылыклы реакция тудырды. Кырым хакимиятенә кырымтатар вәкилләрен тәкъдим итү һәрвакыт Мәҗлес белән дә килештерелми.

Мәҗлеснең төрле дәрәҗәдәге вәкилләре хакимияткә керүне дәвам итә. Кырымтатарларның бу идарәсе әлеге карарларны хәзерге чынбарлыктан чыгып кабул итә. Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевнең бу мәсьәләдә карашы катгый булуы билгеле. Ул Кырымның яңа хакимиятен "оккупантлар" дип саный һәм алар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта, әмма җирле мәҗлесләрдә хакимият белән эшләүне тыю карарларының кабул ителгәне юк.

Тормыш дәвам итә. Кешеләр туа, үлә, авырый, терелә. Шушы табигый процессны дәвам итү һәм милләтнең яшәү шартларын тәэмин итү өчен карарлар кабул итү зарур. Бу мәсьәләдә һәркемнең үз карашы бар. Бу хакта Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин белән сөйләшәбез. (Әңгәмәнең беренче өлеше монда)

– Али әфәнде, Сез нәрсә дип әйтер идегез, Мәҗлес Кырым хакимияте белән хезмәттәшлек итәргә тиешме-юкмы?

– Мин бу процессны "хезмәттәшлек" дип атамас идем. Бүгенге көндә халкыбыз, Кырымның төп халкы үз җирендә яши. Хәзерге геополитик вазгыять шартларында Русиянең үз теләге белән Кырымны үзенә кушып кую нәтиҗәсендә туган сәяси кризис шартларында, күп әйбер, шул санда бу мәсьәлә дә бездән тормый. Хәзер беренче максатыбыз – милләтебезне милләт буларак саклап калу, аның берничек тә үз җирен ташлап китүгә җиткермәү, яшәвен монда дәвам итү өчен шартлар тудыру. Мәҗлеснең максаты – кырымтатар халкының Кырымда, үз ватанында исән-имин яшәешен һәм үсешен тәэмин итү. Соңгы елларда ирешкән уңышларыбызны югалтмаска кирәк. Шуңа күрә, без ул хакимиятне юридик яктан танымасак да, аларны "үзбилгеләнгән" дип атасак та, алар белән эшләргә мәҗбүр калдык.

– Хакимияткә керү яки кермәү – мөһим түгел, иң мөһиме хәзер халыкның иминлеген тәэмин итү дисез. Ул иминлекне кемнәр тәэмин итә ала?

– Беренчедән, кырымтатар халкы үсешен тәэмин итүне максат итеп куябыз икән, хакимият белән эшләү юлларын да үзебез уйларга тиешбез. Имин үсешне һәркем үз урынында тәэмин итәргә тиеш. Халыкара җәмәгатьчелек - Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек шурасы, Европа Берлеге, Британия, АКШ, Русия, барысы да Украинаның территориаль бөтенлеге турында Будапешт килешүенә кул куйган һәм аны бозган тарафлар - бу эшкә үз өлешен кертергә тиеш. Русия килешүне бозып Кырымны үзенә кушып куйды. Калганнар әлегә Украинаның бөтенлеген тәэмин итү юлларын таба алмый. Мондый вазгыятьтә халкыбыз Кырымда вакыйгалар үзәгендә калды, шуңа аның Будапешт килешүен имзалаучылардан, шул санда Русиядән үзенең иминлеген тәэмин итүне таләп итү хокукы бар.

Мостафа Җәмилев (уртада) Украина премьер-министры Арсений Яценюк (уңда) һәм Европа коммисары Штефан Фюле (сулда) сөйләшә
Мостафа Җәмилев (уртада) Украина премьер-министры Арсений Яценюк (уңда) һәм Европа коммисары Штефан Фюле (сулда) сөйләшә
16 май кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев Европа комиссары Штефан Фюле һәм Европаның милли азчылыклар коммисары Астрид Торс белән очрашуда кырымтатар халкының хокукларын торгызуга багышланган халыкара җыен оештыру турында сүз алып барды. Минемчә, ул җыенда Украина сәясәтчеләре һәм хокук яклаучылары белән бергә Русия вәкилләре дә катнашырга тиеш. Безнең иминлегебез Русиядән дә тора.

– Мәҗлес әлеге форумга әзерлекне инде дүрт ел алып бара. Украина хакимиятләре аны оештыруга каршы булды. Хәзер хакимиятләрнең кырымтатарларга мөнәсәбәте үзгәрде. Кабул ителгән карарларның барысының да үтәлүе шикләндерә. Бу үзгәрешне нәрсә белән аңлатып була? Чын мөнәсәбәт кайсысы?

– Каршылык булды. Ул чакта безнең сәяси партнерларыбыз, "Батькивщина" һәм "Удар" фиркаләре Янукович хакимиятеннән бу форумны уздыруны таләп итеп басым ясый ала иде. Бүгенге көндә дә андый форумның кирәклеге мәсьәләсендә төрле фикерләр бар. Аны кайда уздыру хәл ителмәгән. Украина хәзер үз-үзен яклый алмый, шуңа аны Украинада уздыру кирәк, диләр. Шулай ук аны Төркиядә уздыру тәкъдиме булды. Европа Берлеге форумны Женева, Брюссель яки Нью-Йоркта уздыру кирәк, ди. Кырымтатар халкы язмышына багышланган бу халыкара форумны Европа Берлеге проекты дип санасак, аны 2014 елда уздыру кирәк. Бу хакта 16 май Мостафа ага белән очрашудан соң игълан ителде, Мәҗлес ул форумны оештыруга катнаша.

– Димәк, форум Европада үтәргә мөмкин?

– Эйе, һәм бу иң яхшысы булачак. АКШта да уза ала, БМОда.

– Кайчан үтәчәк бу җыен?

– 2014 ел ахырына кадәр үтәр, дип уйлыйм. Хәзер аңа әзерлек бара.

Али Хәмзин белән әңгәмәнең өченче өлешендә сүз Кырым хакимиятләре, кырымтатарлар һәм Татарстан хакимиятләре арасындагы мөнәсәбәтләр турында барачак.
XS
SM
MD
LG