Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкә Сабантуе бизәкләргә бай булды


Төмәннәр кунакларны бизәкле басма аша каршы ала
Төмәннәр кунакларны бизәкле басма аша каршы ала

Төмән районы ел саен Сабантуй үткәрә торган Олы Акъяр авылы янындагы матур аланда быел өлкә күләмендә милли бәйрәмебез оештырылды.

Бу бәйрәмне уздыруда өлкә һәм Төмән районы хакимиятләре, милләтләр эшләре өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте зур өлеш кертте.

Тугыз район үз "йортын", сәнгать осталарын алып килгән. "Алар халкыбызның аш-суга, җыр-биюгә, кул эшләренә осталыгын, тарихыбызны, көнкүрешебезне, йолаларын күрсәтергә тиешләр иде. Тик бу бәйгеләрдә Төмән һәм Тубыл шәһәрләренең катнашмавы гына матур булмады", дип белдерде өлкә татар мохтариятенең башкарма мөдире Тимергали Мирасов.

Сабантуй сәхнәсе
Сабантуй сәхнәсе

Сабантуйга Русия үзәк диния назарәтенең Төмәндәге мәчете имамы Мәүлет хәзрәт фатиха бирде. Бәйрәм "Дуслык" халык җыр ансамбле һәм Зәкинә Арангулованың "Себер татарлары гимны"н башкаруы белән башланып китте. Ул вакытта сәхнә алдында бию төркемнәре хореографик тамаша күрсәтте.

Төрле төбәкләрдән килгән кунаклар үз урыннарын алып, радиоспорт дөнья чемпионы Зыятдин Низамов Сабантуй әләмен күтәрде.

Бәйгегә Төмән районы әзерләгән татар йорты
Бәйгегә Төмән районы әзерләгән татар йорты

Милли бәйрәм вакытында һәр район алып килгән "йортлар" арасында бәйге дә үтте. Тиешле таләпләрне үтәп әзерләнгән иң шәбе дип Ялутор районы "йорты" танылды. Төмәннәр аннан аз гына калышып икенче урын яулады. Өченче урынга Түбән Тәүде уңганнары лаек булды.

Әлбәттә, Сабантуйны ат чабышы һәм көрәштән башка күз алдына китереп булмый? Соңгы елларда бәясе миллионнар белән исәпләнгән чиста токымлы чабышкылар булдырган хуҗалыклар артуы сизелә. Сабантуй бизәге – ат чабышында да яхшы нәселле дистәләп ат катнашты. Яркәү районы, Карбан авылыннан килгән "Модник" исемлесе җайдагы Ильяр Усманов белән барысыннан да җитезрәк булып чыкты.

Татар-башкорт көрәше
Татар-башкорт көрәше

Күпләрнең игътибарын җәлеп итә торган көрәш бәйгесендә алтмышлар егет катнашканлыгын хәбәр итте баш хөкемдар – спорт мастеры Габделхак Миңнебаев. Алар биш үлчәү категориясендә көч сынашып, абсолют батыр исеменә үткән ел федераль Сабантуйда икенче урын алган Турал Азимов лаек булды.

Башка уеннарда да якташларыбыз бик теләп катнашты, сәхнә янында биергә дә төштеләр.

Һәр чыгыш, уеннар белән алып баручылар – Гөлфия Әмирова һәм "Татар егете" финалында катнашучы Илшат Әхмәтҗанов таныштырып торды.

"Чиста токымлы атлар белән югары дәрәҗәдәге чабыш үткәрү өчен тиешле таләпләрен булдырырга кирәк. Бу эштә Нуретдин Шәрипов белән Гыйлемдар Җамалетдинов күп көч түкте. Тагын да быел "Уйна, гармун!" мәйданчыгын әзерләп карадык. Монда теләүчеләр биергә дә төшә ала иде. Халыкның кызыксынуын күзәттек. Киләсе елга аерым бәйге рәвешендә кертәчәкбез. Мөмкинлекләр булса, "Уйна, гармун!" фестивален оештырырга да уйлыйбыз. Авылларда сәләтле уйнаучылар җитәрлек бит әле, бу юнәлешне югалтмаска, үстерергә кирәк безгә", дип оештыру эшләре белән таныштырып китте Төмән районы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Хәмзә Биктимиров.

Ә Сабантуй әләме киләсе елда өлкә бәйрәмен оештырачак Ялутор районы вәкиленә тапшырылды.

Тубыл Сабантуенда себертатары милли читекләр дә сатты

Алданрак Тубыл шәһәрендә үткән Сабантуйны, ат чабышы һәм көрәш бәйгеләре белән бергә, "Арангул батыр" ярышлары да бизәде. Ат чабышында беренчелекне Тубыл районыннан килгән җайдак Эльмар Рузеев алды, көрәштә абсолют батыр исеменә Алексей Кочетов лаек булды. Тубылга Казан кунаклары – танылган җырчы Искәндәр Биктаһиров белән бергә яшь башкаручы Альбина Мусина да килгән иде.

"Сабантуйда минем игътибарны күргәзмәдәге бик матур милли бизәкле читекләр җәлеп итте. Сөйләшеп киткәч, Шәйдулла Хәмидуллинның читекләрне үзе тегүе билгеле булды. Вагай районы, Күбәк авылында туган, инженер-механик белемле абый хәзер лаеклы ялда. "Буш вакытым юк минем", ди ул. "Балта остасы да үзем, мичләр дә чыгарам, ә соңгы елларда милли юнәлеш кызыксындырды. Күпне эшләргә туры килде, тик чигү чиккәнем юк. Себердә яшәсәм дә, Арча милли аяк киемнәре фабрикасы эшләрен интернет аша кызыксынып өйрәндем. Йомшак күннән эшләнгән аяк киемнәрен сатып алучылар да тиз табылды. Фатирымның бер бүлмәсен остаханә итеп, шунда эшлим. Арчага барып, бу юнәлешне ныклап өйрәнәсем килә", дип сөйләп китте Шәйдулла Хәмидуллин. "Аңа булышучы табылса, шундый яхшы булыр иде", диде Азатлыкка Тоболда яшәүче Римма Өметбаева.

Өлкәдә 27 июльдә – шәһәр көнендә булачак Төмән Сабантуе быелгы сабантуйларның соңгысы булыр.

XS
SM
MD
LG