Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар страусы" авыл тормышын таныта


"Татар страусы" авыл тормышын таныта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:46 0:00

Татарстанның Биектау районы Ямаширмә авылындагы "Татар страусы" утары көненә йөзләрчә, аена дистә меңнәрчә кунаклар кабул итә, ди комплекс хезмәткәре Әлфия Котдусова. Республикада эчке туризмга игътибар арту белән Котдусовлар хуҗалыгының икенче сулышы ачыла, тәва кошлары белән йорт хайваннары да туристларның күңеленә хуш килә башлый.

"Татар страусы" агротуризм комплексы хезмәткәре Әлфия Котдусова без булган көнне алтынчы төркем кунакларны кабул итә иде. Ул инде бу утардагы һәр җан иясен үзенең биш бармагы кебек белә. Әлеге тәва кошлары утары турында берничә ел элек Азатлык радиосы видео төшерсә, бүген фермер Габделәхәт Котдусов үз хуҗалыгыннан агротуризм комлексы эшләгән. Туристлар хайваннар, кош-кортлар, авыл абзары белән генә танышып калмыйча, саф һавада пешкән коймаклар, балык ашы кебек натураль ризыклар белән дә авыз итеп китә. Моның өчен Габделәхәт Котдусов махсус ял итү, ашау-эчү урыннары булдырган. Йөзләп кеше утырып чәй эчә ала торган биналар эшләгән. Шулай ук теләгән туристлар авыл мунчасына кереп, кунып та ял итә ала.

Комплекска керү түләүле, балаларга – 150, 16 яшьтән зурракларга – 200 сум. Өстәмә хезмәтләр аерым санала. "Татар страусы" утарының мәйданы ике гектар чамасы, ике күле бар, анда кунаклар балык тота.

Әлфия Котдусова сүзләренчә, аларның авыл туризмы белән ныклап шөгыльләнә башлауларына бер ел гына булган. Май аенда "Татар страусы" утарында ун меңгә якын турист булды, ди ул. Кеше аз йөрер дип кабул ителгән дүшәмбеләрдә дә, җидешәр төркем килгән. Кунакларны рус, инглиз, татар телләрендә сөйләп кабул итәләр. Без килгәндә рус теле өстенлекле булды.

Котдусовлар комплекстагы эшләрнең барысын да үзләре башкарган, төзекләрдерү, төзү, җыештыру эшләренә өстәмә эшчеләр алынган. Киләчәктә утарларының мәйданын тагын да арттырмакчылар.

XS
SM
MD
LG