Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әсир милләтләр атнасы" башланды


Элегрәк Нью-Йоркта Әсир милләтләр атналыгына багышланган чарага чыгучылар
Элегрәк Нью-Йоркта Әсир милләтләр атналыгына багышланган чарага чыгучылар

АКШ президенты Барак Обама 21-27 июльне "Әсир милләтләр атнасы" дип игълан итте. Былтыр чарага Татарстан активистлары да кушылган булса, хәзерге Русиядә бу инде җинаять санала.

"Барлык кешеләр дөньяга тартып алынмаслык билгеле хокуклар, шул исәптән яшәү, ирекле һәм бәхетле булу хокуклары белән яратылган. Без бергәләп бу төп өмет утының инде ике гасырдан артык яктыртып торуына, ватандашлык хокукларының саклануына һәм аның тагын да киңрәк таралуына, азатлык хәрәкәтенең көчәюенә һәм һәркем мөмкинлекләргә ия булган җирләрнең артуына ирештек" – АКШ президенты Барак Обама шундый сүзләр белән "Әсир милләтләр атна"сы башлануын игълан итте. Ул 21 июльдән 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Яулап алынган милләтләр атналыгы Кушма Штатларда ел саен июль аеның өченче атнасында үткәрелеп килә. 1959 елда Конгресста кабул ителеп президент Дуайт Дэвид Эйзенһауэр тарафыннан имзаланган канун нигезендә, коммунистик режимнар һәм демократик булмаган хакимиятләр тарафыннан коллыкка төшерелгән халыкларның хәленә иътибар җәлеп итү өчен ил президенты ул милләтләр азатлык һәм бәйсезлек алганчыга кадәр ел саен коллыктагы милләтләр атналыгы уздырырга тиеш.

1959 елгы канунда Идел-Урал төбәге дә аерым телгә алына, андагы халыкларның азатлыктан мәхрүм ителүе турында әйтелә, ә урыс халкы башка халыкларны коллыкка төшерүче дип атала. АКШта яшәүче урысларның оешмасы инде күптәннән канун текстының шул өлешен гамәлдән чыгаруга өндәп килә, әмма алар әлегә уңышка ирешә алмады. Узган ел бер төркем активистлар Татарстан башкаласы Казан үзәгендә "Әсир милләтләр атнасы"на кушылып татар халкын урыс коллыгыннан котылырга чакыручы пикет уздырган иде. Әмма хәзер Русиядә сепаратизмга чакыру өчен җинаять җәзасы каралган канун кабул ителде.

"Русиядә сепаратизмга чакыру" маддәсе нигезендә гаепләнгәннәр 300 мең сум штраф, 300 сәгать мәҗбүри хезмәт яки өч елга кадәр төрмә җәзасына хөкем ителәчәк. Сепаратизмга чакыру мәгълүмат чаралары аша, шул санда интернетта алып барылган булса, андый очракта гаепләнүчегә биш елга кадәр төрмә яный.

XS
SM
MD
LG