Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия телевидениесе Азатлык видеоларын урлый


"Россия 24" каналы Украинаның көнчыгышында Азатлык төшергән ике видеоны үз аңлатмалары белән күрсәтте. Контексттан аерылган язмалар Кремль карашын чагылдыру өчен кулланыла.

Узган атнада "Россия 24" телевидениесе Украинаның көнчыгышында Азатлык радиосының украин редакциясе төшергән ике видеоны күрсәтте. Бу видеоларны контексттан аерып алып капма-каршы аңлатма белән күрсәтү ничек итеп аларның бөтенләй башка карашны чагылдыру өчен кулланылганлыгын бик ачык күрсәтә. Мәскәү Кремле карашын чагылдыручы тапшыруларда күрсәтелгән бу видеоларның Азатлык сәхифәсеннән алынганлыгы тамашачыга әйтелмәде.

Беренче видеода Украина милли гвардиясе хәрбиенең бик ачулы рәвештә президент Петр Порошенконы тәнкыйтьләве күрсәтелә.

"Иптәш Порошенко, әгәр дә чыннан да президент һәм сүзендә тора торган кеше булсагыз", ди ул. "Без барыбыз да безне монда туп ите буларак кулланалар дип уйлыйбыз", ди.

Алга таба ул ачык стратегия күрмәвенә, тиешле ярдәм күрсәтелмәвенә һәм азык-төлек җитмәүгә зарлана.

"Россия 24" бу зарлануларны, шул исәптән кирегә борылып Киевка таба китү белән янауларны да күрсәтте.

Телевидение тамашачыларны алдап, бу видеоны интернетка Украина милли гвардиясе әгъзалары чыгарган, дип хәбәр итте.

Шул ук вакытта "Россия 24" ул хәрбинең ни өчен көнчыгышта алгы сызыкта булуы турында әйткән сүзләрен тапшыруга кертмәгән.

Бу хәрби Порошенкога мөрәҗәгать итеп тәҗрибәле һәм профессионал хәрбиләрне туплап көнчыгышта хәлиткеч чаралар күрергә чакыра һәм "без илебезне тулысынча бушлай яклыйбыз", ди.
Украина хәрбие: "Безне туп ите буларак кулланалар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:59 0:00

Шулай итеп, Русия телевидениесе бу видеоны сепаратистлар карашларын хуплау, Киевны тәнкыйтьләү максатында гына куллана, хәрбинең сепаратистларга карата мөнәсәбәтен күрсәтеп тормый.

Украина хәрбиләре Лугански өлкәсендә Русия яклы сугышчыларның ныгытмаларын утка тотканда Русия телевидениесенең ике журналисты һәлак булганнан соң, "Россия 24" Азатлыкның тагын бер видеосын күрсәтеп аны журналистларның ялгыш үтерелгән булу мөмкинлеген кире кагу өчен кулланды.

"Алар яхшылап төзиләр, кая атачакларын игътибар белән сайлыйлар", ди "Русия 24" журналисты тамашачыга Азатлык хәбәрчесе төшергән видеоны күрсәткәндә. "Милли гвардия сугышчылары Славянски янындагы бистәне утка тоталар. Кешегә берничә чакрым ераклыктан атып тидерә алулары белән мактаналар. Ә бит безнең коллегалар һәлак булганнан соң кемгә атканлыкларын белмәүләрен әйткән иделәр", ди.

Шуннан соң "Россия 24" Азатлыкның украин редакциясе аудиоязмасын да куллана: "Шул кадәр арадан атып тидерү мөмкинме?" дип сорый Азатлык хәбәрчесе. "Мөмкин. Яхшылап төзәсәң тидереп була", дип җавап бирә солдат.

Әмма "Россия 24" ул хәрбинең Азатлыкка биргән әлеге интервьюда утка тотылган бу авылдан тыныч халыкның инде ике-өч атна элек чыгып киткәнлеге турында әйткәннәрен тапшыруга кертмәгән.
Украинада сепаратистларны утка тоту
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00
XS
SM
MD
LG