Accessibility links

Мәскәү милләтләргә карата мәкерле планнар корып ята


Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы
Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы

Русия президенты Владимир Путин җитәкчелек иткән Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышында кабат русияле милләт ясау, рус телен илдә яшәүчеләр өчен ана теле итү мәсьәләләре күтәрелде. Мәскәү милләтләргә, милли республикаларга карата тагын да киңрәк мәкерле паланнар корып ята. Казан да, Уфа да дәшми.

Мәскәүдә 3 июль көнне Русия президенты Владимир Путин рәислегендә үткән бу киңәшмәдә чыгыш ясаучылар бердәм русияле халык, русияле милләт ясау, рус телен илдә яшәүчеләр өчен ана теле дәрәҗәсенә күтәрү, кануннарны үзгәртү, инде мәктәпләрдә-уку йортларында экстремистларны эзләү кирәклеге турында да сөйләде. Моның төбендә Мәскәүнең милләтләргә карата мәкерле планнар коруы ята. Казан да, Уфа да әлегә дәшми.

Яшьләрне ватанпәрвар итеп тәрбияләгәндә бердәмлекне һәм үзара килешеп яшәүне ныгытуда мәдәниятнең һәм мәгарифнең роле дип билгеләнгән темага киңәшмәдән соң, мәгълүмат чаралары мәктәпләрдә рус теле сәгатьләрен тагын да арттыру кирәк дигән фикерләргә зур игътибар бирде. Кайбер татар оешмалары милли телләргә караганда рус теле сәгатьләре артыграк булырга тиеш дигән сүзләре өчен Русия мәдәният министры Владимир Мединскийны эштән алуны күтәрү кирәк дип чыкты.

Русия президенты сайтында бу киңәшмәдә чыгыш ясаучыларның сүзләре тулысынча бирелгән. Сүз алучыларның тел төбенннән аңлашылганча, илдәге милләтләрне кысу дәвам итәчәк, русияле милләт ясау өчен эшләр төрле яклап нык җәеләчәк.

Укучылар арасында экстремизм күренешләренә аеруча игътибар бирү кирәк

Моңа кадәр милли мәнфәгатьләрне кайгырткан, үз телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен яклаучыларны һәм аны үстерергә тырышучыларны экстремизмда гаепләп, андыйларны милләтпәрварлар, диндарлар арасыннан гына эзли иделәр. Озак калмыйча мондый тикшерүләр, эзәрлекләүләр мәктәпләргә, уку йортларына да килеп керергә мөмкин.

"Мәгариф министрлыгы (Русиянеке) яшьләр сәясәтендә өстенлек бирелергә тиешле юнәлешләрне барлый. Хезмәттәшләрдән бу эшне тизләтүне үтенәм һәм шулай ук мәгариф өлкәсендә укучылар арасында экстремизм күренешләренә профилактика үткәрү өчен аеруча игътибар бирергә кирәк", диде әлеге җыелышта кереш сүз алган Путин.

Ул ил күләмендә әлеге мәсьәләдә уртак мониторинг челтәре булдырылачагын һәм аның ел ахырына кадәр эшләп китәсен дә әйтте.

Алга таба руслаштыру сәясәте мәдәниятта да киң колач җәячәк. Мәдәният министры Владимир Мединский сүзләренчә, Русиядә беркайчан да динара сугышлар булмаган, чөнки тынычлык кына сөюче рус мәдәнияты халыкларны тынычландырган, бер-берсенә якынайткан.

"Төрле милләттәге яшь кеше Суворов һәм Багратион, Пушкин һәм Даль Тарас Шевченко һәм Левитан, Айвазовский, Куинджи, Рахманинов, Хачатурянны үзенең ватандашы һәм туганлык җепләре аша үз мирасы итеп санарга тиеш", ди ул.

Яшь тамашачы театрлары мәктәп програмындагы әсәрләрне куярга тиеш

Моңа кадәр Русиянең төрле шәһәрләрендә, төрле милли төбәкләрдә эшләп килгән Яшь тамашачылар театрлары репертуарларын үзләре сайлады, арада милли әсәрләр дә бар иде. Киләчәктә бу репертуар тулысынча үзгәрергә мөмкин.

Мединский сүзләренчә, рус әдәбияты һәм рус тарихы – иң әһәмиятле дәресләр һәм алар илдә яшәүчеләрне түгел, ә ватандашлар тәрбияли. Мәдәният министрлыгы каршында рус классикларын дөньяга тарату өчен шура булдырылган һәм бу шура рус классикларын театр репертуарларына кертү өчен эш башлаган.

"Ашыгыч рәвештә төбәкләрдәге бөтен яшь тамашачы театрларын үзгәртеп корырга кирәк, алар мәктәп програмына кергән әсәрләрне куярга тиеш", ди Мединский.

Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков үзенең чыгышы вакытында милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау идеясе салынган Русиянең милли сәясәт стратегиясен тагын да ныграк пропагандаларга, якларга чакырды.

"Иң әһәмиятлесе – үз-үзеңне Русияле итеп танытуны нәрсә белән баетып була һәм илдәге Русия халкы дигән электән килгән көчле чынбарлыкка каршы булган скептикларга һәм тышкы дошманнарга ничек каршы торып була", ди Тишков.

Русия тарихы институты мөдире Юрий Петров, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре милләтләрне бетерүгә хезмәт итәчәк, руслар тарихы һәм чиркәүгә генә өстенлек биреләчәк дип бәяләгән, языла торган яңа бердәм тарих дәреслегенен телгә алды.

Без хәзер Новороссия тарихын да яза башладык

Петров сүзләренчә, әлеге институт аннексияләнгән Кырым тарихын да яза башлады һәм Новороссия тарихына да тотыначаклар. "Без хәзер Новороссия тарихын да яза башладык", ди Петров. Петров Советлар берлеге заманында кеше аңына зур йогынты ясау өчен булдырылган "Белем" ("Знание") җәмгыятен дә торгызырга кирәк дип әйтә.

Русия грузиннары берлеге президенты Михаил Хубутия рус мәдәниятен (Русиядә яшәүче милләтләр мәдәниятен түгел – Азатлык) бөтен дөньяга таратырга кирәк дип әйтә. Бу эштә аннексияләнгән Кырымны да кулланырга тәкъдим итә.

"Мин, мисал өчен, (Кырымда) үзем төрле милләттән 200-300гә кадәр бала булган бер төркемне алыр идем...без аларны рус теленә һәм рус мәдәниятенә өйрәтер идек", ди Хубутия.

Русия думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиев рус телен Советлар берлеге заманында дәүләтне тотып торган бер фактор буларак телгә алды.Тарих дәреслеге кебек үк бердәм рус теле дәреслеге язу кирәклегенә басым ясады. Рус телен туган тел дәрәҗәсенә күтәрү кирәклеген әйтте.

"Рус телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрүгә ярдәм итү – бу чираттагы тема. Сез, Владимир Владимирович, "Рус теле" федераль максатчан програм кысаларында рус телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен өстәмә чаралар күрүне сорадыгыз... Әгәр федераль кануннарга, мәгарифтә рус теле ана теле дәрәҗәсендә дигән үзгәрешләр кертелсә, сезнең күрсәтмәгезне тулысынча үтәп булыр иде", ди Сафаралиев.

Мәскәү милләтләр йорты җәмәгатьчелек шурасы рәисе Владимир Зорин илдә яшәүчеләрнең берлеген булдыру өчен коммерциясез фонд оештыру кирәклеген телгә алды. Ул булачак бу фондның кайбер даирәләрдә инде "Русия милләте" дигән исем алганлыгын да белдерде.

XS
SM
MD
LG