Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ирекле сүзсез һәм милли матбугатсыз калачак


Илфат Фәзрахманов
Илфат Фәзрахманов

Почта хакларының моңарчы күрелмәгәнчә, кинәт артуы – ул сүз иреген чикләүнең иң оптималь ысулы буларак илбашларының исләренә төшкән чара булды. Сүз ирегеннән уттан курыккан кебек куркалар бүгенге Русиядә.

Казанда төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы узды. "Күп милләтле Русия" ("Многоликая Россия") бәйгесендә җиңүчеләр дә чакырулы иде анда. Мин бу бәйгедә икенче ел инде жюри әгъзасы. Кызганыч, күпмилләтле саналган Русиядә бу конкурста катнашучылар урыс теллеләр генә. Анда катнашырга батырчылык иткән берничә генә кыю милли газетны алып карасаң, оят булып китә. Милли матбугат әллә йоклый, әллә әле тумаган дип куясың. Дөрес, Татарстан матбугаты аерылып тора. Быел Мамадыш, Кукмара районнары газетлары кулыма кергән иде. Республика дәрәҗәсендә таралырлык басмалар дип сокланып, йотылып укыдым. Кызганыч, бу фестивальдә быел да Татарстан мәгълүмат чараларын катнаштырмадылар. Киләсе елда бәйге шартлары үзгәртеләчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар. Ә Русия күләмендә уздырылучы әлеге мәртәбәле бәйгенең хуҗасы – "Татмедиа".

Көзгедәге сүрәтебезгә бәя

Мин инде тагын бер бәйгедә дә жюрига иң яхшы язма авторларын берничә ел рәттән эзләшәм. Монысын Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. "Татар рухы һәм каләм" дип аталган әлеге бәйге татар милләте белән турыдан туры бәйле. Димәк, ул милли горурлык уятырга тиеш булып чыга. Афәрин, дип сокланырлык эшләр шактый булса да, монысында да тулаем милли матбугатның торышы канәгатьләнерлек түгел.

Һөнәри осталык – профессиональлек җитенкерәми әле безгә. Күп кенә басмалар, гап-гади мәгълүмат-хәбәрләрне туплап конкурска тәкъдим иткән. Күп язмалар "бардым, күрдем, кайттым, яздым"нан тора. Мондый хәл республика дәрәҗәсендәге басмалар өчен бөтенләй гафу ителмәслек. Телебез белән кызыксынуны аның милли матбугаты аша да арттырып булыр иде.

Кызганыч, бүген милли авторларыбызның язмаларын эзләп алып укучы бармы? Аларны тәрҗемә итеп, башка мәгълүмат чаралары кулланамы? Милли матбугаттан урыс телле журналистика бик сирәк очракта гына мәгълүмат ала. Гомумән, бу яктан мин республикабыздагы урыс телле мәгълүмат чараларын да югарырак баскычка күтәреп куймас идем. Быелгы язылу кампаниясенең авыр булуында журналистларның үзләрен гаепләргә маташкан Русия гомум коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров хаклы, ахыры, дип тә куям. Әйе, хаклы, ләкин өлешчә генә.

Журналистны буалар

Ник укымыйлар дигәндә, күп нәрсә үзебездән торса да, безгә бәйле булмаган очраклар да өстебезгә тау булып ишелеп төшә тора. Сүз иреге, иҗат мөмкинлекләре, һөнәри осталык турында түгел сүзем.

Почта хакларының моңарчы күрелмәгәнчә, кинәт кенә артуы – ул, минем фикеремчә, сүз иреген чикләүнең иң оптималь ысулы буларак илбашлары тарафыннан исләренә төшкән чара булды. Без гәҗитчеләр, бәяләрнең шулай үсәсен язылу кампаниясе башлангач кына белдек бит. Юкса, редакцияләр үзләренең икътисадый мөмкинлекләрен санап, еллык эшчәнлекләренә планны ел башында билгели. Хөкүмәт басмаларында ничектер... әмма бәйсез, үзен-үзе яшәтүче газетлар шулай эшли. Нәтиҗәдә, язгы язылу кампаниясе соңарып башланды, каталоглар соңарып әзер булды.

Дәүләт үз кул астындагы мәгълүмат чараларының санын киметеп булса да, яшәтер.

Сүз ирегеннән уттан курыккан кебек куркалар бүгенге Русиядә. 1990нчы еллардагы сүз ирегенең бүген исе дә юк. Идарә ителә торган демократия дип шәрехләнде бит бүгенге тормышыбыз. Демократия янына "идарә ителә" дигән сүзтезмәне кую мөмкинме дигән сорауга аңлатма бирүче генә табылмады. Журналистика моны өлге итеп алып эшләвен дәвам итте.

Демократия булгач, ул идарә ителергә тиешме, аны кем идарә итә? Минемчә, демократия кануннар белән генә көйләнергә тиеш. Һәм кануннары да уңайсыз кешеләр – күпне күрүчеләрдән арыну өчен генә кулай, сайлап алып чүпли торган түгел, барыбыз өчен дә, шул ук президентлар өчен дә эшләргә тиешле.

Почта хакларының артуы ул, беренче чиратта, журналистиканы кулга ияләштерү өчен бик уңайлы алым булды. Чөнки хәерче журналист сүз иреге чикләнгән дәүләттә, коррупция сазлыгына кереп чумган хакимияткә бик кулай. Ә бүген журналистика шул хәерчелеккә тәгәри.

Дәүләт үз кул астындагы мәгълүмат чараларының санын киметеп булса да, яшәтер. Ә менә үзгә фикерләрне дә укучыларына җиткерергә курыкмаган газетның хәлләре кыенлашыр. Чөнки абунәчеләрнең дә мөмкинлекләре чикле. Ул баласын мәктәпкә әзерләсенме, югары уку йортына кертергә акча җыйсынмы, тамак туйдырсынмы (кибетләрдә дә бәяләр күперә бит)... газет яздырсынмы.

Әле беркөн урамда очрагач, туган авылымдагы хат ташучы кыз белән сөйләшеп алдым. Ким дигәндә, 5–6 газетка язылучылар да быел бер, сирәк кенә ике газетка язылды, диде ул. Болай да укымаска өйрәнеп килүче халык, язма тел барлыгын бөтенләй онытмасмы соң?

Хәйлә түгелме?

Почта башлыкларының, җаваплы түрәләрнең почта таратуга моңарчы бирелгән дотация дип акланулары бер хәйлә генә ул, минемчә. Бүген реаль бәяләрне беркем дә әйтә алмый. Почта тарату чыгымнарының чын дөресен кем хисаплаган?! Авылларда пычрак ярып күрше авыллардан авыр сумкаларны өстерәп кайтучы хат ташучыларга бик аз түләнә бит. Күбесе 0,25 яки 0,5 хезмәт хакына гына эшли. Күрше авылдагы бүлекчәгә тәпиләү вакыты эш сәгатенә керми икән бит. Аларның эше аз. Әле ул кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк булган товарны да күтәреп йөреп сатарга тиеш. Ут, газга түләүләрне җыярга, пенсия өләшергә тиеш... Менә шундый дистәләгән "тиешләр" белән яши хат ташучы.

Газет-журналларның вакытында килмәве, әле югалуы турында әйтеп тә тормыйм. Минем һәр яңа көнем укучыларыбызга килеп җитмәгән газетны эзләүдән башлана. Бик күп очракта, башка чара калмагач, югалган газетны редакция хисабыннан конвертка салып үзебез хат итеп салабыз. Әле дә яши редакцияләр. Әле дә халкыбыз газет укый, мин шуңа шаккатам һәм сөенәм.

Сәер реформалар

Русия уникаль, бердәнбер илдер ул. Карагыз, бездәге реформаларга. Әнә мәгарифне генә алыйк. Ул БДИ... Аның быелгысы ата-аналарны бөтенләй утка салды. Бер район мәктәбендә имтиханны күзәтергә килгән тикшерүче ханым кызларның юбкасын күтәреп, малайларның чалбарын чишеп караган, дип сөйләделәр. Әйдәгез, эшне зурга җибәрик, күтәреп алабыз, дигәч, курыктылар...

Мәгариф реформасы милли мәгарифне орса, журналистика тирәсендәге катлаулы вазгыять милли матбугатны аяктан ега. Русиядә ни генә булса да, милләтләр зыян күрә. Болай барса, бер телдә аралашучы русиянин булырга да күп калмады. Милли мәгариф, милли матбугат бетсә, финишка барып җиттек дигән сүз. Миллиардлар сарыф итеп спорт тамашалары оештырабыз, чит илләрдән миллионнарча долларга спортчылар сатып алабыз. Ә почтага газетлар тарату өчен акча таба алмыйбыз.

Журналист Русиядә куркыныч һөнәрләр исемлегендә

Авыллардагы мәктәпләргә акча юк – футбол, хоккей командаларына бар... Почтадагы дотацияне бетерүчеләр, бәйсез сүз сөйләүче мәгълүмат чараларын юкка чыгару максатын куйгандыр. Алар уенча, дәүләт нигә әле аларга да ярдәм итәргә тиеш.

Әмма шушы шартларда да бирешмәскә, эшләргә, алдыбызга куелган максатларны, халыкка хак мәгълүмат җиткерү эшен үтәргә тиешбез. Бу максатны кем ничек башкара, анысы һәр редакциянең, һәр редакторның, һәр журналистның үз намусында. Кемдер заказ үти, кемдер өстәгеләргә хезмәт итә, ә кемдер халык мәнфәгате белән яши. Кызганыч, соңгылары азрак. Хәер, журналистларны да гаепләп булмый, аларга да яшәргә кирәк. Аларның да гаиләләре бар, аларның да имин буласы килә. Чөнки журналист Русиядә куркыныч һөнәрләр исемлегендә. Сүз иреге бүген Русиядә юк дип әйтә алмыйм. Бар ул. Әмма булган ирекне куллану бик үк җиңел түгел. Бу журналисттан кыюлык, уяулык сорала.

Киләчәк бармы?

Язгы язылу кампаниясе тәмам. Алынган мәгълүматларга караганда, бар басмаларның да тиражлары кимеде. Кемдер күбрәк, кемдер азрак укучысын югалтты. "Безнең гәҗит" тә бу юлы кимеде. Дөрес, башкалар белән чагыштырганда алай начар ук түгел. Әмма көзге язылу кампаниясе тагын да авыррак булачак. Бәяләр тагын шулай ук үсеш алыр дип фаразлана. "Безнең гәҗит", мәсәлән, быел язын 100 сумга кыйммәтләнде. Почта үз тарифын нәкъ шул суммага күтәрде, көзгә дә шулай өстәләсе, диләр... Димәк, тагын бер-ике ел, һәм матбугат, бигрәк тә милли матбугат, аның бәйсез яшәүче басмалары үлә дигән сүз.

Почта тирәсендә шушындый вазгыять тудырган стратеглар максатларына ирешә, димәк – Русиядә хакимият җырын гына җырлаучы, демократияне идарә итүче сүзен генә тыңлаучы журналистика гына калачак. Кыскасы, вакытлы матбугат макулатура җитештерү эшенә керешәчәк. Кем укысын ирексез сүзне?! Мин илем өчен мондый караңгы, күңелсез, оятлы киләчәк теләмәс идем. Шунысы борчый, бүгенге журналистика нигездә моның белән килешә. Һәр реформаны, яңалыкны сүзсез генә йотып җибәрә. Каләмнәребез сәясәтчеләрнең ялгышларын ачыклап, күрсәтеп бирү сәләтен җуеп бара. Журналист халык белән түрә арасында арадашчы ролен үтәүдән читләшә, ул түрә җырын җырлаучыга әйләнеп бара. Чөнки мондый җырчыларга гына түләнә. Ә миңа мондый җырчы журналист булу кызык түгел. Башка эш тә бетмәгән. Киләчәк турында мин шулай пессимистик уйда.

Никифоров кәгазь газет укымый

Бу хакта дәшмәм, дошман җыймам дигән идем, әмма "Азатлык" соравы белән үз фикерләремне җиткерергә булдым. Бу минем шәхси фикерләрем. Ул субъектив та булырга мөмкин. Чын сүз иреге булдырылган, басмалар дәүләт хисабына яшәүче һәм оппозицион, ягъни бәйсез дип аерылмый торган шартларны күрә алырмынмы? Гадел көндәшлек булырмы, мәҗбүри яздыртулар бетәрме? Әллә ул минем хыялымда гына калырмы? Мин дә бит инде алтынчы дистәмне тутырып ятам.

Булмас ахыры, элемтә министры Никифоров авызыннан да журналистларның үзләрен гаепләүдән гайре өметле сүз ишетелмәде. Илбашлары да дәшми. Никифоров яшь шул әле ул. Ул компьютер, айфон, айпадлардан башка әйберне белми. Ул кәгазь газет укымый, укымагандыр да. Совет илендә баш булып бабайлар утырса, хәзер тормыш тәҗрибәсе булмаган яшьләр килде. Буыннар чылбыры өзелде. Никифоров почтада эшләгән, яисә газет чыгарып караган булса, башкачарак уйлар иде.

Русиядәге вакытлы матбугат җитди сынау алдында. Күп көтәсе калмады, күпләребез юкка чыгачак. Беренче чиратта ирекле сүзсез калачакбыз...

Илфат Фәйзрахманов "Безнең гәҗит" нәшире, Казан


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG