Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" фаҗигасендә гаепләнгәннәрнең күбесе төрмәгә хөкем ителде


2011 елның 10 июлендә "Булгария" корабы баткан урында чәчәкләр
2011 елның 10 июлендә "Булгария" корабы баткан урында чәчәкләр

Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе хөкемдары Сергей Якунин 2011 елның июлендә баткан "Булгария" көймәсендә 122 кешенең үлемендә гаепләнгән биш кешегә хөкем карары чыгарды.

Атнакич көнне башланган хөкем карарын укуны дүшәмбе шулай ук Казанның "Яшьлек" мәдәният йорты залында дәвам иттеләр. Башта хөкемдар Сергей Якунин эшкә кагылышлы кайбер дәлилләрне китерде. Аның әйтүенчә, Тимергазиев Инякина белән дустанә мөнәсәбәттә булып Семеновка "АргоРечТур"га юлчылар ташуга әзерлек турында уңай бәя документын бирергә кушкан. Семенов корабның тикшерү узмавын һәм кайбер техник җитешсезлекләре булуын белсә дә, документны имзалаган.

Мәхкәмә Тимергазиевның Инякина белән дустанә мөнәсәбәттә булуын яшерүне тәнкыйди кабул иткән.

Хөкемдар барлык дәлилләрне укып бетергәч бер сәгатьлек ял алды һәм аннан соң гаеплеләрнең ничә елга хөкем ителүләрен җиткерде.

"АргоРечТур" җәмгыяте җитәкчесе, "Булгария" корабы субарендаторы Светлана Инякина 11 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителде. Шулай ук ул өч елга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә. Инякинаның улын әбисе тәрбиясенә тапшырырга карар кылынган.

"Булгария" капитанының элеккеге ярдәмчесе Рамил Хәмитов 6 ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул мәхкәмә залында сак астына алынды.

Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге Идел идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиев алты ел гомерен гомуми режимдагы колониядә үткәрәчәк һәм шулай ук өч елга һөнәри эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Русия транспортын күзәтчелек итү Казан линиясе бүлегенең элеккеге баш инспекторы Владислав Семенов биш елга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителгән. Ул шулай ук өч елга һөнәри эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм.

"Русия елга регистры" ФДУ Кама филиалының Пермь бүлеге өлкән белгече Яков Ивашовка биш елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылган һәм өч елга һөнәри эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукы тыелган. Ивашов, Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләкте – аны мәхкәмә залында азат иттеләр.

Билгеле булганча, 25 апрель көнне прокурор Инякинага 14 ярым, Яков Ивашовка 7 ел, Рамил Хәмитовка 6 елда ун ай, Владислав Семенов һәм Ирек Тимергазиевка 8 ел ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы бирүне сораган иде.

Бизнес Online язуынча, фаҗигадә зыян күрүче тарафлар Ивашовның иреккә чыгарылуына һәм 300 миллион сумлык рухи компенсациянең 100 миллионга калдырылуына канәгатьсезлек белдергән.

Бу эш нигезендә барлыгы 200 зыян күрүче исәпләнә. Якыннарын әлеге фаҗигада югалтучыларның күпләре инде бу эш белән бөтенләй кызыксынмый диярлек. Апасы әлеге фаҗигадә һәлак булган Олеся Азатлыкка хөкемгә тиешле кешеләр тартылмый дип әйткән иде.

"Бу фаҗигадә гаепле булган югары түрәләр хөкемгә тартылмый. Шуңа әлеге мәхкәмә утырышларына баруны кирәк дип санамыйм", диде ул.

Күпләр әлеге эшнең бик озакка сузылуыннан зарланды.

XS
SM
MD
LG