Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда сәләтле балалар акчалата бүләкләнде


Әлфинә Сөләйманова әбисен үз казанышлары белән таныштыра.
Әлфинә Сөләйманова әбисен үз казанышлары белән таныштыра.

Ижау шәһәр хакимияте быел өченче тапкыр сәләтле балалар арасында конкурс оештырды. 74 бала төрле номинацияләрдә җиңү яулап, 25-әр мең сум белән бүләкләнде.

Бу укучылар өчен җәйге каникул күтәренке рухта башланып китте. Сәләтле укучылар арасында татар гаиләләреннән дә балалар бар.

Алтынчы гимназия укучысы Гөлназ Габбасова туган тел номинациясендә татар теле дәресләрендә алган белеме, шәһәр, республикакүләм, Казанда регионара олимпиадаларда катнашып җиңү яулавы нәтиҗәсендә бәйгенең иң дәрәҗәле бүләге – Грантка ия булды.

Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова үзенең укучысы белән горурлана. "Бу җиңү безнең берничә ел дәвамындагы эшебезнең нәтиҗәсе", ди ул.

Гөлназ быел гимназияне тәмамлап, югары уку йортына керергә әзерләнә.

Әлфинә Сөләйманова баянда уйный
Әлфинә Сөләйманова баянда уйный

Әлфинә Сөләйманова икенче сәнгать мәктәбенең баян сыйныфында укый. Тырыш, хезмәт сөючән кызчык, мәктәптә дә бишле билгеләренә генә укый, музыка өлкәсендә дә уңышлары бар.

Башлангыч мәктәп укучысы булуына карамастан, Әлфинә инде бик күп бәйгеләрдә катнашкан. Аларда җиңү яулаган. Соңгы бәйгедә катнашуы Әлфинә өчен аеруча сөенечле. Ул Ижау шәһәр хакимияте игълан иткән "Сәләтле балалар" бәйгесенең "Музыка иҗаты" номинациясендә Грант яулады. Аңа төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, беренче–икенче урын алуы, башка дипломнары Грант алырга ярдәм иткән дә инде. Сөләймановлар гаиләсе өчен бу икеләтә шатлык. Әлфинә Сөләйманова сүзләренчә, премия акчасына алар яңа компьютер алырга килешкәннәр. Копмьютер аңа мәктәптә укуда ярдәм итәчәк.

Музыка укытучысы Фирдәүс Мортазин кызчыкның тырышлыгын, музыкага сәләтен күреп, аны төрле якләп үстерә. Укытучының үзенең белемен балалга бирү теләге, шәкерте Әлфинәнең үзенең уйнау осталыгын тизрәк үстерү максаты уңышка китерә. Укытучы балага беренче дәрестән үк көйләрне эмоциональ уйнарга күндерә. Әлфинә бу алымны да үзләштерә. Болар барысы да бергә кушылгач аны төрле дәрәҗәле конкурсларда җиңүчеләр исемлегенең беренче юлында аталуга китерә дә инде.

Шәкертен югары дәрәҗәгә җиткерү өчен укытучының үзенә күп тырышырга туры килә. Кечкенә бала күңелендә музыкага, уен коралына мәхәббәт тәрбияләүдә үзенчәлекле алымнар кулланып юл табу җиңел бирелми. Икенчедән, гаиләдә дә балага теләктәшлек булу бик кирәкле дигән фикердә укытучы. Боларның барысын да исәпләп эш иткәндә, уңыш яулау мөмкин.

Дәресләрдә татар балалары программада каралган әсәрләрдән тыш, милли көйләрне өйрәнеп, татар иҗтимагый үзәге оештырган бәйгеләрдә катнаша, чараларда чыгышлар ясарга омтыла.

XS
SM
MD
LG