Accessibility links

Кайнар хәбәр

Али Хәмзин: Бәреп төшерелгән Боинг Көнбатыш белән Русия мөнәсәбәтләрендә яңа чорны башлый


Кырымтатар мәҗлесе вәкиле Али Хәмзин Боингның һәлакәте Көнбатыш белән Русия мөнәсәбәтләрендә яңа чорны башлаячак һәм бу дөньяда яңа киеренкелек тудырырга мөмкин дип саный.

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы элемтәләр идарәсе җитәкчесе Али Хәмзин Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә Малайзиянең Боинг очкычын бәреп төшерү Көнбатыш белән Русия мөнәсәбәтләрендә яңа чорны башлаячак дип саный. Ул очкычның Русия тарафыннан бәреп төшерелгән булу ихтималлыгын кире какмый.

– Сезнең бу фикерегез нәрсәгә нигезләнгән?

– Телефон сөйләшүләрен тоту һәм төрле илләрдәге күзәтүләр моны дәлилли. 1983 елда Советлар берлеге Ерак Көнчыгышта Көньяк Корея Боингын бәреп төшергәч, совет хакимияте шулай ук үз катнашлыгын кире кагып килде, әмма аннары моны һава һөҗүменнән саклаучылар эшләгәнен танырга мәҗбүр булды. Малайзиянең Боингы белән дә бу хәл кабатланырга мөмкин.

Җитмәсә АКШның Пентагон, Үзәк күзәтү идарәсе һәм Дәүләт иминлек агентлыгы ракетаның "Бук" комплексыннан җибәрелүен үз хәрби иярченнәрендә билгеләп калган. Украинаның көньяк-көнчыгышында барган куркыныч вакытта мондый фаҗиганең чыгуы бик мөмкин иде. Хәзер беренче чиратта объектив тикшерү, ә якыннарын югалтучыларга кайгыларын уртаклашу кирәк. Боинг һәлакәте Көнбатыш белән Русия мөнәсәбәтләрендә яңа дәверне башлаячак һәм бу дөньяда яңа киеренкелек тудырырга мөмкин.

– Гомумән Украина көньяк-көнчыгышындагы хәлләр АКШның Русиягә карата яңа чикләүләр кертүенә китерде. Сез киләчәк перспективаны ничек бәялисез?

Кызганыч, әлегә барлык украин кризисы арта гына бара һәм ниндидер куркыныч, көтелмәгән хәлгә якынлаша. Әле 15 июль көнне генә АКШның Дәүләт департаменты Русияне террор эшчәнлеге кылуда һәм финанслауда гаепләгән документ чыгарды. Русия дөнья күләмендә үз куәте белән мактануын дәвам итә һәм инде Украина белән генә түгел, ә Европа берлеге һәм АКШ белән дә күбрәк низагка керә бара.

Бу хәлдә Русия һәм Көнбатыш илләренә агрессив позицияләрдән китеп, хәлне объектив тикшерә башларга вакыт. Көнбатышка Русияне "җилдән дә сына торган" ил дип санарга кирәк түгел, чөнки ил президенты Владимир Путинның Украинага карата кылган гамәлләрен Русия җәмәгатьчелегенең яклавы моның киресен күрсәтә. Күрше дәүләттәге ватандашларын яклау өчен Русия гаскәрләрен кертүне канун белән нигезләү, ә ил халкының моны яклап үзләрен корбан итәргә әзер булуы бик куркыныч күренеш.

Диалог эзлисе урынга ниндидер билгесезлеккә барабыз. Без Икенче дөнья сугышыннан соң урнашкан, кеше хокуклары нигезендә демократик кыйммәтләрне беренчел иткән тәртипнең юкка чыгуы шаһитлары булырга мөмкинбез. Аның урынына социаль тотрыксызлык, милләтара канлы бәрелешләр, җирле сугышлар һәм хаос килергә мөмкин.

Шуңа инде әлеге дөньякүләм кризистан чыгу өчен беренче адым буларак 1994 елгы Украина бөтенлеген саклау турындагы Будапешт меморандумы гаранты булган илләрнең принциплар һәм бурычлар базасына кайту зарур. Икенчедән – 1945 елгы Ялта конференциясендәге кебек халыкара мәйданда алга киткән ил вәкилләренең очрашуын уздырып, анда барлык кечкенә халыкларның, шул исәптән Кырымдагы кырымтатарлар мәнфәгатьләрен дә истә тотып гомумевропа күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә халыкара иминлекнең яңа принципларын үстерергә кирәк.

– Бу хәлдә сез кырымтатар хәле киләчәген ничек күрәсез?

– Без Украина ягыннан да, Русия ягыннан да кырымтатарларга уңай караш сизмибез. Мисал өчен, хәзерге вазгыятьне алсак, Киевта Кырым эшләре министрлыгы булдыру турында сүз барганда, Кырымның укриан демократик көчләре вәкиле Андрей Щекун, көтмәгәндә, бу урынга урман хуҗалыгы белгече, украин Анатолий Ковальскийны куюны таләп итә. Әгәр Украина кырымтатарларны Кырымның үзбилгеләнүгә хокуклы җирле халкы икәнлеген таныган икән, бу урынга кырымтатарны, мисал өчен, Рефат Чубаровны кую дөресрәк булыр иде. Аның дәүләт оешмаларында эшләү тәҗрибәсе бар, Кырым Югары шурасы рәисе урынбасары булды, Украинаның халык депутаты иде. Русиягә килгәндә дә шул ук хәл. Җирле халыкны күрмәмешкә салышып, Русиянең Кырым эшләре министрлыгына кырымтатар булмаган кешене билгели.

– Нигә?

Русия дә, 1648 елгы Желтые воды сугышларыннан башлап, Украина һәм украин милләте барлыкка килүдә кырымтатарларның әһәмиятле роль уйнавына карамастан, Украина да безнең ватаныбызны үз җирләре дип исәпли. Без бүген Украина өчен дә, Русия өчен дә куркыныч бер фактор булып торабыз, бигрәк тә үзидарә системы булган Мәҗлес корылтае белән үзебез оеша алганга.

Бу очракта мин илләреннән сөрелгән кырымтатарларның хокукларын торгызачак һәм Кырымда аларга иминлек тәэмин итәчәк халыкара форум үткәреп кенә халкым бу вазгыятьтән чыга ала дип исәплим. Бу форум Европа берлеге, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы, Европа шурасының парламент ассамблеясы һәм Русия, Украина да катнашкан Будапешт меморандумы гарантлары белән бергә үтәргә тиеш. Безнең халкыбыз демократик милли көрәшендә үзенең алар теләктәшлегенә һәм булышлыгына лаек икәнлеген раслады инде.

XS
SM
MD
LG