Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Митинглар турында канунны кырыслату Русия мәйданын якынайта"


Мәскәүдә протест чарасына чыкканнарны тоткарлыйлар
Мәскәүдә протест чарасына чыкканнарны тоткарлыйлар

Русия думасында урам чаралары тәртибен бозган өчен җәзаны кырыслату турында канун өлгесе икенче укылышка әзерләнә. Канун кабул ителсә биш елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Русиядә ярты ел эчендә митинглар үткәрү шартларын өч тапкыр бозган һәркемне биш елга төрмәгә ябарга һәм бер миллион сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Оппозиция, канун кабул ителсә, Русия төрмәләре сәяси тоткыннар белән тулачак, дип белдерә.

Бу канун өлгесе киләсе атнада Думаның әзерләнүче канунарны тикшерү комитетында каралыр дип көтелә. РБКга әлеге комитет әгъзаларының берсе документ хупланырга мөкин дип белдергән. Бу канун Русия думасы депутатлары җәйге ялга таралганчы кабул ителергә дә мөмкин дип яза РБК.

Канун өлгесе Думага беренче укылышка тәкъдим ителгәндә бу кадәр үк кырыс түгел иде. Анда митинг үткәрү шартларын ярты ел эчендә өченче тапкыр бозган өчен чараны оештыручыларның гына җәзага тартылачагы турында әйтелде. Әлеге канун өлгесе март аенда "Бердәм Русия"дән Александр Сидякин һәм бер төркем депутатлар тарафыннан тәкъдим ителде. Бу канунның кирәклеге турында, гомумән, беренче тапкыр сенатор, Федерация шурасының конституция комитеты вәкиле Андрей Клишас авызыннан чыкты. Аның тәкъдимен Русия президенты Владимир Путин да хуплады.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

"Новая Газета" журналисты Ирек Мортазин фикеренчә, канун кирәк дип сүз башлаучылар һәм канун өлгесен әзерләүчеләр өстән кушканны үтәүчеләр генә.

"Дума күптән инде кануннарны тикшерү һәм ниндидер бәхәсләр алып бару, төзәтмәләр кертү урыны булудан туктады. Русиядә президент администрациясендә эчке сәясәт идарәсе бар. Алар теләсә нинди сәяси чараны үткәрүне кыенлаштыру һәм оппозициядәге лидерларны мәйданга чыгармау белән шөгыльләнә. Бу идарә сәяси кырны агулап юкка чыгарыга тели", ди Мортазин.

Аның фикеренчә, сүз ирегенә, фикер хөрлегенә каршы нинди генә кануннар кабул ителмәсен, шөрепләр никадәр катырак кысылмасын, чаралар тукталмаячак һәм бу хәл ил эчендә шартлауга китерергә мөмкин.

"Чәйнек кануны дигән гыйбарә бар. Әгәр чәйнекнең бөтен тишекләрен пар чыкмаслык итеп томалап утка утыртсаң, ул шартлаячак. Әгәр капкачын ачып куйсаң, суы ташып чыгачак.

Мин мондый аждаһа алымнары, ягъни мондый кануннар кабул итү җәмгыятьнең тагын да тизрәк радикальләшүенә китерәчәк дип саныйм. Кешеләрнең тыныч юл белән канәгатьсезлекләрен белдерүләре, канун бозмый гына чаралар үткәрүләре урынына идән асты һәм шулай ук ярым яшерен төркемнәр барлыкка киләчәк. Хәзер протест чаралары караңгылыкка китәргә мәҗбүр булачак һәм узган гасыр башындагы кебек куркыныч рәвеш алырга мөмкин.

Бу канун кабул ителсә, Русиянең радикальләшүен арттырачак һәм Русия мәйданы вакытын якынайтачак", ди Мортазин.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Татар халкының Милли мәҗлесе рәисәсе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, бу канун ил эчендә фикер белдерүне бөтенләй юкка чыгару өчен генә түгел, ә Русиянең геополитик сәясәте өчен дә алдан аяк киенүе.

"Русиядә диктатура түргә менеп утырды, халыкка авыз ачарга да ирек бирмәячәкләр. Хәзер халыкның төп өлеше урамнарга чыкмаячак, чөнки бер яктан зур-зур штрафлар белән һәм икенче яктан төрмә белән янаячаклар. Бу кануннар сәяси һәм милли хәрәкәтләрнең дә тез астына сугу, аларны авызлыклау булып тора.

Мин Мәскәү мондый кануннар кабул итеп тагын зуррак геополитик этлек эшләргә җыена дип уйлыйм. Эчке сәясәттә, милли республикаларны, милләтләрне бетергәндә, милли активистлар кузгалмасын өчен кабул ителә бу кануннар.

Боларның бөтен хыяллары хәзер Советлар берлеген яңадан торгызу. Рус дөньясы, русларны җыеп алабыз дигән булып, алар Кырымдагы шикелле, яңадан Молдовага, кирәк икән Азәрбайҗанга бәреп керергә, Урта Азия республикаларын үз кулларына җыярга тели. Менә шундый вакытта бастырылган халыклар урамга чыкмасын, ризасызлык белдермәсен өчен, алдан ук аяк киенеп куялар", ди Бәйрәмова.

Аның фикеренчә, Русиядә кануны булса, аны бозмаган килеш тә җинаять кылды дип өстеңә ябып куярга мөмкиннәр.

"Без берәм-берәм ялгыз пикетларга чыккан идек. Хәзер шушы ялгыз пикетларга чыккан кешеләрне берәм-берәм тотып, хөкем итеп, штрафлар салалар. Ялгыз пикетның кануннарын без яхшы беләбез. Синнән 30 метр якында беркем дә булырга тиеш түгел. Без беркемне дә, хәтта провокаторларны да якын җибәрмәгән идек. Хәзер безне яз көне үткәргән пикетка алдан сөйләшеп, берләшеп килгәннәр дип, хөкем итмәкче булалар. Мин алдан кем белән һәм нәрсә турында гына сөйләшмәм. Ә чынлыкта гамәлгә карап хөкем итәргә тиешләр", ди Бәйрәмова.

Павел Чиков
Павел Чиков

"Агора" хокук яклау оешмасы рәисе Павел Чиков соңгы ике ел эчендә Русиядә кабул ителгән кануннарның конституциягә һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара нормаларга туры килмәвен әйтә. Ул соңгы вакытта берсе артыннан берсе төрле кануннар кабул ителеп, хөкүмәттән тыш оешмаларны да, сәяси берләшмәләрне дә, үз фикерләрен белдерүчеләрне дә җинаять кылуга якынайту эше барганлыгын белдерә.

Аның фикеренчә, әгәр бу канун кабул ителсә, һәм шушы канун нигезендә мәхкәмә җинаять кылды дип карар чыгарса, гаепләнүче бу карарны һәм шул ук вакытта канунны да Русиянең Конституция мәхкәмәсенә шикаять итә алачак. Һәм шикаять итәргә кирәк тә, ди ул. "Әмма хәзер Конституция мәхкәмәсе моннан 15 еллар элек булган оешма түгел инде. Аның батырлыгы кимеде, ә хакимиятләргә ярарга тырышуы нык артты", ди Чиков.

Русиядә хәзер гамәлдә будган кануннар нигезендә, оештыручылардан, урам чарасын үткәрү шартын бозса – 20 мең сумга кадәр, хакимиятләр белән килешмичә митинг үткәрсә – 40 мең сумга кадәр, әгәр чара вакытында кемгә дә булса зыян салынса – 300 мең сумга кадәр штраф тәүләтү каралган.

Чарада канун бозылды дип табылса, анда катнашучыларга – 20 мең сумга кадәр, әгәр алар милеккә зыян салсалар һәм кемгә дә булса кул күтәрсәләр – 300 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

XS
SM
MD
LG